События

Аларны хәзер Кыргызстанда да беләләр 14.01.2022

Аларны хәзер Кыргызстанда да беләләр

Райондашларыбыз Ләйлә Зәйнуллина һәм Талия Төхфәтуллина үзләре төшергән “Юк” фильмы белән Кыргызстанда узган “Бир Дуйно Кыргызстан” кеше хокуклары буенча Халыкара кино фестивалендә беренче урынны яулады.

Ләйлә белән Талия икесе дә Арчада туып-үскән кызлар. Икесе дә кечкенәдән иҗат дулкынында кайнап үсә. Кызларның дуслыгы да “Ар-и-Эль” бию коллективына йөргән көннән башлана. “Безнең белән әле Зөлфия Хәсәнова да бар, – диләр кызлар үзләре. – Фильмның идея авторы да ул. Без өчәү гел бергә”.

Кызларның бергә фильм төшерүләренә дә дуслыклары сәбәпче була, дисәм ялгышмамдыр. Кечкенәдән фотога төшерү белән кызыксынган Ләйләне хыялы Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. Ул кино операторы булырга укый. Соңгы курста диплом эше яклау өчен аңа кино төшерергә кирәк була. Кино төшерү – җиңел эш түгел, Ләйлә, ярдәм сорап, дусларына мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, кызлар риза була. Талиянең бу өлкәдә инде тәҗрибәсе булу да ярдәм итә аларга. Талия Төхфәтуллина исеме укучыларыбызга яхшы таныш. Мәктәп елларында “Нур” телестудиясендә каләмен чарлаган кыз, “ТНВ” каналы грантын отып,  Казан федераль университетының журналистика факультетында укуын дәвам итә. Шул ук вакытта “Шаян ТВ” каналында эшли. Зөлфия шулай ук журналистика факультетында укый.

15 минутлык кыска метражлы “Юк” фильмында кызлар чын тарих  сөйли. Башта фильмның исеменең тарихы турында әйтергә кирәктер. “Без кино турында бик озак уйладык, – ди Талия. – Тик соңгы көнгә кадәр безнең башта фильмның исеме дә, планы да юк иде. Һәм беркөнне миңа Ләйлә шалтыратты: “Талия, безнең фильмның исеме ничек булачак?” “Ләйлә, исеме юк бит әле, без бит уйламадык”. “Алайса, мин безнең фильм “Юк” дип атала, дип әйтәм”. Менә шулай киноның исеме барлыкка килде һәм безгә геройны һәм идеяне шушы исемгә туры китерергә кирәк иде”. Фильмның героен Зөлфия тәкъдим итә. Ул бер елдан артык Инстаграмда Илсөяр исемле хатын-кызга язылган була. “Фильмда Илсөяр үз тормышы турында сөйли, – ди Талия белән Ләйлә. – Ул күп еллар үзенең балага уза алмавы һәм көн саен үзе очрашкан проблемалар турында сөйли. Безнең героиня эко процедурасы аша узарга мәҗбүр була. Хәзер инде аның баласы бар. Ул сынауларны уңышлы уза. Илсөяр үз проблемасыннан бөтен кешелек проблемасына күчә. Ул җәмгыять тарафыннан гаепләү, үзеңне ниндидер кысаларга кертү. Без алар белән көн саен очрашып торабыз. Илсөяр очрагында ул – гаилә тарафыннан кабул ителмәү. Кайвакыт якыннарыңның гаепләве белән ешрак та очрашырга туры килә. Шуңа күрә без фильмда ачарга теләгән беренче проблема – ул җәмгыять тарафыннан тагылган кысалар, ә икенче проблема – балага уза алмау”.


Халыкара фестивальгә җибәргәнче кызлар әлеге фильм белән бәйгедән тыш мөселман киносы фестивалендә катнаша. Нәкъ менә әлеге фестивальдә аларга киноны “Бир Дуйно Кыргызстан” фестиваленә җибәрергә тәкъдим итәләр. Җиңү озак көттерми. Декабрь аенда кызлар инде Кыргызстанга оча. Кыргызстанда да аларның фильмы уңыш казана. Кино үзе 15 минут барса, ахырдан тамашачылар белән ярты сәгатьтән артык фикер алышу була. Фильм буенча сораулар яудыралар, җиңүчеләр белән фотога төшәләр. Кызлар өчен бу үз эшләренә иң югары бәя була. “Безнең фильм гади кешеләр тарафыннан шулкадәр кызыксыну тапкан икән, димәк, без башкаларга да файда китерәбез, – ди кызлар. – Шулай ук бу безнең өчен тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә булды. Киләчәктә дә төрле проблемалар буенча фильмнар төшерергә һәм үзебезнең YouTube каналыбызда урнаштырып барырга уйлыйбыз”.

“Юк” фильмын шулай ук кызларның каналында карарга мөмкин булачак. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз, сылтамасын бирербез.

Афәрин, кызлар! Уңышлар сезгә!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alarny-khzer-kyrgyzstanda-da-bellr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение