События

Үткәне сокланырлык 05.03.2022

Үткәне сокланырлык

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев үзләре белән булган бер кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Кызыклы дигәч тә, башланып киткәндә алар өчен бер кызыгы да булмый аның. Әлеге ширкәт – орлыкчылык хуҗалыгы, яңа сортлар үрчетеп, аларны сынап илнең төрле төбәкләренә саталар. Билгеле инде, мондый орлыклар гадәтиләреннән күпкә кыйммәтрәк.

– Бодай симәнәсе, элиталы, арадашчылар алып китте моны. Күпмедер вакыт узгач югарыдагы хуҗалардан хәбәр килә, сыйфатсыз, калдык орлык-лар саткансыз, андагылар дәгъва белдерә, ниткән хәл бу һ.б.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл абый бик принципиаль кеше, ул, кемнең кем булуына карамастан, беркайчан да сыйфатсыз орлыкка беркетмә тутырып бирми! Без, агрономнар, моны бик яхшы беләбез. Югарыдагыларга нәрсә, алар барыгыз, урында ачыклагыз, диделәр. Рүзәл абый, Теләчедәге хезмәттәшебез белән Киров өлкәсенә чыгып киттек.

Болар Киров өлкәсендәге хезмәттәшләре янына барып төшә. Хатын-кыз икән боларның җитәкчеләре, Рүзәл Габделфәрт улы матур гына итеп, җайлап сөйләшә. Закон нигезендә пробаны кем алып килгәнлеген белешә. Бер хуҗалыкның агрономы алып килгән икән. Ә аның моның өчен сертификаты юк! Орлыкларның законда каралган тәртиптә пробасын алып яңадан тикшертүгә бирәләр. Нәтиҗәләр – идеальный! Андагы белгечләр Рүзәл Габделфәрт улының үз-үзен тотышына, төпле белеменә, зыялылыгына

сокланып, шаккатып калалар. Ул ширкәт һәм районның гына түгел, республиканың да абруен яклап кайта!

– Рүзәл абый белән күрешкәләп йөрсәк тә, аның белән чынлап торып бергә эшли башлау 2004 елда башланды, – ди “Игенче” ширкәтенең баш агрономы Марат Вахитов. – Мине Арча орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе итеп куйдылар, ул Яңа Кенәрдәге инспекция җитәкчесе иде. Бу яңа эштә Рүзәл абый чын киңәшче, хезмәттәш, дус һәм укытучы булды. 2008 елда ике инспекцияне берләштерделәр, Рүзәл Габделфәрт улы аның җитәкчесе итеп билгеләнде, мин яңа оешкан “Игенче” хуҗалыгына баш агроном булып урнаштым. Рүзәл абый белән аралашмый, киңәшми калган көн юк. Алар янына үз өемә кергән кебек килеп керәм.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Хәниф Әхмәтов Рүзәл Габделфәрт улы, аның гаиләсе кебек күршеләр булу үзе зур бәхет, ди. “30 елдан артык күршеләр булып яшибез, бик яхшы, тыныч гаилә. Үзебез өйдә булмаганда да тыныч без, алар һәрвакыт күз-колак булып тора. Бакча тутырып чәчәкләр үстерәләр, һәрвакыт чисталык. Хатыны Фәридә шәфкать туташы, бик сабыр, кешелекле алар”.

– Рүзәл белән без Яңа Кенәр мәктәбендә ун ел бергә укыдык, – ди сыйныфташы Ландыш Әлтаф  кызы. – Ул үзенең олыларча фикер йөртүе, бар нәрсәгә җитди карашы, классташларга, бигрәк тә  классташ кызларга, ихтирамлы һәм ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Яшьтән әтисез калу аны зур гаиләдә бик иртә хуҗа булып яшәргә өйрәтте.  Әнисе Әкълимә апа да гаиләдәге бердәнбер егетне гаилә өчен, якыннары өчен җавапчыл итеп, чын ир-егет итеп үстерде. Бүгенге көндә дә Рүзәлнең гаиләсендә булсынмы, җаваплы эшендәме, тормыштагы гамәлләрдәме – бар җирдә дә чын ирләргә хас булган тәртип. Без аның белән горурланабыз!

Рүзәл Мортазинның үзе, гаиләсе белән дә якыннанрак танышырга вакыт җиткәндер. Ул 1962 елда Яңа Кенәр авылында туа. Әтисе “Северный” совхозында баш инженер, совхоз директоры, “Сельхозтехника”ның Яңа Кенәр бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. 1972 елда фаҗигале төстә гомере өзелә.

Әнисе Әкълимәнең балачагы сугыш елларына туры килә. 7нче сыйныфтан башлап өч ел дәресләрдән соң китапханәдә эшли. Мәктәпне тәмамлагач институтка укырга керә. Озак еллар үзеш-чән сәнгатьтә катнаша. Салих Хисмәтуллин җитәкчелегендәге хорда җырчы була. 1953 елда Бөтенсоюз смотрында катнаша. Татарстанның әдәбият, сәнгать ункөн-легендә Мәскәүдә чыгыш ясыйлар. Шушмабаш, Яңа Кенәр мәктәпләрендә укыта. Тол калып дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Гүзәл гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлады. Розалия икътисадчы, Рәзинә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлегендә агроном.

Рүзәл Габделфәрт улы 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим-агроном. Районыбызның “Ракета” колхозында баш агроном булып эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач эшен дәвам итә. 1991 елда Яңа Кенәрдә орлык инспекциясе оеша һәм аны шуның җитәкчесе итеп билгелиләр.

Яңа Кырлай кызы Фәридә белән гаилә коралар, һәркем сокланырлык гомер кичерәләр. Өлкән кызлары Гөлназ Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгында эшли. Уртанчысы Гөлгенә укытучы. Уллары Инсаф 11нче сыйныфта укый.

Әлеге гаиләнең тагын бер сокланырлык ягы бар. Әниләре Әкълимә апа 91 яшькә кадәр кадер-хөрмәттә яшәп бакый дөньяга күчте. Рүзәл Габделфәрт улының апасы һәм сеңлесе дә шунда гомер итә. Мондый мисалларны эзләп табуы кыен.

Рүзәл Мортазин үзенең хезмәтләре өчен күп бүләк-ләргә лаек булды. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Ничек өлгерә диген, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша ул. Егерме елдан артык урта мәктәптә ата-аналар комитетын җитәкли. Яңа Кенәр мәдәният йортының инструменталь ансамбле җитәкчесе, баянда, курайда искиткеч итеп уйный.

Юбилеең белән, Рүзәл Габделфәрт улы! Киләчәктә дә шулай матур яшәргә язсын!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tkne-soklanyrlyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение