События

Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре» ("Интертат", Зәринә Хуҗина) 21.02.2022

Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре» ("Интертат", Зәринә Хуҗина)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара 14 февраль көнне булды.

Рифат Җамал юбилеен үзе алып барды дисәң дә дөрес булыр. Ул мәгънәле шигырьләрен, күңеленә якын мизгелләрен тамашачыларга җиткерде.

Кичә башлануга ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовтан юбилярга чәчәкләр бирелде.

Мин

Зурламагыз —

Мин батыр түгел,

Хурламагыз —

Мин бахыр түгел.

Көнләшмәгез —

Мин бөркет түгел.

Өркетмәгез —

Мин көртлек түгел.

Юатмагыз —

Мин юаш түгел,

Елатмагыз -

Күңел таш түгел.

Сөйләнмәгез:

«Ул кеше түгел!»

Үз итсәгез,

Мин — кече күңел.


Салават Камалетдинов
«Ни өчен соң шушы кыен вакытларда зурдан кубып, юбилей үткәрәләр? Күрәсең, адәм баласының, бу тормышны куганда, бер тукталып, борылып карыйсы киләдер. Бу шуның бер сәбәбе генә. Нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләнмәгән? Якыннар, дуслар исәнме, юкмы? Монда нотык укып тормыйм, сез шигырь бәйрәменә, шагыйрь бәйрәменә килгәнсез», — диде шагыйрь.

Гомерем — Галәм очкыны

Малай чакта бик үсәсе килә –

Көннәр кыска, еллар озыннар.

Миннән алда үсеп ат булдылар

Миннән соңрак туган колыннар.

Ә мин hаман малай килеш әле –

Вакыт шуыша, гүя, ташбака.

Буй җиткәчме, әллә акыл кергәч,

Ул адымын кисәк ешайта.

Тик мин хәзер ашыкмыймын инде,

Эзлимендер тормыш «тотка”сын.

Хәзер инде Вакыт, әй ашыга –

Чабуыннан килә тотасым.

Тотып булмый — ул йөгерә башлый,

Ә аннары сизәм очканын.

…Соңгы мизгелемдә күреп калам

Гомеремне — Галәм очкынын.

«Шигырьләреннән күренгәнчә, ул язмыш тарафыннан шактый кыйналган кеше»
Иң беренче котлау сүзен Рифат Җамал үзенең җитәкчесенә — Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага бирде.


Салават Камалетдинов
«Рифат Җамал турында җәелеп сөйләргә булыр иде, ләкин аның үзенең шигырьләре бик кыска. Бер, ике, өч, дүрт юллыклар. Ул бу җәһәттән Дәрдмәнд, Равил Фәйзуллин мәктәбе кешесе. Әгәр дә шагыйрьне белергә теләсәң, аның туган авылына барып карарга кирәк дип әйтәләр. Мин дә Мирҗәм авылында булдым. Ул чакта Рифат Җамалның 60 яшьлек юбилее иде. Авыл кечкенә генә, шуңа карамастан аннан бер Советлар Союзы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое чыккан.

Иң мөһиме: Колымада иң беренче булып бай алтын ятмасы тапкан Мирҗәм авылы егете Барый Шәфигуллин турында авантюра романы язып була. Бу җәһәттән дә мин Рифат Җамалны менә шушы кеше белән чагыштырып, аның язмышы шундый гыйбрәтле  булуына гаҗәпләнмәдем, чөнки Рифат абый, үзе язганча, ком бөртекләреннән алтын эзли (шигырь язуы турында шулай әйтә - авт.)», — дип горурланып сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлеге рәисе фиеренчә, шигырь ул — талант кына түгел, ул биография, тәкъдир, язмыш.

«Рифат Җамалның шигырьләреннән күренгәнчә, ул язмыш тарафыннан шактый кыйналган кеше. Ул шул сынауларны җиңеп чыккан нык характерлы кеше. Ходай биргән сәләте, кыюлыгы, гаярьлеге белән бергә ул, әлбәттә, шагыйрь булды. Чын шагыйрь (мин табигый талант турында әйтеп тә тормыйм) бернинди кыенлыклар алдында куркып калмыйча, киртәләрне җимереп, үзенең максатына баручы ул», — дип аңлатты ул.

Ркаил Зәйдулла Рифат Җамалга Габдулла Тукай исемендәге медаль тапшырды. Аны Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллек чыгарган.

«Шигырь сезнең күңелдә гомер буе яшәгәне бәхәссез»
Алга таба котлау сүзе Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Дамир Нотфуллинга күчте.


 «Рифат абый, сез әдәбиятка урау юллар үтеп, тормыш тәҗрибәсен туплап, фәндә зур уңышларга ирешкән шагыйрь булып килдегез. Тормыш тәҗрибәсе, дөньяга үзенчәлекле фәлсәфи карашыгыз шигъриятегездә дә ачык күренә. Сез әдәбиятка чагыштырмача соң килүгә карамастан, шигырь сезнең күңелдә гомер буе яшәгәнлеге бәхәссез. Бу бик табигый. Сез бит татар әдәбиятына, татар мәдәниятенә, татар фәненә бик күп шәхесләр биргән Арчабыз ягыннан. Мәрҗаниләр һәм Тукай ягыннан. Күренекле якташларыгызның традицияләрен дәвам итәсез. Фәндә, әдәбиятта югары казанышларга ирештегез. Ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты», — дип сөйләде ул.


Рифат Җамал 2021 елның декабрендә «Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

«Озакламый бу бүләк республика җитәкчеләре тарафыннан сезгә тапшырылачак һәм сез үзегез язганча, „булганнарның эше — өләшү, булмаганнарның эше — көнләшү“. Сезгә алга таба да бөтен ниятләгән эшләрегезне тормышка ашырырга язсын, сезгә яшәү, иҗат дәрте, бәхетле гомер телим», — диде Дамир Нотфуллин. 

Дәвамын укыгыз : https://intertat.ru/news/culture/19-02-2022/rifat-amalny-yubiley-kich-se-k-el-s-r-l-re-minem-k-elemne-mizgell-re-5849614


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение