Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.08.2018
Олы юбилеең белән, якташыбыз!
Минем кулымда Вакыйф Нуриевның 2018 елда басылып чыккан, “Ни хәлең бар, балам?..” дип исемләнгән яңа китабы. Аны якташыбыз үзе музейга килеп тапшырды. “Мәһдиев һәм…” повесть – хатирәсендә Татарстанның халык язучысы белән бергә Арча педагогия училищесында укыган әнисе Нәкыя апаның истәлекләре яңара, “Казан күркәсе” сатирик повестен укыгач Мәскәү кибетләренә азык-төлек алырга баргандагы кызыклы вакыйгалар искә төшә.
16.08.2018
Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде
Шушы көннәрдә райондашыбыз — Урта Бирәзә егете Фирдүс Ганиевның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. «Күз күргәнем кәгазьдә» дип исемләнгән җыентыкта авторның соңгы ике елда иҗат ителгән шактый иҗат җимеше урын алган.
15.08.2018
Янгыннан зыян күрүчеләргә бергәләп ярдәм итик дусларым!!!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 1957 елгы ир кеше һәлак булды. Янгын тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.
Изге эш беркайчан да эзсез калмый, якташларга бергәләп ярдәм итик!
14.08.2018
Барда авылы бәйрәмендә
Безнең Арча районы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы халкы белән дуслык, туганлык җепләренең сузылуына инде 25 ел булган икән. Шушы еллар эчендә әлеге ике район арасында шактый санда делегацияләр бер-берләрендә булып, хәбәрләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшәде. Шулай туганлашып яшәүнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Габдулла Тукай иде. Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров, нәкъ менә шушы Барда районыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә белем ала һәм 1864-1909 елларда безнең Өчиле авылында муллалык итә.
13.08.2018
Кәче иленә кайчан нигез салынган?
Арчага терәлеп торган Кәче авылына кайчан нигез салынганын тәгаен генә әйтеп булмас,әлбәттә. Чөнки, катлам-катлам тарихыбыз “битарафлылык тузанына”күмелеп калган. Күпме генә «казынсаң» да, башлангыч ноктага төшеп җитеп булмый – эзләр ахыр чиктә, гасырлар томанлыгына кереп югала. Авылыбызның тарихы язылып барылмаган. Зиратларыбыздагы борынгы кабер ташларындагы язмалардан тыш, башка җирле тарихи чыганакларыбыз юк. Ни хәл итәсең…
12.08.2018
“Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды
Быел “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт итеп уздырылды. Анда “Нур” телестудиясе яшь журналистлары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңүләр яулады.
11.08.2018
Яхшы эшләсәң — бүләк
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 августта «Тукай», «Игенче», «Кырлай», «Северный», «Казанка» хуҗалыклары комбайнчылары Рамил Фәттаховка, Ильяр Сибгатуллинга, Ринат Шәфыйковка, Равил Габдрахмановка, Фаил Халиуллинга игеннәрне урып-җыюда яхшы эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды
10.08.2018
Туган җиргә тугрылыклылар
Бер танышым: “Элек кадрларны райком әзерли иде. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте әзерләп җибәрә”, – дип әйтә. Сүзләренең хаклыгына инандыру өчен бармакларын бөгә–бөгә биредә чыныгу алып, белемнәрен тирәнәйтеп район, хәтта республика дәрәҗәсендә эшләүчеләрне саный.
09.08.2018
«Каурый каләм” музейда
7 август көнне Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең бер төркем һәвәскәр шагыйрьләре Фәйзрахманова Халидә Абдулхак кызы җитәкчелегендә Биектау районында урнашкан “Иске Казан дәүләт һәм табигать мүзей-тыюлыгы”нда иҗади сәяхәттә булып кайтты.
08.08.2018
Бөтендөнья татар яшьләре –Арчада
1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.
07.08.2018
“Мулла” – чын сәнгать үрнәге
Кушлавычка ул бик кирәк иде. Тукай туган авылның бер музей белән генә түгел, башка аны танытырлык урыннар белән дә баетылуы турында сүз бара. Татарстанда егермедән артык чишмәне төзекләндергән “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе, мактанып (мактанырлыгы бар) якташыбыз дияргә дә онытмыйк, Лотфулла Шәфигуллин шуңа игътибар иткән, күрәсең. Ул тарихи “Мулла” чишмәсен төзекләндерергә алынган һәм бу эшне һәрвакыттагыча үзенә хас төгәллек, зәвык белән башкарып та чыккан. Тау кырыенда урнашкан чишмәгә бару юлындагы елгага басма да салдырган.
06.08.2018
Игелекле эшләр. Халык хәтере
Сикертән авылының тарихта үз урыны бар. Монда татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы Галиәсгар Камал туган. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе шушы авылныкы. Булачак язучы үзе дә Сикертән мәктәбендә укыган, соңрак укыткан. Педагогия фәннәре кандидаты, профессор, бик күп дәреслек, программа һәм методик кулланмалар авторы Мәрьям Хәсәнова шулай ук Сикертәннән.
Әлеге шәхесләр истәлеген кадерләп саклыйлар, мәктәпкә Галиәсгар Камал исеме бирелде, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап истәлек тактасы куелды һ.б.
Авыл халкы хәтерендә яши торган тагын бер шәхес бар. Ул – 1919–1944 елларда авылның мулласы булган Хәсән Абдуллин. Гаҗәеп язмышлы, мулла булганы өчен күп михнәтләр кичергән, Казан шәһәрендә туып, 92 яшендә Сикертәндә вафат булган кеше ул.
02.08.2018
“Аралашуны балалардан башлыйк”
“Ак калфак”ларны арчаларга гына хас кунакчыллык белән район чигендә каршы алдылар. Көннәре әнә шулай җыр, татар моңы белән башланып китте. “Арча бизәкләре” ансамбле чыгышын карап хозурландылар, үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, җырладылар.
01.08.2018
Арчада зона семинары
31 июльдә Арча районының “Игенче” хуҗалыгы базасында урып–җыю эшләрен, көзге чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә узды
31.07.2018
Ветераннарга бүләкләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 28 июльдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәлгать Шәриповка, Гаптелмән Сәмигуллинга, Шура авылында яшәүче Әхмәтвәли Хәкимовка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медальләре тапшырды.
30.07.2018
Алар яхшы әзерләнгән
Район хуҗалыклары арасында урып–җыюга иң яхшы әзерләнүчеләр билгеле булды. Беренче урында “Курса МТСы” ширкәте. “Северный” хуҗалыгы – икенче, “Ватан” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре өченче урында. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.
29.07.2018
Бүген–иртәгә уракка төшәбез
Ындыр табакларында эш кайный, чистарталар, агарталар, чистарту, киптерү җайланмаларын көйлиләр. Алар яңа уңыш кайта башлаганчы әзер булырга тиеш.
28.07.2018
Бүген Казанбаш плотинасында «Фәйзуллин йөзүләре» булды
Үзенең 75 яшьлеген Равил Фәйзуллин Гариф Ахунов туган Өчиле авылы, Ахун чишмәсе янында әнә шулай билгеләп үтте. «Фәйзуллин йөзүләре»нең дә юбилее - 40нчысы булып чыкты бу.
27.07.2018
Ул матурлыкны ярата
Табигать юмартлыгына соклана-соклана чәчәкләрне карадык, фотоларга төштек. Төрледән–төрле чәчәкләр арасында “Күрегезче мине!” дигәндәй югарыга үрмәләгән роза гөле үзе бер могҗиза! Әйтерсең лә, биредә Сочи үзе!
26.07.2018
“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты
Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Арча районы Кушлавыч авылында “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.
25.07.2018
Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте
Бүген, 25 июльдә, Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте. Дөньяның төрле илләреннән килгән 150дән артык делегатны утырышның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итә. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.
24.07.2018
Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте
Вакыт искән җил кебек бик тиз үтә.Бөек җиңүнең 70 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә “Таттелеком” АҖ генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы җитәкчелегендә Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның мемориаль музей-утары ачылды.Өч ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.Шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр,вакыйгалар булган соң?
23.07.2018
Кушлавыч үзгәреш кичерә
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы зур горурлык.
21.07.2018
Легендар шәхес
Иске Ашыт авылында яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхрахманова Саяра Гыйбадулла кызына 90 яшь тулды. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
20.07.2018
Якташлары белән горурланалар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килде. Аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык. Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
19.07.2018
Амсар абый – атказанган хезмәткәр!
Яңа Кишеттә яшәүче Амсар Садыйковка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл жирлегеннән дә котладылар. Күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.
18.07.2018
Диас Вәлиевны искә алу
Арчаның «Казансу» паркында «Казан арты» тарих-этнография музее һәм Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре «Әдәби мәйдан»оештырып, драматург Диас Вәлиевны искә алу кичәсе үткәрделәр. Якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен яктыртылды, музей хезмәткәрләре Диас Вәлиевның «Тормыш бүләк итәм» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.
17.07.2018
Балтырган басып китмәсен
Безнең районда Сосновский балтырганы 42 гектар чамасы җир били, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ул “Ташкичү”, “Ашыт”, “Кырлай” хуҗалыкларына кергән авыллар тирәсен үз иткән. Әмма тагын да таралу куркынычы бар.
16.07.2018
Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды
Берара фермалар ябылып, халык эшкә шәһәргә китә һәм шунда төпләнеп тә кала башлагач, Урта бирәзәләр авыл бетә икән, дип борчылышканнар иде. Соңгы вакытта аларга канат чыккандай булды. Авылга яшьләрнең кайтуын, яңадан–яңа йортлар калкып чыгуын, балалар саны артуын, юллар төзекләндерелүен күреп торган Урта Бирәзә авылы халкы рухланып китте. Ямь өстенә ямь өстәп авылның нәкъ уртасында, иске клуб урынында өр–яңа клуб бинасы да калкып чыкты.
15.07.2018
Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды
Узган атнада Арчаның гуманитар-техник техникумы үзенә Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшүсмерләрне кабул итте. Кунакка килүчеләр 10 нан 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр иде.
14.07.2018
Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк
Дәүләтнең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программалары бар. Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары алар ярдәмендә терлек тораклары, машина–трактор парклары, остаханәләр төзәтә, силос–сенаж траншеялары төзи.
13.07.2018
Бәхетләре булсын гомерле
ЗАГСта узучы бәйрәмнәр җанга рәхәтлек, озак вакытка җитәрлек энергия бирә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСның Арча Мәдәният йортындагы бәйрәм залы районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләрен җыйды.
12.07.2018
Уңда – яңгыр, сулда – кояш
Соңгы көннәрдә район өстен каплаган кысыр болытлар яңгырлыга әйләнде. “Июль аенда Арчада 49 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Июль нормасы – 63 мм.
11.07.2018
Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне — 55 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
10.07.2018
Кушлавыч авылы үзгәреш кичерде
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы, күпмедер яшәве, районыбыз авылларында булуы – безнең өчен зур горурлык.
09.07.2018
Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылышына Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансмабле белән кайта. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
08.07.2018
Иң уңган кыз Өчиледә яши
Алсу – Өчиле кызы. Челтер чишмә суларыннан илһам, кояштан якты нур, сөйкемлелек, шаян җилләрдән наянлык туплап үсеп буйга җиткән дә, балачактан ук бөреләнгән хыялын тормышка ашыра башлаган. Ә ул хыял – сәхнә. Кечкенәдән биергә хирыс кызны әти-әнисе Арча сәнгать мәктәбенә алып килә. Ә ул серле дөнья кызны 5 ел буе бию серләренә өйрәткәннән соң да җибәрергә теләми – тагын өч елга зурлар төркемендә биергә калдыра, аннары тормышын бию дөньясы белән бәйли
07.07.2018
Ул һәрвакыт гадел булган
Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов Арча районы прокуроры булып 1970 елда билгеләнә һәм әлеге җаваплы вазыйфаны 15 ел башкара. Ул районда иң озак эшләгән прокурор. Аңа кадәр Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор булган. Прокуратура органнарында 38 ел эшләгән. Татарстан Республикасы прокуратурасының иң хөрмәтле ветераннарының берсе.
06.07.2018
Яңа Кырлайда җәй дә татарча
Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыя. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итә.
05.07.2018
Носы мәктәбе өч буынны очраштырды
Кояшлы, җылы июнь ае 29 елдан соң, 1988 — 1989 елгы чыгарылыш укучыларын, белем һәм тәрбия биргән туган мәктәбенә кабаттан җыйды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.
04.07.2018
Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
Быел Арча агросәнәгать һөнәри көллиятен 150 укучы тәмамлады. 30 июньдә аларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
03.07.2018
Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә
“ТНВ – Яңа гасыр” телевизион каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруларының берсе шагыйрә, популяр җырлар авторы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мөхәррире Сания Әхмәтҗановага багышланачак. Шушы көннәрдә телевидение шагыйрәнең туган ягына – Арча районының Курса Почмак авылына кайтып, туган нигезен, авыл мәктәбен, яңа ачылган Курсави чишмәсен, Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеген төшергән.
02.07.2018
Якташыбыз, җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди!
Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты. Җырчы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ни өчен бу рекламада төшүе турында сөйләде.
01.07.2018
Якташыбыз белән горурланабыз
Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Ул үзенең балачагын искә алып: “Документлар буенча мин, Казанбаш авылы малае, әмма нәни чактан шәһәрдә яшәдем. Шул ук вакытта тууым да гадәти түгел. Әнием, шәһәр врачы, мине табар алдыннан Казанбашка кайта. Вакыты җиткәч аны тарантас белән Арчага алып китәләр. Мин юлда туганмын, район больницасына җиткәч салам арасыннан табып алалар. Шуңа кечкенә чагымда Тарантас — малай, дип үртиләр иде”.
28.06.2018
Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде
Арчадагы “Эрудит” үсеш үзәгендә актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде. Аны Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Сибгатуллина алып барды. Ул безгә “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмы (анда төп рольне башкарды) аша таныш. Шулай ук без аны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, “Священная война” җыры белән Интернетны шаулаткан Арслан Сибгатуллинның әнисе буларак та беләбез.
27.06.2018
Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее!
Җәүдәт Фәйзрахманов — Казан дәүләт аграр университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995)
26.06.2018
Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты
Узган шимбәдә Арчада Гагарин кубогын каршы алдылар. Аны безгә континенталь хоккей лигасында беренчелекне яулаган һәм әлеге кубокка лаек булган “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы, якташыбыз Эмиль Гарипов алып кайтты. Район өчен, бигрәк тә хоккей спорты сөючеләр, уйнаучылар гына түгел, бу өлкәдә безнең төбәк елдан–ел зуррак уңышларга ирешә, җанатарлар өчен дә, чын вакыйга булды. Кубокны каршы алырга Арча үзәгенә районыбыз хоккейчылары, җанатарлары (күрше районнардан да килгәннәр) җыелган иде.
25.06.2018
Пошалым Сабантуенда
Быел Пошалымлылар Сабантуйны аеруча дулкынлану белән көтеп алды. Сәбәбе дә бар шул, күп еллар төрле урыннарда узганнан соң, Пошалым Сабантуе күпләребезнең балачагы турында матур хәтирәләр саклаган элекеге урынына әйләнеп кайтты.
25.06.2018
Әтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды
24 июньдә, Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.
24.06.2018
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Урта Бирәзә авылында узган Сабан туйда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле белән тәкә бүләк ителде.
23.06.2018
Ленин ролендә — Камил Саттаров
Арча районы үзешчәннәренең Казанда үткәрелгән иҗат концертларын сәхнәгә чыгаруга булышучы, районыбызның “Җидегән чишмә” һәм башка халык театрларына даими ярдәмен күрсәткән Камил абый Саттаров белән якыннан танышасы килә иде. Һәм бу теләк тормышка ашты. Без районның ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән сугыш елларында Камил Саттаров яшәгән Югары Сәрдә авылына юл тоттык.
22.06.2018
Арчада Хәтер көненә багышланган митинг узды
1941 елның 22 июне — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.
21.06.2018
«Татар кызы-2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
«Татар кызы-2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган «Татар кызы-2018» сайлап алу турында билгеле булды.
20.06.2018
Арчалар Барда җыенында булып кайтты
Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән.
19.06.2018
Курсада бәйрәм
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сабан батырларын мәйдан уртасына чакырып мактады, бүләкләде. Сабан батыры Мансур Хуҗиәхмәтов тәкә күтәреп мәйдан әйләнде.
18.06.2018
Арча Сабантуенда
17 июньдә Арчада район Сабантуе булды. Бәйрәмне тәбрикләү сүзе белән район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
17.06.2018
Арча муниципаль район башлыгының Сабантуй котлавы
Күп гасырлар дәвамында Сабантуй иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алган вакыйга булган һәм шулай булып кала. Сабантуй – безнең халыкның үзенчәлекле мәдәният чыганагы, милли рухның хәзинәсе һәм дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бетмәс–төкәнмәс тере чыганак буларак, ул буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итеп, безнең мәдәниятебезне баета.
16.06.2018
Тукайның нәсел сукмаклары
Габдулла Тукайның иң яраткан, ак фәрештәгә тиңләгән һәм “каберемдә ятсам да онытмам”, – дип язып калдырган Бибисаҗидә апасының нәсел җепләрен барлау аның якташлары – арчалар өчен дә кызыклы булыр.
15.06.2018
Арча тагын да матурланачак
Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 920 млн. сумлык 14 грант отты. Россия буенча барысы 80 грант. Безнең Арча шәһәре проекты да “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңышлы дип бәяләнде
14.06.2018
Арчабыз горурлыгы!
“Казан арты” тарих-этнография музеенда бер ел элек безнең арабыздан киткән, кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәте, тырышлыгы белән безгә үрнәк булган, үзеннән соң районыбыз тарихы, күренекле шәхесләре турында бик күп мәгълүматләр туплап калдырган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу һәм бу көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә булды.
13.06.2018
Пөшәңгәрдә Сабантуйга сөлге җыйдылар
Пөшәңгәр авылында элек-электəн килгəн йолаларның берсе — «Сөлге жыю йоласы». Милли бəйрəм Сабантуйны авылда көтеп алалар, бүләк җыю да авыл бәйрәменә әйләнә.
12.06.2018
Арчаның Җиңү паркында Россия көнен бәйрәм иттеләр
12 июньдә Арчаның Җиңү паркында район халкы Роосия көнен бәйрәм итте. Бәйрәмне Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы оештырган.
11.06.2018
Арчалыларны Симетбаш җыенына көтеп калабыз!
16 июнь көнне Арча районы Симетбаш авылында «Симетбаш җыены» узачак! Башлана 16.00 сәгатьтә. Халкыбызны көтеп калабыз.
10.06.2018
Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була
24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.
09.06.2018
Арчаның Чишмәле урамы юллы булды
“Арча хәбәрләре” газетасы һәр елны Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмә оештыра. Газета укучыларыбыз да үзләрен борчыган сораулар юллый. Арча шәһәренең Чишмәле урамында яшәүчеләр әлеге урамны төзекләндерүне үтенгәннәр иде. Шушы көннәрдә без бу урамда яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр алдык – урамга асфальт җәйгәннәр!
08.06.2018
Арчаның үзәк стадионында балачак бәйрәме була
9 июньдә Арчаның үзәк стадионында балачак бәйрәме уза. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
07.06.2018
“Җидегән чишмә” җырына – 40 ел
Һәр атнада телевидениенең ТНВ каналында “Ком сәгате” тапшыруы була. Аны якташыбыз, Өчиле авылы егете, журналист Данил Гыйниятоав мавыктыргыч итеп алып бара. Күптән тугел Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева белән булган әңгәмәне яратып карадык. Ул үзенең чыгышында кырык ел элек булган вакыйганы сөйләде
06.06.2018
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә фестиваль узды
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә (җитәкчесе Марат Котдусов) балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде.
05.06.2018
«Казан арты» музеенда Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу кичәсе була
Иртәгә «Казан арты» тарих-этнография муззенда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, туган төбәгенең тарихын, шәхесләрен өйрәнеп берничә китап язган автор ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ РИНАТ ӘХМӘТГАЛИ улын искә алу һәм яңа басылып чыккан китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе булачак
05.06.2018
Арчада һәр чәршәмбе ярминкә
Быел Арчада үз продукцияләрен сатарга теләгәннәр өчен уңайлыклар артты, махсус павильоннар барлыкка килде. Ачылган көненән башлап биредә сәүдә гөрли.
04.06.2018
Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле”
Мирҗәмдә яшәүче Бибисара Корбанованы 95 яшълек юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
03.06.2018
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев июнь аена фаразлар бирде
Балтач районында да бүген кар төшкән. Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев берничә көн элек боз да явып үтүен әйтте.
02.06.2018
Апаз авыл җирлегендә
Район иҗтимагый Советы палатасы әгъзалары Апаз авыл җирлегенең социаль-мәдәни объектларын карадылар. Шушы җирлектәге уңай күренешләрне һәм проблемаларны өйрәнделәр, фермер хуҗалыкларында булдылар.
01.06.2018
Иске Чүриле урта мәктәбе — беренче унлыкта!
Агач – җимеше, кеше–эше белән матур, ди татар халык мәкале. Әлеге мәкаль Иске Чүриле урта мәктәбендә укучы егет-кызлар һәм аларга белем- тәрбия бирүче мөгаллимнәргә бигрәк тә туры килә. Бу уку елы, чыннан да, җимешләргә бай булды. Район олимпиадаларында 10 җиңүче һәм 23 призер укучыларыбыз –куанычыбыз да, горурлыгыбыз да.
30.05.2018
Арча балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә сәләтле балалар
24 майда ике шатлык бергә туры килде: уку елы тәмамланды һәм Арчаның сәнгат мәктәбендә балалар әти-әниләренә, дәү әни-дәү әтиләренә үзләренең ел буе нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.
29.05.2018
Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр
Бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына багышланган маршрут Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары аша узачак.
28.05.2018
Яңа Кенәрдәге “Җиһангирлар паркы” проекты җиңеп чыкты
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайтының “Ачык Татарстан” бүлегендә сорау алу үткәрелгән. Анда һәрбер теркәлгән кулланучы 2019 елда төзекләндереләчәк җәмәгатьчелек мәйданын сайлый алган.
27.05.2018
«Казан арты» музеенда якташларын искә алдылар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килделәр.Бүген, 25 май көнне, аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык.
26.05.2018
Арча табиблары тарихка керде
Арчада хастаханә 1872 елда ачыла. 1877 елга кадәр ул дәвалау урыны дип атала. Хастаханә статусын алгач амбулатор, стационар һәм урынга барып дәвалау медицина хезмәтләре күрсәтелә. 1929–1930 елларда Интернационал һәм Галактионов урамнарында (хәзерге үзәк даруханә урынында) санэпидстанция һәм хатын-кызлар, балалар консультациясе төзелә.
25.05.2018
Илназ ГТО чемпионы исемен яулады
18-21 май көннәрендә Арча педагогия көллиятендә “Арча” спорт комплексында һәм стадионда Татарстанның ёөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында ГТО ның күптөрлелеге буенча финал ярышлары узды. Бу ярышларда шәһәрләрдән 38 һәм авыл җирлегеннән 20 команда катнашты. Ярышларда спортчылар 9 төр буенча көч сынашты.
25.05.2018
Фәрит Минхәеровны КОТЛЫЙБЫЗ!
Районыбызның күренекле педагогы Минхәеров Фәрит Фәтхи улы гражданнар оборонасы системасында озак еллар нәтиҗәле эшләве, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен “Гражданнар оборонасына 85 ел” медале белән бүләкләнде.
24.05.2018
Арча районы мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» чыңлады
Бүген Арча районы мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакырып соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Арчаның 5 нче гимназиясендәге бәйрәм чарасына муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.
23.05.2018
Кушлавыч ник бездән ерак? — «Ватаным Татарстан» газетасы
Болгар, Зөя утравы кебек төзек, заманча hәм бай тарихи hәйкәлләребез янәшәсендә татарның рухын ныгыта, күңелен күтәрә, зурлыгын тоярга ярдәм итә торган шундый ук Тукай урыннары булмаска тиешмени? Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Тукай эзләре буйлап «сәяхәте» вакытында уйлана һәм үз җавабын эзли.
22.05.2018
Арча батырларына тәкә бирелде
20 майда “Арча” спорт комплексында “Ак барс” агрокомплексы” призына 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча турнир үтте.
21.05.2018
Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабантуйга Гагарин кубогын алып кайта
“Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабантуй үткәрә, Гагарин кубогын да алып кайта, Данис Зарипов та кайта, дигән хәбәрләр таралды. Шуны ачыклау максатыннан Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага мөрәҗәгать иттек.
21.05.2018
Яңасалада үрнәк гаиләләр яши
19 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Яңасала мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре бик матур, тәрбияви кыйммәткә ия булган “Парлы үтсен гомерләр” дигән бик күркәм бәйрәм кичәсе оештырдылар.
20.05.2018
Алтын куллы Гайшә апа эшләнмәләре
Гайшә апа Якупова белән без күптәннән танышлар. Аның бик күпләргә үрнәк булырлык батырлыгы, юлларында очраган авырлыкларны, ачы күз яшьләрен эченә йотып булса да җиңеп чыга алуы, сәхнәдә үзенә күңел тынычлыгы, тормыштан ямь табып яшәве турында яхшы беләм. Аралашып торсак та, Гайшә апа белән һәр очрашу миңа һәрвакыт бер яңалык китерә.
19.05.2018
Аның кебекләр сирәк
Галәвиевлар 2000 елдан үз хуҗалыкларында күпләп терлекләр асрыйлар. Биш сыердан башласалар, таналарны калдырып килеп, саннарын гел арттыралар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта бозаулар белән бергә барысы 34 баш терлек (19ы сыер).
18.05.2018
Арчада “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды
Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды. Анда Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Апас, Арча, Биектау, Кайбыч районнарыннан татар кызлары катнашты
17.05.2018
Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабында Арча районы укучылары бүләкләнде
16 нчы май көнне Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр. Районыбызның 8 укучысы һәм укытучылары әлеге тантанада катнашып дәрәҗәле бүләкләр алып кайтты.
16.05.2018
Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев
Зиннур Тимергалиевка 43 яшь. Ул 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә туа. Зиннур Тимергалиев 1991 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үти. Аннан соң 1996-2008 елларда МВД системасында эшли. Зиннур Тимергалиев Арчада яшәп иҗат итә. Быел Татарстан Язучылар берлеге секция утырышында һәвәскәр язучының иҗаты тикшерелеп, уңай бәя алды.
15.05.2018
«Иске –Казан түгәрәк уены» фестивалендә арчалар да катнашты
12 майда Биектау районы Шәпше авылында «Иске –Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән «Гөсләчеләр» ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салах улы) катнашты һәм «Гөсләдә уйнау» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
14.05.2018
Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз!
14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
13.05.2018
Яхшы эшләүчеләргә бүләкләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 13 майда язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән “Яңарыш” ширкәте механизаторы Рәис Солтановка, “Игенче” ширкәте механизаторы Марат Абдуллинга, “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Ленар Сафинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
12.05.2018
«Арча» спорт мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган «Ачык ишекләр көне» узды
10 мая в спортивном зале отделения бокса ДЮСШ «Арча» прошло
спортивно-массовое мероприятие «День открытых дверей»
11.05.2018
«Ятаган» 1 нче дәрәҗә лауреат булды
Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды. «Халык уен кораллары» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле, кубызчылар һәм курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучы Альберт Гайнетдинов). «Курай» (аерым башкару) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова — I дәрәҗә дипломант, Әмир Хафизов — III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучы Альберт Гайнетдинов), Платон Будков I дәрәҗә дипломант исемен яулады (укытучы Айгөл Гарифуллина).
10.05.2018
«Арча кичләре» бәйрәмендә
09.05.2018
Арчада бәйрәм
9 майда Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.
09.05.2018
Якташыбыз, Арча егете Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнгән
Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатның биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнү һәм саклап калу программасында катнашкан. Искәндәр Нәбиуллин үзе эшләгән гимназиядә Коста-Рикада төшергән тере табигать фоторәсемнәреннән күргәзмә ясаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
08.05.2018
Исемнәре яши мәңгегә
Гөберчәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 116 ир-егет китә. Шуның 69ы һәлак булып, туган җиренә 47се генә исән-сау әйләнеп кайта. Алар арасында кайсы аягын, кайсы кулын, кайсы күзен югалтып кайткан кешеләр. Күпме бала әтисез, күпме ана баласыз калган вакытлар. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Инде әтисез үскән буын сафы да елдан–ел кими бара.