События

Акча һәркемгә кирәк 16.01.2022

Акча һәркемгә кирәк

Яңа ел алдыннан “Ватан” ширкәте базасында терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларның эш нәтиҗәләренә анализ ясады, алда торган бурычларны аныклады. “Хәзерге вакытта көн саен 151 тонна сөт савыла, бу 2020 елның шул чорына караганда, 13 тоннага кимрәк”, – диде ул. “Яңарыш”, “Казанка”, “Игенче”, “Северный” ширкәтләре күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкәннәр. “Северный”да уртача тәүлеклек савым – 26, “Игенче”дә 25 килограмм.

Район буенча сөт җитештерү 2020 елдагы-ның 92 процентын тәшкил итә. Сөтне кимрәк саву нәтиҗәсендә хуҗалыклар 127 млн сум акча югалткан.

– Үзегезнең акчагызны югалтасыз, – диде район башлыгы. – Мин сезгә бу турыда кабатлап әйтәм. Без сездән салымнарны һәм хезмәт хакларын вакытында түләүне сорыйбыз. Районның уртача күрсәткеченнән дә кимрәк хезмәт хакы түләүче хуҗалыклар бар.  Моңа юл куярга ярамый, башка кешеләргә дә сезнең кебек үк акча кирәк.

Пай җирләренә түләү турында да сөйләштеләр.

“Ватан” хуҗалыгы оешканга 55 ел. Шуның 40 елында аның белән  Мансур Готыф улы Әхмәтов җитәкчелек итте. Районда ватылмыйча-кителмичә

сакланып калып, тотрыклы эшләүче берничә хуҗалык бар. “Ватан” ширкәте – шулар исәбендә. Яңа технологияләр кертеп, матди-техник базаны ныгытып матур гына эшләп киләләр.

Әлеге семинарда  катнашучылар хуҗалыкның яңа сафка баскан азык үзәгендә, Пөшәңгәрдәге фермаларда булдылар. Бар азык бер урында әзерләнеп фермаларга җибәрелә. Үзәк сафка кергәч бер көнгә 11 тонна азык азрак тотыла  башлаган, 600 килограмм сөт арткан!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/akcha-rkemg-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение