События

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. 17.12.2015

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яңасы төзелгәнчегә кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган.

– Мәчетнең манарасын кискәндә мин тугыз яшемдә идем. Берничә кыз килеп карап тордык. Җиргә дыңгырдап килеп төшкәч, куркудан елап өйләргә йөгердек. Берәү кистермәскә тырышып йөргән иде, аны кулга алдылар да юк иттеләр. Аннан соң башкалар укырга да курыкты. Шулай да бәйрәмнәрдә яшеренеп укыйлар иде. Бераздан мәчет бинасын да сүтеп Өчилегә алып киттеләр. Шуннан бирле авылыбыз мәчетсез торды, – ди авылның тарихын белгән өлкән кешеләрнең берсе Мәрьям Вәлиуллина.

Мәрьям апа 1927 елгы икән, димәк әлеге вакыйга 1936 елда булган. Җитмеш елдан соң гына авылда яңа мәчет салына.

– Бу эшне “Арча АТП”сы җитәкчесе Рүзәл Гәрәев башлап җибәрде, – ди мәчеттә имам вазыйфасын башкаручы Рәшит Шәйхетдинов. – Аннан Рәдифә Гарапшина дәвам итте. Хәзер һәрдаим инвесторыбыз Габделхәй Кәримов белән идарәче Илнар Гайнетдинов ярдәмен тоеп яшибез. Газ белән мәчетне җылыту өчен тулысынча алар түли. Мөгаллимә Люция Галимҗанова дин дәресләре алып бара. Тик шунысы борчый, мәчеткә йөрүчеләр саны гына көннән-көн кими.

– Башта кайчан авылда мәчет булыр икән дип сорыйлар. Ә мәчет булгач, килүче юк, – диде очрашуда катнашкан район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев. – Районда 80гә якын мәчет бар. Шул ук вакытта бөтенләй мәчетсез авыллар да күп әле. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән авылыгызда мәчет булган икән, аны кешесез тотмаска кирәк. Һәм кеше дингә сәбәбен үзе белеп, аңлап килергә тиеш. Менә мондый чара фикерләрне яңарту өчен бик уңай.

Раил хәзрәтнең эчтәлекле һәм мәгънәле вәгазен халык тын да алмый тыңлады. Аның фикерләре белән килеште.

Бу чарада Рәшит Шәйхетдиновның үз теләге белән имамлыктан китүе сәбәпле, мәчеткә яңа имам да сайланды. Ул авылның ихтирамга лаек кешесе Фәрит Габдрахманов.

– Югары Аты авылы халкын укытучы булып эшләгән еллардан бирле беләм, – диде Утар Аты мәчете мөгаллимәсе Дания Нуриәхмәтова. – Миһербанлы халык. Люцияне мөгаллимә итеп куйдык. Шуннан бирле балалар белән эш бара. Фәрит Габдрахмановны да күптәннән беләм һәм аның уңышлы эшләп китәчәгенә ышанам.

– Бу мәчеттә бик күп саваплы эшләр башкарылды. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, – дип кушылды Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.

Фәрит Габдрахманов үзенә карата шундый ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм көченнән килгәнчә тырышып эшләячәген әйтте.

Соңыннан Орнашбаш мәчете имамы, бу төбәк мәчетләренең кураторы Мөнир ага Касыймов сүз алды, идарә составы, хисапчы белән кассир сайланды. Чара коръән ашы табыны артында дәвам итте.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение