События

Яшьнәп яшәргә кирәк 06.03.2022

Яшьнәп яшәргә кирәк

Арча Мәдәният йортында “Яшьнәп яшәргә кирәк” дигән сценарийлар җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

Үзенчәлекле килеп чыкты. Арча сәхнәсендә үткән башка чаралардан аерылып торды. Яңа сулыш сизелде. Оештыручыларның зур тырышлык куйганнары күренеп торды.

Җыентык туган телебезнең сафлыгын, туган төбәгебезнең тарихын, рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүне күз алдында тотып төзелгән. Анда район мәдәният хезмәткәрләренең сценарийлары тупланган. “Барлыгы 73 сценарий урын алды. Барысы да мәдәният йортлары һәм клубларында куелган чаралар. Уртак тырышлыгыбыз“, – диде төзүчесе Арча Мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Лилия Дәүләтбаева.

– Аны җыентык дию дөрес тә булмас. Күләмле китап ул. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның телләрен саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү” гранты нигезендә финансланып, нәшер ителде. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

“Яшьнәп яшәргә кирәк” китабына календарь бәйрәмнәр, тематик чаралар, фольклор кичәләр сценарийлары кертелгән. “Бәбигә исем эзләү” фольклор күренешен тамашачыларга да күрсәттеләр. Балага исемне күрше-күлән, туган-тумача бергә җыелып борынгы йолалар буенча сайлаган, исеме җисеменә туры килүен теләгәннәр. “Җыен” дигән бәйрәмне дә сәхнәгә куйдылар. Кара-каршы җырлаулар, биюләр, уеннар белән. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” бию төркеме чыгышы ул көнне барлык тамашачыларны сокландырды.

– Бу китапка кертелгән барлык чараларны мә-дәният кенә түгел, мәгариф хезмәткәрләре дә куллана ала, – диде  чарада катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков. – Кызыклы үрнәкләрне видеога төшереп, балаларга җиткерик. Арча мәдәният хезмәткәрләре башкарган эш башка районнар өчен дә үрнәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yashnp-yashrg-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение