События

Районның “Ел укытучысы 2022” ачыкланды 18.01.2022

Районның “Ел укытучысы 2022” ачыкланды

17 гыйнвар көнне Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбендә “Ел укытучысы-2022” Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә 1 урынга Арча 2 номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраева Рәсимә Хәниф кызы, 2 урын Кәче төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы, 3 урынга Носы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Гөлүзә Барый кызы танылды. 

Ә муниципаль турның “Ел укытучысы-2022” конкурсында 1 урынга    Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы , 2 урын- Лесхоз урта мәктәбенең тарих  һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуритдинов Павел Юрий улы , 3 урын- Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гиззатова Энҗе Рәшит кызы, Арча шәһәренең 7 номерлы урта мәктәбенең биология укытучысы Фахертдинова Ләйсән Фархәт кызы лаек булды. “Педагогик дебют” номинациясендә Лесхоз урта мәктәбенең биология укытучысы Галләмова Ландыш Данис кызы 1 урынга лаек булды. 
“Педагогик дебют” номинациясендә  Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы Шаһидуллина Гөлгенә Рүзәл кызы, ә төрле номинацияләрдә  Яңа Кишет төп мәктәбенең технология укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы,Иске Чүриле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөснетдинова Динә Фәнис кызы, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Төхватуллина Ләйсән Хөрматулла кызы,Арча шәһәре 1 номерлы урта мәктәбенең математика укытучысы Гайнетдинова Резеда Раят кызы, Арча шәһәре 2 номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хисамиева Алсу Илсур кызы,  Кәче төп мәктәбенең география укытучысы Гарапшин Рәдиф Миннехан улы, Утар –Аты төп мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Сабиров Илнар Ильяс улы, Арча шәһәре 3 номерлы башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галәветдинова Гөлшат Илсур кызы,Арча шәһәре 5 гимназиянең инглиз теле укытучысы Камалиева Гөлназ Сәит кызы лаек булдылар.  Аларның һәрберсенә   дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.  
Февраль аенда Әтнә муниципаль районында "Ел укытучысы –2022" республика бәйгесенең зона этабында 4 укытучыбыз район данын яклап чыгыш ясаячак.
- Бу җиңүне көтмәсәм дә, миң аңа омтылып яшәдем һәм эшләдем. Сайлаган һөнәремне, фәнемне,  яраткан мәктәбемне, укучыларымны бик яратам. Бигрәк тә хезмәт куйган коллективыма рәхмәтлемен, бу – безнең уртак җиңү, -диде Фәнил Фәнис улы. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonny-el-ukytuchysy-2022-achyklandy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение