События

Яңа Кенәр кызы нәфис фильмда Нәҗибә Ихсанованы уйный 28.01.2022

Яңа Кенәр кызы нәфис фильмда Нәҗибә Ихсанованы уйный

Үзен “хыялый” дип атаучы Кенәр кызы Алия инде бүген үк театр сәнгатенә ныклы адымнарын атлый.

Һәр хыялын тормышка ашырырга омтылып яши ул. Әнә шул максатына ирешүчәнлеге Алияне нәфис фильм герое булуга алып килә.

Яңа Кенәр мәктәбенең 11нче сыйныфында белем алучы Алия Абдрәшитова алдынгы укучыларның берсе. Югары билгеләргә уку белән беррәттән, авылдагы мәдәни чараларда, концерт-тамашаларда да һәрдаим чыгыш ясый ул. Балалар бакчасыннан ук сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче кызчык, бүген йөрәккә үтәрлек, күзгә яшьләр китерерлек итеп сәхнә әсәрләрен башкара.

Алия даими рәвештә төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша. Соңгы бәйгеләрнең берсе – IV Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе. Зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйгедә ул икенче урынга лаек була. Биредә аның сәләтен күп кенә нәфис фильмнар авторы Алмаз Нургалиев күреп ала һәм фильмда төшәргә тәкъдим ясый. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган нәфис фильмда Алия Нәҗибә Ихсанованың 16 яшьлек чагын башкара.

– Тормышымдагы бу вакыйга минем өчен әйтеп бетергесез зур шатлык. Танылган Галиәсгар Камал театры сәхнәсенә менү, Әзһәр Шакиров, Алмаз Нургалиев кебек хөрмәтле кешеләр җитәкчелегендә эшләү – олы бәхет. Телевизион фильмда төшү иң зур хыялларымның берсе иде. Бу хыялым да тормышка ашты, – дип хисләре белән уртаклашты ул.

Алия кечкенә вакыттан ук спектакльләр карарга ярата. Актерларның ничек уйнаганын истә калдыра торган була. Тик үзе дә алар кебек сәхнә остасы булырмын дип уйламый ул вакытта.

– Татар теле укытучым Ләйсән Нигъмәтуллина миңа театр түгәрәгенә йөрергә тәкъдим ясады. Сәхнәдә ничек уйнавым-ны күреп, яшеренеп яткан   сәләтемне үстерде ул. Мин аңа моның өчен чиксез рәхмәтле. Беренче тапкыр сәхнәгә мин Гафур Каюмовның “Һинд кызы” әсәреннән тракторчы кыз Мәмдүнә роле белән чыктым. Каушап бетәрмен, сүзләрен онытырмын дип уйладым. Тик барысы да мин уйлаганнан күпкә җиңел булып чыкты. Мин әлеге рольне уйнап түгел, ә “яшәп” күрсәттем. Рольгә шул кадәр кереп киттем ки, Мәмдүнә белән холык-ларыбыз да охшаш кебек тоелды.

Әнә шуннан соң театр аерым дөньяга әйләнә Алия өчен. Сәхнәдән башка ул үзен күз алдына да китерә алмый. “Тамашачылар каршына чыгу белән бөтен борчулар югала сыман”, – ди ул. Олыларча төпле фикер йөртә һәм театр турында сөйләшкәндә күзләре янып тора аның.

Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган нәфис фильмда Алиянең башкарасы роле турында режиссер Алмаз Нургалиев белән дә сөйләштем. “Алия фильмда Нәҗибә апаның яшь чагын башкара. Мин аның сәхнәдә үз-үзен ничек тотуын “Ак калфак” бәйгесендә күрдем, актерлык сәләтен югары бәяләдем. Ни өчен аны әлеге рольгә алдыгыз, дигән сорауга, ул Нәҗибә апага охшаган дип җавап бирәм. Нәҗибә Ихсанованы яхшы белә идем, аның белән бергә эшләдек. Алиядә әлеге актрисага охшаш чалымнар, башкаруында, холкында Нәҗибә ападагы осталык сизелә. Шуңа да бу рольне мин аның башкарып чыгасына ышанам”, – диде ул. Режиссер әйтүенчә, әлеге фильмның исеме җәй көне әйтеләчәк һәм ул ел ахырына төшереп бетерелер  дип планлаштырыла.

Үзенең киләчәген сәхнәдә күрүче, нинди генә өлкәдә хезмәт куйса да, кеше булып калырга омтылучы Алия Абдрәшитовага уңышлар теләп калабыз. Алия кебек зыялы татар кызлары булганда, милләтебезнең киләчәге матур булачагына шигем юк.   

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenr-kyzy-nfis-filmda-nib-ikhsanovany-uynyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение