События

"Блокада икмәге: тормыш һәм өмет символы" исеме астындагы чара узды 31.01.2022

"Блокада икмәге: тормыш һәм өмет символы" исеме астындагы чара узды

27 гыйнвар - безнең гаскәрләребезнең Ленинградны блокадан азат иткән көн. Әлеге дата уңаеннан районыбыз мәктәпләренең кайбер укучылары 6нчы мәктәпнең актлар залына җыелды. Аларны бирегә Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты, район ДОСААФ һәм мәгариф идарәсе тантаналы рәвештә бүләкләр өчен чакырды. 

Узган ел ахырында булган "Я горжусь своей страной!" дип аталган рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекләр бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге РФ Конституциясе һәм Ватан геройлары көненә багышлап уздырылган иде. Барлыгы 34 мәктәптән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Сикертән, Түбән Мәтәскә, Ташкичү, Мәмсә, Лесхоз, Шурабаш, Сеҗе, Яңа Кенәр, Казанбаш, Яңа Кишет, Урта Курса, Курса Почмак, Апаз, Мөндеш, Урта Пошалым, Кушлавыч, Яңа Кырлай, Носы, Иске Чүриле авылы, Арчаның 6нчы мәктәпләре һәм 5нче гимназия укучылары җиңү яулады. 

Тантаналы чараны Арчаның 6нчы мәктәбендә тарих фәнен һәм җәмгыять белемен  укытучы Гөлзирә Сафарова башлап җибәрде. Дәһшәтле сугыш елларын искә алып, тарихка күзәтү ясады ул.

Алга таба  Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты Алмаз Борһанов 27 гыйнварда билгеләп үтелә торган истәлекле датага күзәтү ясады. Эчтәлекле чыгышыннан соң җиңүчеләрне котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Ләйсән Гатиятуллина 27 гыйнвардан районыбыз мәктәпләрендә гражданлык-патриотлык айлыгы башлануын хәбәр итте. Әлеге айлык  тематик бәйгеләр һәм истәлекле чаралар булачагын җиткерде ул.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/blokada-ikmge-tormysh-m-met-simvoly-iseme-astyndagy-chara-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение