События

Барда кунагы – Арчада 28.01.2022

Барда кунагы – Арчада

25 гыйнварда Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков Арча районында булдылар.

Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар район белән танышуны “Яңарыш” ширкәтенең яңа сафка кергән терлекчелек комплексыннан башладылар. Ширкәт җитәкчесе Илгизәр Садыйков хуҗалыкта яңа  инвестор килгәч тормышка ашырылган үзгәрешләр турында сөйләде. Иске Чүриледәге терлекчелек комплексы хәзер үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. Беренче чиратта тәртип урнаштырдылар, территориягә теләсә кем кереп-чыгып йөри алмый. Булган торак-лар төзекләндерелде, 1200 баш терлеккә исәпләнгән комплексның 150шәр башка исәпләнгән ике торагы файдалануга тапшырылды. Нәсел эше җайга салынды, җитештерү арта. Алга таба планнары зурдан.

Арча шәһәрендә яшәүче Бариевлар Якты Көн авылының исемен бөтен республикага таныттылар. Монда буш урында диярлек калкып чыккан кошчылык фермасын хәзер кемнәр генә белми! Елга 180 мең тавык-чебеш үстерерлек фермалар төзеп чыкты  алар. Узган ел республика программасы буенча юллы да булдылар. Быелгы сезонны узган ел ахырында ук башлаганнар, хәзерге вакытта бер айлык йомырка чебиләре бар инде. Аларны март ахырында сата башлаячаклар.

Узган ел кибетләрдә никтер Арча маен сатмый башладылар дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Ябыла икән, дигән шик тә белдерделәр. Юк, Арча сөт комбинаты вакытлыча гына тукталып тора. Андагы үзгәртеп кору эшләре  тәэсирләндерерлек. Яңа җиһазлар урнаштырыла, яңа технологияләр кертелә. Шул эшләр тәмамлангач (яз айларында ачылачак) комбинатның җитештерү күләме ике тапкыр артачак, дип сөйләде кунакларга инвестор Минтимер Миңһаҗев.

Кунаклар аннан соң “Арча–Арена” боз сараенда, милли кадрлар әзерләү үзәге – 6нчы номерлы урта мәктәптә булдылар. Бу мәктәп районның йөзек кашына әверелде, анда балаларга яхшы тәрбия, ныклы белем бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Кунаклар биредә районда мәгарифнең тулаем торышы белән дә таныша алдылар.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/barda-kunagy-archada


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение