События

Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр 09.02.2022

Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр

Ветерннар арасында сокланырлык талант ияләре бик күп.

Районда “Балкыш” республика фестивалендә катнашу өчен ветеран үзешчән башкаручылар арасында иң яхшыларны сайлап алу туры бара.

Бу фестиваль беренче ел гына үткәрелми. Һәрберсендә безнең ветераннарыбыз актив катнаша һәм җиңүләр яулый. “Балкыш” ул өлкәннәрнең йомылганнан соң ачылулары. Сәхнәдә алар бөтен йөрәк хисләрен бирәләр. Бергәләп концертлар куйдык. Пандемия нәтиҗәсендә генә бераз кысылдык. Бүген үзебезнең “Мирас” гармунчылар ансамбле дә сайлап алу турында катнаша алмады. Әмма шуңа карамастан ветераннарыбыз бирешми, – диде сайлап алу чыгышларыннан соң Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

– Сайлап алу концертлары районда җиде зонада үтә. Наласа зонасы дүртенче төркем иде, – иде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Быел зона этабы да Арчада була. Якын-тирәдә урнашкан районнар барысы да безгә киләчәк. Кимендә сигез номер зона ярышына үтсә, без бик шат булыр идек. Финалга чыгарга да өметләр зур. Чөнки ветерннар арасында сокланырлык талант ияләре бик күп.

Наласада без шул тирәдә урнашкан авылларда яшәүче ветераннарыбыз чыгышларын карап хозурланып утырдык. Татар халык көйләрен, элекке заманда ук хитка әверелгән җырларны ишеттек. Наласадан Гөлсинә Мифтахова, Мөнир Сабиров, Түбән Атыдан Рәмзия Рәхимова, Наилә Хәсәнова, Зур Бирәзәдән Раушания Гыйльметдинова, Мөнирә Хөсәенова, Урта Сәрдәдән Әлфия Хәсәнова җырлары белән күңелдә яшьлек хисләрен уяттылар, онытылмаслык моң калдырдылар. Мөнирә ханымга 81 яшь (икенче яктан укыганда 18 генә әле дип көлештеләр), ә ул әле дә сәхнәдә, матур, моңлы тавышы белән тамашачыларны сокландыра.

Наласадан Камил Габдрахманов тальянда татар халык көйләрен өздерде генә. Үзен сәхнәдә матур, иркен тота, йөзеннән елмаю китми, чын артист.

– Камил Габдрахманов Наласа авыл җирлегендә ветераннар советы җитәкчесе дә, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Яхшы эшли. Спорт ярышлары оештыра, ветераннарның һәрберсе газета алдырамы, шуңа кадәр кайгыртып тора. Тынгыз белмәс җан ул.

Сәнгатьле сөйләү осталары да бар ветераннар арасында. Наласадан Фәния Сираҗиева игенчеләрне данга күмде, Түбән Атыдан Илсөя Мөхәммәтгалиева белән Кушлавычтан Фәния Хәнәфиева моңга кереп “чумды”, Кушлавычтан Рәмзия Фәттахова бераз моңсуландырды.

Өлкәннәр арасында биючеләр юктыр инде, дип уйлыйсыздыр. Ашыкмагыз. Субаш Атыдан Лилия Вафина башкорт биюен башкарганда сәхнә җанланып киткәндәй булды. Кызлар кебек җиңел тотты ул үзен. Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр. Яшь чүп ул, йөрәк яшь булсын, аяклар йөреп торсын, өлкән яшьтә дә менә шулай сәхнәләрне дер селкетеп торырга язсын аңа киләчәктә дә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/khatyn-kyzny-yashen-soramyylar-dilr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение