События

Пөшәңгәрдә әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры узды 13.02.2022

Пөшәңгәрдә әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры узды

Аны “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пөшәңгәр авылы халкы оештырды.

Районыбызда ел саен Әфганчылар көне алдыннан “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы әгъзалары вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кылып, аларның әти-әниләре яки тол калган хатыннарының хәлен белеп кайтуы матур традициягә әйләнде.  Быел да 11 февральдә алар Арча, 12 февральдә Яңа Кенәр һәм якын-тирә авылларда булдылар. Ә бүген, 13 февральдә, әфганчылар Пөшәңгәр зонасына кергән авылларга барды.

Шулай ук бүген Пөшәңгәр авылында әлеге авылда яшәгән әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры узды. Васыйл Әһлуллинның гомере Әфган сугышында өзелә. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Турнирны “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары Пөшәңгәр авылы халкы белән берлектә уздырды. Анда Шушмабаш, Иске Ашыт, Пөшәңгәр, Хәсәншәех авыллары командалары катнашты. “Бик күңелле булды, – ди Пөшәңгәрдә яшәүче турнирны оештыру эшләрен башкаручыларның берсе Илүзә Шәвәлиева. – Командалар бик матур уен күрсәтте”. Хоккей турнирына әфганчылар, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Васыйл Әһлуллинның туганнары, дуслары һәм Мамадыштан бергә хезмәт иткән хезмәттәше Газинур Гайнуллин килде. Алар шулкадәр дус булганнар, хәтта Газинур абый үзенең улына да Васыйл исеме кушкан. Рәсми рәвештә ярышларны ачканнан соң әфганчылар зиратта Васыйл Әһлуллинның каберенә чәчәкләр салдылар.

“Турнирны оештыруга авыл халкының көче күп керде, – ди Илүзә Шәвәлиева. – “Ватан” ширкәте, авылыбыз эшмәкәре Фәнис Фәйзрахманов, “Сугышчан туганлык” оешмасы, якташыбыз Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, Васыйл абыйның туганнары зур ярдәм күрсәтте. Авыл халкы, Пөшәңгәр авылы хоккей командасы егетләре үзләре дә акча җыйды. Кунаклар, уенчылар өчен клубта бай өстәл әзерләдек. Кемдер өеннән кабартма пешереп алып килде, кемдер пылау пешерде. Мәктәптә эшләүче поварлар, клуб, китапханә хезмәткәрләре, авылның яшь кызлары өстәл әзерләүдә эшләрендә булышты. Пөшәңгәр авылының иң яшь уенчысы, студент егет Альмир Чумаков авылда катокны катыру эшләрен оештыра. Команда составында уйнамаган егетләр берсүзсез кирәк җирдә ярдәмгә ашыкты. Барсына да зур рәхмәт. Авыл халкы, Пөшәнгәр хоккей командасы егетләре белән бергә менә шундый матур бәйрәм оештырдык”.

Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Хәсәншәих командасы танылды. Икенче урында – Пөшәңгәр, өченче урында – Шушмабаш, дүртенче урында – Ашыт командалары.

“Арча районында 159 әфганчы исәпләнә, – ди “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Аларның 52се бүгенге көндә безнең арабызда юк инде. Арчадан Марат Фәтхуллин, Поч-Поник авылыннан Фәнис Бикбаев, Пөшәңгәрдә Васыйл Әһлуллин – сугыш вакытында һәлак булган якташларыбыз. Быел кар күп булу сәбәпле барысының да каберенә бара алмадык. Түбән Оры, Кызыл-Яр, Иске Кенәр, Мәмсә, Яңа Ашыт, Шура, Пөшәңгәр авылларында әфганчы якташларыбызның каберләрен зиярәт кылдык. Калган әфганчыларның каберләренә 1 июльдә – сугышчан хәрәкәт ветераннары көнендә барырга килештек”.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayondashlarybyz-fganchylarga-bagyshlap-yr-chygargan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение