События

Рамил Мөхетдинов - “Блогер.Татар” бәйгесе җиңүчесе 01.02.2022

Рамил Мөхетдинов - “Блогер.Татар” бәйгесе җиңүчесе

Узган елның 10 сентябрендә һәм быел 15 гыйнварда “Блогер.Татар” икенче һәм өченче бәйгеләренең нәтиҗәләре игълан ителде. Бүген “Тантана” банкетлар залында берьюлы ике бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Икенче “Блогер.Татар” бәйгесе татар авыллары темасына багышланган булса, өченчесе гаилә темасына багышланган иде. Авыл темасына 200гә якын, гаиләгә багышланганына 320 эш килгән. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бәйгедә катнашучыларның географиясе дә киң: Татарстан районнары һәм шәһәрләре, Чечня, Чиләбе, Иркутск шәһәрләре, Башкортстан, Кыргызстан республикаларыыннан катнашучылар булган.

Күпчелеге –  “Инстаграм”,  “Ютуб”, “Тик Ток”, “Вконтакте”, “Телеграм” кебек социаль челтәрләрдән катнашучылар. Жюри әгъзалары бәйгегә җибәрелгән постларга гына түгел, катнашучыларның аккаунтларына да игътибар биргән. Контентның кызыклы, үзенчәлекле булуы, иҗади якын килү, татар теленең камиллеге, фото һәм видеоның сыйфаты, даимилек, аудиториянең активлыгы да исәпкә алынган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов исеменнән сәламнәрне Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов җиткерде.

– Татар телле блогерлар күп булуы бик сөендерә. Гомумән, интернетта татар теле күп булырга тиеш. Сез бик зур эш алып барасыз. Язылучыларыгыз, караучыларыгыз артып торсын, — диде ул.

Авыл темасына багышланган “Блогер.Татар” бәйгесендә “Иң яхшы авыл аккаунты” һәм “Авыл турында иң яхшы пост” номинацияләрендә бишәр җиңүчене бүләкләделәр. Гаилә темасына багышланган “Блогер. Татар” бәйгесендә блогерлар, медиашәхесләр һәм шәхси аккаунтлар арасыннан шулай ук бишәр җиңүче табылды. Аларның барысына да 20 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

– Бу минем зур хыялым иде. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм, һичшиксез, гаиләмә зур рәхмәт әйтәсем килә. Махсус бу конкурста катнашам дип уйламаган идем. Кызымның дөньяга килүе үзенә күрә бер этәргеч булды. Үзеннән-үзе кызым, гаиләм турында инстаграмда постлар язып урнаштыра башладым. Бәлки, бу алга таба да әлеге эшне дәвам итүдә зур бер адым булыр, — диде өченче “Татар.Блогер” бәйгесендә җиңгән Айваз Садыров.

Журналист Эльмира Сираҗи исә бәйгедә катнашу өчен икенче ел гариза җибәргән.

– Узган ел катнашкан идем, җиңеп булмады. Быел бәхет елмайды. Язылучы саннары, лайклары күп булмаган яшь блогерлар өчен әйбәт мөмкинлек бу. Иң мөһиме – татарча кызыклы контент, — диде ул.

Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Матбугат.ру” порталы оештыра.

Икенче “Блогер.Татар” республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

«Иң яхшы авыл аккаунты»

Наласа авылы (Арча районы) https://www.instagram.com/awilimnalasa

Рамил Мөхетдинов


Алан авылы (Балтач районы) https://www.instagram.com/alan_avily

Рузалия Тимербаева


Урысбага авылы (Яшел Үзән районы) https://www.instagram.com/uraspugi

Руфия Мөхетдинова


Илексаз авылы (Сарман районы) https://vk.com/ileksaz

Гөләндәм Хәлиуллина


Көшкәтбаш авылы (Балтач районы) https://vk.com/club120784497

Лилия Гарифуллина


«Авыл турында иң яхшы пост» 

https://www.instagram.com/p/COtOVN_q1SC/

Әлмирә Ибраһимова


Бәби авылы (Кама Тамагы районы) https://www.instagram.com/p/CTMWum5F80_/

Айгөл Гатауллина


Зур Кукмара авылы (Кукмара районы) https://www.instagram.com/p/CTNy9Hcj6yI/

Айгөл Бикмөхәммәтова


Түбән Уратма авылы (Түбән Кама районы) https://www.instagram.com/p/CTPj1vGtMr-/

Ландыш Гарифуллина


Яңа Салавыч авылы (Балтач районы) https://www.instagram.com/p/CTPzotNjFeX/

Инсаф Низамиев Югары Шепкә авылы (Зәй районы)


Өченче “Блогер.Татар” республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре

Блогерлар һәм медиашәхесләр:

Айгөл Тимер https://www.instagram.com/p/CRbp0YZtdl2/

Айваз Садыйров https://www.instagram.com/p/CMzNzn7hb6R/

Эльмира Сираҗи https://www.instagram.com/p/CW1SO_TNSeE/

Алсу Нургатина https://vk.com/seker_annem?w=wall-174822553_89

Гөлүсә Батталова https://www.instagram.com/p/B_kSaz6JCVL/


Шәхси аккаунтлар:  

Эльмира Гарипова https://www.instagram.com/p/CWnv8lwN2Ae/

Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов https://www.instagram.com/p/CTZZgQSnAWv/

Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек) https://www.instagram.com/p/CX_E97Rh6JP/

Нурия Сираҗиева https://www.youtube.com/watch?v=6K6C-lpoMo0

Фәния Зиннәтшина https://www.instagram.com/p/CXyykoEoIw-/


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ramil-mkhetdinov-blogertatar-bygese-ichese


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение