События

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды 18.12.2015

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.

Иң элек, Президент катнашында шәһәрнең Көнбатыш (Западная) урамында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча сафка бастырылган һәркайсы 12 шәр фатирлы 6 торак йортны рәсми төстә файдалануга тапшыру тантанасы узды. 48 нче йорт каршына җыелган халыкны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов арчалыларның шатлыгын уртаклашуы турында белдерде. "Арчаның нинди хәлдә булуы, соңгы елларда ничек үзгәрүе безнең күз алдында. Районда яңа йортлар калкып чыга. Менә шундый матур йортларда сезгә сөенеп яшәргә насыйп булсын! Игелеген, рәхәтен тоеп яшәгез!" - дип мөрәҗәгать итте Президент. Ул Арча халкын киләчәк Яңа ел белән котлап, җылы теләкләрен юллады.

Өй туен бәйрәм итүче гаилә башлыкларының берсе Ранил Шәмсетдинов яшь гаиләләр исеменнән Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә якты матур йорт җиткергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Арча муниципаль берәмлеге башлыгы Илшат Нуриев Рөстәм Миңехановка район үсешенә карата булган игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. "Узган елда безгә Яңа ел алдыннан боз сарае бүләк иткән идегез. Быел яңа йортлар файдалануга тапшырыла, капиталь төзекләндерүдән соң, хастаханә, балалар сәнгать мәктәбе ачыла", - дип белдерде ул. Чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов Шәмсетдиновлар гаиләсендә булды.

Арчада гражданнарны яңа уңайлы торак йортларга күчерү өчен, республика һәм муниципаль бюджетлардан, Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фондыннан 85 млн сум акча юнәлдерелгән. Бүген 72 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Өй туен бәйрәм итүчеләрнең күпчелек өлеше – бюджет хезмәткәрләре, 20 гаилә – аварияле торактан күченүчеләр, күп балалы 3 гаилә, 4 фатир ятим балаларга. Сүз уңаеннан, Арча районында ел саен 27 мең кв. м мәйданда торак куллануга тапшырыла. Быел инде бу план үтәлгән, хәтта артыгы белән – 27 мең 284 кв. м.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрелгән үзәк район хастаханәсенә керде. Биредә аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, хастаханәнең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов каршы алды. Хастаханәдә медицина ярдәме юнәлешләре буенча презентация уздырылды. Президент кайбер пациентлар белән дә аралашып алырга өлгерде.

177 тәүлеклек, 75 көндезге стационар ятагы булган хастаханәгә капиталь ремонт уздыру өчен 32 млн сумга якын акча сарыф ителгән. Хирургия бүлеге, кан тамырлары үзәге, реанимация бүлеге төзекләндерелгән. Эчке инженер челтәрен, бинаның түбәсен һәм фасадын ремонтлау, лифт урнаштыру, территориясен ямьләндерү буенча эшләр башкарылган.

Президент сәфәренең соңгы ноктасы Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Ул төзекләндерелгән бүлмәләрне, залны карап чыкты. Мәктәп укучылары вокал һәм хореографиядә осталыгын күрсәтте, уен коралларында уйнады. Портрет жанрында рәсем ясау белән мавыгучы 8 нче сыйныф укучысы Гүзәлия Шәрәфетдинова Р. Миңнехановка бүләккә аның портретын тапшырды.

Арча Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова әйтүенчә, биредә агымдагы елның июненнән республика бюджеты хисабына 19 млн сумлык ремонт башкарылган. Хореография, музыка, рәсем сәнгате, агачтан уеп бизәк ясау, театр сәнгате юнәлешләре буенча эшләүче бу мәктәптә барлыгы 877 бала белем ала, 53 педагог эшли. Мөгаллимнәр сәнгать мәктәбенең филиаллары саналган 15 авыл мәктәбенә дә барып укыта.

Биредә эчке җылыту челтәрләрен, вентиляция системасын төзекләндерү, ишек һәм тәрәзә блокларын, идәннәрне алмаштыру, фасадны ремонтлау, коймаларын яңарту кебек эшләр башкарылган.

Видеорепортаж

 Чыганак: http://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/522208.htm


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение