События

Авыл җирлегендәге отчет җыелышы 16.02.2022

Авыл җирлегендәге отчет җыелышы

Наласа авылы җирлегендә җыелыш узды

15 февраль көнне Наласа авыл җирлеге зур җыелыш уздырды. Отчет җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. 

Җыелышка килүчеләрне җирлек эшчәнлеген чагылдырган авылның бюджет оешмалары ясаган күргәзмә каршы алды. 

"Икенче" агрофирмасы тарафыннан алдынгы шоферлар, сыер савучылар, трактористлар, мактаулы лаек хезмәткәрләр бүләкләнде. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова башкарылган һәм әле эшләнеләчәк эшләр турында чыгыш ясады. 

Яңа елга багышланган инстаграмның авыл аккаунтында уздырылган бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге бәйгене редакциябезнең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тәкъдиме белән Рамил Мөхетдинов оештырган иде. Төп бүләк - район газетасына ярты елга язылу. Өч җиңүчегә дә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avyl-irlegendge-otchet-yelyshy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение