События

«Казан арты» музее райондашларыбызны искә алу һәм очрашу кичәсенә көтеп кала 13.03.2017 «Казан арты» музее райондашларыбызны искә алу һәм очрашу кичәсенә көтеп кала
Үзешчән сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.

Аны оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән Сәлих Хисмәтуллин, Сәлих Вәлиевләрне искә алу һәм декадада катнашучылар белән очрашу кичәсе була. 15 март көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда көтеп калабыз.

Арчаның 3 нче балалар бакчасында әниләр бәйрәме узды 12.03.2017 Арчаның 3 нче балалар бакчасында әниләр бәйрәме узды
8 нче Март –Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан, Арча өченче номерлы мәктәп – балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар кадерле әниләрен, әбиләрен “Әкият” кафесына кунакка чакырдылар.

«Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләп үтте 11.03.2017 «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләп үтте
11 мартта район мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Кичке сәгать 6да башланды ул. Зал тулы халык иде.

Урта Курса мәдәният йортында “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте 11.03.2017 Урта Курса мәдәният йортында “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Әйе, яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә.

Хатын – кыз ул үзе дә яз төсле – назлы һәм сылу, якты һәм ягымлы. Урта Курса мәдәният йортында узган “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсендә шундый җылы, матур сүзләр искиткеч күп яңгырады.

Арчага Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары килде 10.03.2017 Арчага Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары килде
Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына килде.

Якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 09.03.2017 Якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә!

Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз! 06.03.2017 Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз!
Язучы Гүзәл Әдһәмнең иҗатын гел күзәтеп барам. Соңгы елларда аның иҗаты тагын да активлашты, газета-журналларда бер-бер артлы хикәяләре чыгып килә. Укый башлау белән мавыктырып, ни белән бетәсен белмичә туктап булмый торган хикәяләре белән аерылып тора ул.

Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра 06.03.2017 Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра
6, 7 апрельдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша үткәрелә. Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнаша.

Арча Үзәк китапханәсендә әдәби кичә узды 05.03.2017 Арча Үзәк китапханәсендә әдәби кичә узды
Арча Үзәк китапханәсендә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы кысаларында «Яулык — күңел пакьлеге, яулык — йөзнең аклыгы» дигән әдәби кичә узды.

Арча районы башлыгы көрәшчеләр белән очрашты 04.03.2017 Арча районы башлыгы көрәшчеләр белән очрашты
Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тренерлары һәм көрәшчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында районда көрәшне үстерү һәм Арчаны республикада алга чыгару турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Илшат Нуриев: «Эшли генә башлаган вакыт иде, Рөстәм Миңнеханов, кайда синең көрәшчеләрең, дип сорады», – диде.

Арчаның ветераннар хоккей командасы Казаннан җиңеп кайтты! 03.03.2017 Арчаның ветераннар хоккей командасы Казаннан җиңеп кайтты!
Бер хоккей уйнаган кеше гомер буе аннан аерыла алмый, диләр. Бу сүзләрне Арчада яшәүче Марсель Ахунов турында һәм, гомумән,  Арчаның ветераннар командасы хакында әйтеп була. Беркөнне Марсель үзе дә редакциягә килеп керде.

Арчадан Раушания Закирова: “Балалар өчен язылган җырлар бик аз” 02.03.2017 Арчадан Раушания Закирова: “Балалар өчен язылган җырлар бик аз”
Бихисап башкаручылар өчен татар эстрадасында бик күп җырлар языла, ләкин мәхәббәт, хыянәт һәм якын кешеңне югалту турындагы җырлар ташкыны арасында без сабыйлар өчен язылган җырларга кытлык кичерәбез түгелме соң?!

Арчада район Советының чираттагы 12нче утырышы булды 01.03.2017 Арчада район Советының чираттагы 12нче утырышы булды
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2016 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.

Арчада бәйрәм 01.03.2017 Арчада бәйрәм
Бәйрәм юкка гына “Алдынгыларга Арча дан җырлый” дип аталмаган иде. Ул башыннан ахырына кадәр гади хезмәт кешесен хөрмәтләү рухында барды.

Куллары алтын, күңелләре матур 28.02.2017 Куллары алтын, күңелләре матур
“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.

Курса Почмак урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде 27.02.2017 Курса Почмак урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

Арча баскетболчылары ярышлардан икенче урын алып кайтты 26.02.2017 Арча баскетболчылары ярышлардан икенче урын алып кайтты
23 и 24 февраля в «Баскет-холле», баскетбольным клубом «Казаночка», был организован турнир, посвященный памяти Татьяны Станславовны Юшканцевой.  В соревновании приняли участие девочки 2004 и 2005 г.р.

Казанбаш мәктәбендә әтиләр белән уллары ярышты 25.02.2017 Казанбаш мәктәбендә әтиләр белән уллары ярышты
21 февральдә Казанбаш төп мәктәбендә хәрби- патриотик айлыгын йомгаклап, мәктәбебездә 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур кичә уздырылды.

Кзыл-Яр һәм Түбән Оры мәктәпләрендә патриотик тәрбия айлыгы узды 24.02.2017 Кзыл-Яр һәм Түбән Оры мәктәпләрендә патриотик тәрбия айлыгы узды
Февраль ае-патриотик тәрбия ае. Бездә дә патриотик айлык бик матур итеп узып бара. Яңа Кенәр урта мәктәбе филиаллары Кзыл-Яр һәм Түбән Оры башлангыч мәктәпләре Кзыл-Яр авылы китапханәсе белән берлектә эчтәлекле мероприятиеләр уздырдылар.

Арчада Бакый Урманчены искә алдылар 23.02.2017 Арчада Бакый Урманчены искә алдылар
Яңа Кырлай Г. Тукай музей—комплексында татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам – Бакый Идрис улы Урманченың тууына 120 тулу уңаеннан очрашу булды. Искә алу кичәсендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.

Иске Ашыт мәктәбендә Миләүшә Шәйхетдинованың иҗат кичәсе узды 22.02.2017 Иске Ашыт мәктәбендә Миләүшә Шәйхетдинованың иҗат кичәсе узды
Арча туфрагының, һавасының үзенчәлекле булуына һич шик юк. Татар дөньясына Мәрҗанине, Курсавины, Тукайны, Бәшировны, Мәһдиевне һ.б. талант ияләрен биргән җирнең уңдырышлылыгы кимеми. Печмәнтау авылында яшәп иҗат итүче Миләүшә Шәйхетдинова – әнә шундый дәвамчыларның берсе. 21нче февральдә Иске Ашыт төп мәктәбендә шагыйрәнең иҗат кичәсе үтте.

Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште 21.02.2017 Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште
Республика башкаласында районнарның 30лап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Бүген Актаныш, Буа сыман якташлык хәрәкәте бай тарихка ия районнар булган кебек, әле берләшеп кенә килүчеләр дә, андый уртак җәмгыятьтән мәхрүм райондашлар да юк түгел. Татарстанда быел Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы төзелде.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне 21.02.2017 21 нче февраль Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Ызандашлар Арчада очрашты 20.02.2017 Ызандашлар Арчада очрашты
Арча ягы йөзгә якын язучы, шагыйрьләр биргән төбәк. Шунысы кызык, еллар үткән саен төпсез кое кебек, әдәбият, сәнгать сөючеләр, каләмнәрен чарлап карарга тырышучылар саны кимеми, ә артканнан арта гына бара.

Кубок Әтнәгә китте 19.02.2017 Кубок Әтнәгә китте
18 февральдә “Арча” спорткомплексында “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол турниры узды.

Спортчыларны Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район волейбол федерациясе җитәкчесе, “Арча КСМы” ширкәте директоры Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.

Арчада «Ызандашлар» очрашты 18.02.2017 Арчада «Ызандашлар» очрашты
Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Ызандашлар» очрашуы булды. «Ызандашлар» — Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен, актив иҗат итүчеләрен социаль челтәрләрдә, ватсапта берләштерә торган төркем. Ул 2016 елда Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән оешты. Хәзерге көндә төркемдә 54 каләм әһеле бар.

Әлмәттә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды 17.02.2017 Әлмәттә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды
Шәһәрдә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды.


Чарада язучының кызы, шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты. 4 нче мәктәптә урнашкан музей тарихи ядкарьләргә бай. Аның ачылышында чыгыш ясаган ветераннар оешмасы рәисе Василий Самойлов, журналистлар Рөстәм Төхфәтуллин, Анастасия Вакатовалар язучы турындагы хатирәләре әбелән уртаклашты.

Лесхоз мәдәният йортында яшь гаиләләр көч сынашты 16.02.2017 Лесхоз мәдәният йортында яшь гаиләләр көч сынашты
Лесхоз мәдәният йортында “Авылым күрке–яшь гаилә” дигән бәйге узды

«Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе 15.02.2017 «Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе
Кичә Биектау мәдәният йортында “Ел хатын–кызы–2017” республика бәйгесенең зона этабы булды. Анда 11 районнан килгән конкурсантлар 7 номинациядә чыгыш ясады.

Америкалылар Арчадан канәгать булып китте 14.02.2017 Америкалылар Арчадан канәгать булып китте
8 февраль Арча педагогия көллиятенә Америка мөгаллимнәре килгән иде. Бер атна сизелмичә дә үтеп киткән, америкалыларның китәр вакыты да җитте. Кичә Арча педагогия көллиятендә чит ил кунакларының эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясалды. Төшкә кадәр кунаклар Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашса, төштән соң Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды 13.02.2017 Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды
10–12 нче февраль көннәрендә Сабада Республикакүләм XIV “Сәламәтлек” Спартакиадасы узды. Бу ярыш спорт белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйнады. Әлеге бәйгедә 21 район катнашты. Арча районыннан Дияровлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге ярышны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физультура – спорт җәмгыяте үткәрде. Бу гаиләне I дәрәҗә диплом, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.

Шушмабашлар концерт куйды 12.02.2017 Шушмабашлар концерт куйды
Шушмабашта «Җомга көн кич белән» иҗат концерты булды. Анда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады. Кул эшләре осталары иҗат җимешләреннән бик матур күргәзмә оештырылган иде.

Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне! 11.02.2017 Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне!

Бүген, 11 февраль көнне якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сафин Ленар Ринатович. Министр транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан.

Родился 11 февраля 1969 года в городе Арск. Окончил юридический факультет Казанского государственного университета им. В.И. Ульянова-Ленина по специальности "правоведение" (1993 г.), Казанский Финансово-экономический институт по специальности "менеджмент" (2000 г.). Кандидат юридических наук. 

Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды 10.02.2017 Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды
Бүген Яңа Кенәр балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр арасында  шахмат буенча республика ярышы булды. Анда 10 районнан килгән 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк шахматчылар катнашты.

Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды 09.02.2017 Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды
8 февральдә Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты 09.02.2017 Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты
Узган ел районда бәйге үткәреп, иң яхшы төп йорт киленен барлаганнар иде. Быел авыл клуб учреждениеләре арасында “Авылым күрке – яшь гаилә” дигән өр–яңа бәйге игълан ителде. Аның беренче этабы старт алды да инде.

Кәрим Тинчурин театрында "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була 08.02.2017 Кәрим Тинчурин театрында "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була
Кәрим Тинчурин театрында 13 нче март көнне 18:30 сәг. "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була. Концерт Илсур Мотраза һәм Мәүлидә Нургалиның 25 ел бергә яшәүләренә багышлана.

Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте 07.02.2017 Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте
4 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында эшләп килүче «Ак нур» драма коллективы вәгъдә иткәнчә, тамашачыларның күңеленә тагын да ак нур өстәп, кышкы салкын кичтә, күпме җылык, күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.

Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул» 06.02.2017 Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул»
Олыгая барган саен, күңел дәфтәрен ешрак актарасың, хәтер сәхифәләрен яңартасың, шуларга таянып, алга таба гомер сөрәсең. Ә хатирәләр – бихисап.

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән 05.02.2017 Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән
Кайбер җырчылар сәхнәгә шаулап килеп чыга да, бераз шау-гөр килеп алгач, тиз арада онытыла да башлый. Ә берәүләре, киресенчә, олы сәнгать ишегеннән тыйнак кына атлап керә дә, моң иленә булдыра алган кадәр үз өлешен кертергә тырышып, аңа гомер буе хезмәт итә. Шушы фидакарьлеге ахыр чиктә аңа абруй китерә һәм ул үз эшендә алыштыргысыз остага әйләнә.

Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы 04.02.2017 Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы
Бүгенге ярышларның нәтиҗәләрен күргәч, шулай дип әйтергә генә кала. Алдагы хәбәребездә без Яңа Кенәр хоккейчылары  Югары- Атыда Айрат Гыйльфанов истәлегенә узган турнирда җиңүләре турында хәбәр иткән идек. Сүз уңаеннан бу команда җанатарларының авылда эшләп килгән хоккей тренеры штаты бетерелүдән канәгатьсезлек белдерүләрен дә әйтеп китик. Бөтен ата-ананың да баласын 40 чакрымдагы Арчага йөртергә мөмкинлеге юк бит, дип гаҗәпләнә алар.

Кәче — бай тарихлы авыл 03.02.2017 Кәче — бай тарихлы авыл
Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.

Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы –2017” зона бәйгесе үтте 02.02.2017 Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы –2017” зона бәйгесе үтте
1–2 февральдә Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы–2017”  укытучыларның һөнәри осталыгы бәйгесенең зона этабы булды. Ул “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре буенча үтте һәм анда биш районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) үзләрендә иң яхшы дип табылган укытучылар катнашты.

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты 01.02.2017 Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты
Шекә башлангыч мәктәбендә зур чара узды. Сүзем — очрашу кичәсе- нең инициаторы, олы кунагы, якташыбыз, авылыбызның җырчы сандугачы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Төрки хатын-кызлар берләшмәсенең президиум әгъзасы, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар фестивален оештыручы, ”Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе — Гөлзадә Сафиуллина турында.

Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары арасында Арча районы авыллары да бар 31.01.2017 Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары арасында Арча районы авыллары да бар
Бер авылда шәп итеп каймак ясыйлар, икенчесендә ат дагалыйлар. Өченче бер авылда кыз урлыйлар. Дүртенче бер авылны ат карагы таныткан, ә менә бишенчесен – популяр җыр! Intertat.ru Татарстандагы танылган авыллар исемлеген тәкъдим итә.

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2017 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Кәрим Тинчурин театрына рәхим итегез! 29.01.2017 Кәрим Тинчурин театрына рәхим итегез!
Кадерле якташлар, тамашачылар, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезне үз спектакльләренә чакыра!

Арчаны «Пошалым чаналары-2017» гөрләтте 29.01.2017 Арчаны «Пошалым чаналары-2017» гөрләтте
«Пошалым чаналары-2017» фестивале 27 гыйнвар көнне Урта Пошалым Мәдәният йортында башланган иде, 28е Арча Мәдәният йортында дәвам итте. Конкурска 41 үзешчән җырчыдан гариза килгән, барысы 15 яхшы башкаручы сайлап алынды.

Район башлыгы студентлар белән очрашты 29.01.2017 Район башлыгы студентлар белән очрашты
Кичә Арча педагогика көллиятендә район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты.

Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды 28.01.2017 Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды
26 нчы январь көнне Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары “Дус булып яшик” исемле дуслык дәресендә катнаштылар.

Дуслык -иң әһәмиятле темаларның берсе, бигрәк тә мәктәптә уку чорында. Дуслык, татулык балаларны берләштерә, аларның уртак эшләре барлыкка килә, бер-берсенә булышу , шатлык һәм күңелсезлекләрне уртаклашу теләге туа. Бердәм, тату коллективта булганда гына баланың мәктәпкә барасы килеп тора.

Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара 27.01.2017 Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара
Бу минутларда Урта Пошалымда «Пошалым чаналары-2017» фестиваль-бәйгесе бара.  2004 елдапн башлап ике ел саен уздырылучы конкурска быел 40 тан артык үзешчән җырчы катнашырга теләк белдергән.

Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды 26.01.2017 Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды
Кичә “Казан арты” музеенда Укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды.

Арчада студентлар бәйрәм итте 25.01.2017 Арчада студентлар бәйрәм итте
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне (Татьянин день) билгеләп үтелә. Иң беренче чиратта барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап, аларга теләкләрнең бары тик изгеләрен генә җиткерәсе килә.

Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты 24.01.2017 Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң…

«Җомга көн кич белән» Симетбашта 23.01.2017 «Җомга көн кич белән» Симетбашта
“Җомга көн кич белән” иҗат концертларын яңа елда Яңа Кишет авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Узган җомгада Симетбаш авылы мәдәният йортында гади, әмма искиткеч җылы, матур концерт булды. Мин анда күңелемә рәхәтлек, үземә рухи азык алып кайттым.

Наласада район күләмендә семинар узды 22.01.2017 Наласада район күләмендә семинар узды
”Милли мәктәп– югары мәктәп— әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе”исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.

Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек? 21.01.2017 Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек?
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында Мәскәүдә әле яңа чыккан китапка укучылар энциклопедия, тарихи роман, мәктәпләрдә укырлык дәреслек, гаилә һәм нәсел, ватан турында язылган, җылы фәлсәфә җыентыгы дигән бәя  бирделәр. Мин үзем әлеге китапның кайбер битләрен кабат–кабат укыдым.

Арчада көрәш бәйгесе бара 21.01.2017 Арчада көрәш бәйгесе бара
Спорткомплекста район башлыгы призына көрәш бәйгесе бара. Бәйгедә 10 артык команда, 100 якын көрәшче катнаша. Нәтиҗәләр буенча 9-11 февральдә Зәйдә узачак Муса Җәлил призына республика турнирына райнның җыелма командасы билгеләнәчәк.

Арчада рәссамның күргәзмәсе ачыла 20.01.2017 Арчада рәссамның күргәзмәсе ачыла
23 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә «Казан арты» тарих-этнография музеенда һәвәскәр рәссам Илдар Вәлиуллинның иҗат күргәзмәсе ачыла.

Керү ирекле. Рәхим итегез!

Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли 19.01.2017 Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли
Агымдагы елның беренче ае татар язучыларының юбилей даталарына бай булды. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә китап укучыларга Р. Корбан (60 яшь) һәм Н. Каштан (75 яшь) иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә.

Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм» 18.01.2017 Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм»
Гөлзада Сафиуллина — гомере буе милләт язмышын йөрәге аша уздырып иҗат иткән сирәк сәнгатькәрләребезнең берсе. Меңләгән, миллионлаган тамашачы алдына чыгып җыр суза торган артист шундый булырга тиештер дә инде ул.

Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды 17.01.2017 Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды
14 гыйнвардан 16сына кадәр Кама Аланында 21 яшькә кадәргеләр арасында таэквон-до буенча республика беренчелегенә ярышлар узды. “Арча” спорт мәктәбе укучысы Алмаз Закиров (тренеры Газинур Борһанов), ярышларның иң яшь катнашучысы булуына карамастан (аңа 15 яшь), 74 килограмм авырлыкта көч сынашып, 20 яшьлек көндәшләре арасында бронза медальгә ия булды.

Кенәрдә район беренчелегенә көрәш ярышлары узды 16.01.2017 Кенәрдә район беренчелегенә көрәш ярышлары узды
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында мәктәптә укучы балалар арасында район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары булды.

Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә 15.01.2017 Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә
Арча агросәнәгать көллияте студентлары спорткомплекста волейбол уйнадылар. «Шимбә бездә ял булуга карамастан, егетләр спорт чараларында бик теләп катнашалар»,- ди көллиятнең Арча филиалы мөдире Роберт Һидиатуллин. Бу турнирны оештыруда район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин, яшьләрнең «Форпост» оешмасы җитәкчесе Динар Фәйзрахманов та ярдәм иткәннәр.

Татар капитализмы Арча районы Түбән Оры авылыннан чыккан! 14.01.2017 Татар капитализмы Арча районы Түбән Оры авылыннан чыккан!
Галим капитализм татарда Арча районының Түбән Оры авылыннан башланган дип саный.

Ашытбашта шахмат ярышлары була. 13.01.2017 Ашытбашта шахмат ярышлары була.
17 гыйнварда Ашытбаш мәктәбендә “Арча хәбәрләре” призына шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9 да башлана. Шахмат ярышларының нигезләмәсе түбәндә.

Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый! 12.01.2017 Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый!
Беркөн шулай көтмәгәндә Равил абый Габдрахманов белән очрашырга туры килде.

Күпме еллар буе сәхнәдән төшмәгән, Арча радиосын шаулаткан, халык соравы буенча аның “Бакчаларда  зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырлары көненә егермешәр тапкыр яңгыраган, әллә ничә тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре лауреаты булган, дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт һәм сәхнә ветеранының бераз гына күренми торуы да шунда ук сизелде.

Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды 11.01.2017 Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды
8 январь көнне «Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы белән Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында «Авыл көне» булып узды. Бу көнне Ашытбашлылар 30 градус салкын булуга да карамастан, бер дә аптырап калмыйча, мәктәпнең спорт залында бәйрәмне матур, күңелле итеп оештыра белделәр.

ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз! 10.01.2017 ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз!
Яңа ел әкияти тылсымлыкка ия булган бәйрәм кебек аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез. Балалар бигрәк тә. Ә ата–аналар өчен аларны сөендерү үзе бер бәхет. Менә шушы могҗиза көтүче сабыйлар, бәхет эзләүче әти–әниләрне кунакка чакыра да инде Арча Кар бабае патшалыгындагы татАрча Кар бабае белән татАрча Кар кызы.

Бүген якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне! 10.01.2017 Бүген якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевкның туган көне.

«Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды 09.01.2017 «Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды
8 гыйнвар көнне Арча шәһәренең «Арча — Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды. Әлеге ярышта Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә, Арча районнарыннан килгән ветеран-хоккей командалары көч сынашты.

Гөберчәк балалары Рафис Корбанның иҗатын белә 08.01.2017 Гөберчәк балалары Рафис Корбанның иҗатын белә
Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды 07.01.2017 Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды
6 нчы гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, китапханә каршында эшләп килүче «Яшь рәссамнар» клубы җыены булды. Максатым рәсем сәнгате белән кызыксынучы балаларны барлау иде. Бүгенге җыеныбызның исемен «Рәсемнәрдә күңел җылысы» дип атадым, чөнки иҗатка гашыйк бала, үзенең рәсеменә бөтен күңел җылысын биреп ясый. Шулай ук без бергәләп әниләренә бүләккә яңа ел открыткалары да ясадык. Әйдәгез аларның эшен сезгә дә тәкъдим итик.

“Арча” спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар булып узды 06.01.2017 “Арча” спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар булып узды
6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды 05.01.2017 Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды
Бәйрәмне төп мәктәп коллективы җитәкчелегендә “Әтиләр Советы”, авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Арча Боз сараенда бергәләп шуулар күңелле! 04.01.2017 Арча Боз сараенда бергәләп шуулар күңелле!
Арча Боз сараенда кышкы каникул вакытында әкият геройлары белән бергәләп шуулар матур бер гадәткә кереп китте.

Барыбыз да бозга 03.01.2017 Барыбыз да бозга
Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.

«Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләренә бүләк тапшырылды 02.01.2017 «Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләренә бүләк тапшырылды
Яңа елны каршы алу тамашасында  район газетасы сайтында  үткәрелгән «Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләре сәхнәгә күтәрелде. Аларны баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин бүләкләде.

Арча стадионында Яңа елны каршы алдылар 01.01.2017 Арча стадионында Яңа елны каршы алдылар
31 декабрь көнне Арча стадионында үзәк чыршы янында Яңа ел алды тамашасы булды. Көне дә искиткеч матур, кеше дә күп иде. Уеннар, җырлар белән бәйрәм алды тамашасы бик күңелле үтте.

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2016 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2017 ел белән котлыйм! Узып баручы 2016 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз.

Яңа елны яңа фатирларда каршылаячаклар 30.12.2016 Яңа елны яңа фатирларда каршылаячаклар
Бүген Арчада ике яңа йорт үз хуҗаларын каршы алды. Йортны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Горький урамындагы 40, 42 йортлардагы фатир ачкычларын кулларына алган 15 гаиләдә Яңа ел белән бергә өй туйлары да гөрләячәк.

Көнбатыш микрорайонына Яңа ел бәйрәменә килегез 29.12.2016 Көнбатыш микрорайонына Яңа ел бәйрәменә килегез
30 декабрьдә «Көнбатыш» микрорайонында Яңа ел бәйрәме була. Чара кичке 5тә башлана.

Сикертәннән Илһам Мәһдиев машина откан! 28.12.2016 Сикертәннән Илһам Мәһдиев машина откан!
Яңа ел – маҗараларга, могҗизаларга бик бай чор. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте моны тагын бер кат исбатлады. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәл, имештер, тик торганда сиңа машина бирәләр ди.

Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара 27.12.2016 Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара
оссия Банкы “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады. Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, шагыйрьнең авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы - 3 мең данә. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нур»лыларны җиңүләре белән котлыйбыз! 26.12.2016 «Нур»лыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар радиостудиясе (җитәкчесе Таҗиев Д.Г.) Татарстан эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе оештырган “Ышаныч һәм куркынычсызлык” Республика конкурсында катнашып 2 нче урынны алды.

Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы 26.12.2016 Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы
Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев фатыйха биреп ачып җибәргәннән соң, чыршы утларын кабызды.

Яңа елга якты өметләр белән! 25.12.2016 Яңа елга якты өметләр белән!
Яңа ел алдыннан кызыклы сәяхәтләр, чыршы бәйрәмнәре башлана. Барыбызга да – олысы–кечесенә яңа елда ниндидер бер серле могҗиза булыр сыман. Өйләргә чыршылар куябыз, бизибез, ялтыравыклы уенчыклар, укалар, утлар эләбез.

Арчалар финалда 24.12.2016 Арчалар финалда
18 декабрьдә Арча педагогия көллияте базасында һөнәри белем оешмалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Кызлар һәм егетләр командалары зур осталык күрсәтеп барлык көндәшләрен дә җиңеп I урынны яуладылар.

Арча районында шашканы кемнәр оста уйный? 23.12.2016 Арча районында шашканы кемнәр оста уйный?
Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча район шәхси беренчелеге үткәрелде.

«Казан арты» КВН командасы татар лигасы фестивалендә 22.12.2016 «Казан арты» КВН командасы татар лигасы фестивалендә

Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады 21.12.2016 Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады
Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе район күләмендәге «Иң күркәм гаилә» бәйгесендә җиңү яулап, республика бәйгесендә катнашу хокукын яулаган иде. Хәйруллиннар анда да сынатмады, «Иң эшчән гаилә» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз сезне.

ТатАрча Кар бабае беренче кунакларны кабул итте 20.12.2016 ТатАрча Кар бабае беренче кунакларны кабул итте
Бүген татАрча Кар бабае беренче кунакларын (авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны) кабул итте. Кар бабай белән Кар кызы яшәгән йортка барып җиткәнче аларга Убырлы карчык, Кощей, кул остасы Марья, Шүрәле янында булырга туры килде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар, соңыннан коймактан авыз иттеләр.

Арчада шашка буенча район беренчелеге узды 19.12.2016 Арчада шашка буенча район беренчелеге узды
17 нче декабрь көнне Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча Ачык шәхси район беренчелеге үткәрелде.
Ир-егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Гәлиуллин җиңү яулады. 2 нче урында Урта Курса авылыннан Мөдәррис Лотфуллин. Яңа Кишет авылыннан Фарсил Минҗанов 3 нче урынга лаек булды.

Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан 18.12.2016 Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан
Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.

Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре 17.12.2016 Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре
Арча районы мәктәп укучылары арасында шашка буенча «Төнъяк балкышы» исемендәге ачык турнир булып үтте.

Ярышларны Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов, Яңа Кенәр иҗат балалар йорты тренеры Сөләйман Галиуллин оештырды.

Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра 16.12.2016 Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра
Туризм буенча республикада алга киткән төбәкләрдән саналмасак та, бу өлкәдә күтәрелергә, алга чыгарга омтылышыбыз зур. Күрсәтерлек, туристларны җәлеп итәрлек урыннарыбыз да бар. Арчадагы “Казан арты” тарих–этнография, “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать  музейлары, Казан Су пляжы, Җиңү паркы һәм башкаларны килгән кунаклар бик яратып карый, уңай эмоцияләр, тәэсирләр белән китә. Ә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексы, Сәгъди карт йорты – безнең горурлыгыбыз.

Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды 15.12.2016 Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары

КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр) 15.12.2016 КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр)
Чәчкә Зәйнуллина, Хәйдәр Зәйнуллин

Кәрим коесы (Һәр сүзе “к” хәрефеннән башланган әсәр)

Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Гыйниятов Шамил улының туган көне! 15.12.2016 Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Гыйниятов Шамил улының туган көне!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!

Арча турында 10 кызыклы факт 14.12.2016 Арча турында 10 кызыклы факт
Арча районына сәяхәт вакытында җирлек турында 10 кызыклы факт аерып чыгардык.


Новости 2801 - 2900 из 3533
Страницы: