События

Беркем дә онытылмады... 24.02.2022

Беркем дә онытылмады...

Еш кабатлана торган әлеге сүзләрнең мәгънәсе тирән.

23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә район башлыгы Илшат Нуриев Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалды дип саналган, соңгы вакытта гына язмышлары ачыкланган якташларыбызның туганнарына, якыннарына шул турыдагы документларны тапшырды.

Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов әйтүенчә, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән меңнән артык якташыбызның язмышлары билгеле инде. Монда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән фәнни хезмәткәре  Михаил Черепановның өлеше зур. Ул һәм аның ярдәмчеләре бик игелекле эш башкаралар, һәр мөрәҗәгатькә игътибар белән карыйлар. “Минем дә аңа мөрәҗәгать иткәнем булды, зур рәхмәт аңа!” – ди Мөндеш авылында яшәүче Альберт Рамазанов. Альберт абый Казанбаш авылында туып-үскән әтисе Габделфәрт абый сугышка киткәндә ана карынында була әле. Әнисе Разия апа  “хәбәрсез югалган” ирен гомере буе көтә, әмма 92 яшендә бакый дөньяга китә.

Альберт абый әтисе турындагы хәбәрне алу бәхетенә иреште. Габделфәрт һәм аның иптәшләре  чолганышта калган килеш тә дошманга каршы көрәшүне дәвам иткәннәр. 1941 елның декабрендә һәлак булганнар.

Альберт абый әтисенең язмышын ачыклауда катнашкан һәркемгә рәхмәтле. Әмма әле ул әтисенең каберен, аның турында төгәлрәк мәгълүматлар табарга өметләнә.

Бу көнне озак еллар хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Салих Габдрахманов (Түбән Аты), Шәфыйк Борһанов (Ташкичү), Самат Заһидуллин (Мәмсә), Нургали Мөхәммәтҗанов (Югары Бирәзә), Әхкәм Хәйретдинов (Сеҗе), Сәләх һәм Хәбир Хәйретдинов (Печмәнтау), Исмәгыйль Ибраһимовның туганнары моңсу һәм дулкынландыргыч мизгелләр кичергәннәрдер.

– Илнең азатлыгы, бәйсезлегеннән дә изге нәрсә юк! – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Якташларыбызның язмышларын ачыклау – безнең, исәннәрнең, бурычы. Без бу игелекле эшне дәвам итәчәкбез.

Әлеге игелекле эштә безнең “Арча хәбәрләре” газетасы да актив катнаша. Без язмышлары ачыкланган якташларыбызның исемлекләрен бирүне дәвам итәчәкбез.

Редакция Ватанны саклаучылар көненә багышлап 17 гыйнвардан 20 февральгә кадәр “Ил сагында горур якташлар” дигән фоторәсемнәр бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйге тавыш бирү юлы белән барды. Иң күп тавыш җыеп беренче урынны Арча шәһәреннән Азамат Һидиятуллин алды. Яңа Иябаштан Салават Гомәров – икенче, Өтнә авылыннан Дәниф Зарипов өченче урында. Дәниф бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Аңа дигән бүләкне әнисе Ания ханым алды.

Бүләкләрне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды.

Әмир хәзрәт илне саклап вафат булганнар рухына дога укыды.


Әлеге очрашуны матур итеп әзерләгән һәм үткәргән өчен “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләренә, иганәче, шәхси эшмәкәр Фәрит Шаһиевка зур рәхмәт!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berkem-d-onytylmady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение