События

"Казан арты" тарих-этнография музеенда Рузалия Насибуллинаның китабын тәкъдим иттеләр 15.03.2022

"Казан арты" тарих-этнография музеенда Рузалия Насибуллинаның китабын тәкъдим иттеләр

Якташыбыз Рузалия Насыйбуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.

Татар халкының элеккеге заманнардан безнең көннәргә кадәр сакланган бәйрәмнәре, йолалары,  кабатланмас гореф-гадәтләре бар. Алар халыкта милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән китап та бу юнәлештәге хезмәтләрнең нәтиҗәсе. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  яктырткан китап безгә  күптәннән кирәк иде. Һәм менә, ниһаять Рузалия Ибраһим кызы әлеге хыялыбызны тормышка ашырды. “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.


Бүгенге җылы очрашу кичәсе Ташкичү авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Өммегөлсем” фольклор коллективының “Су буенда кер чайкау”  фольклор күренеше белән башланып китте. Шулай ук Арча ветераннар советы рәисе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы, “ Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Файзрахманова Халидә Габдулхак кызы, Ташкичү төп гомум белем бирү мәктәбе директоры Сабирҗанова Гөлия Радик  кызы, Плодосовхоз  клубы мөдире Гарифуллина Нәсимә Гайнетдин кызы, Рузалия Ибраһим кызының укучылары, хезмәттәшләре, районыбызның татар теле укытучылары, китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре, Арча педагогия көллияте студентлары  да катнашты, алар һәрберсе үзләренең ихлас теләкләрен теләп, “Мирас булып калсын” исемле китап турында төпле фикерләрен әйттеләр. “Алифба” музее җитәкчесе Тазиев Дамир, сәхнә ветераннары  Шәвәлиев Рәшит, Хәйретдинов Фарук абыйларның моңлы җырлары , “Өммегөлсем” фольклор коллективының “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” күренеше бүгенге кичәгә ямь өстәде. Яңа Кенәр авылы  китапханәчеләре Рузалия Насибуллинаның “Исәннәр бер күрешә” мелодраммасыннан өзек тәкъдим иттеләр. 
Китап авторы Рузалия ханым: «Бу китап мәдәният, музей  хезмәткәрләренә, фольклор коллективы җитәкчеләренә ярдәмлек булыр дип ышанам. Шушы вакытта гына мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм. Миннән дә халкыма мирас булып калсын» , — дип кичәне йомгаклап, үзенең теләкләрен җиткерде
Милли йолаларыбызны,  бәйрәмнәребезне үткәрү тәртипләрен күрсәтеп сценарийлар язу бик зур хезмәт сорый. Рузалия апа шуларны туплап, барлап  китап чыгаруга алына һәм булдырып та чыга. Еллар үтәр, буыннар алмашыныр, бу китап мәңге яшәр, китапханәләребездә, музейларыбызда, өйләребездәге китап киштәләрендә сакланыр, гореф-гадәтләребезне сакларга, үстерергә кирәклекне искәртеп торыр. Арча халкы өчен, һәркем өчен зур горурлык бу китап. Рәхмәт Рузалия апа, Сезгә  яңа иҗат уңышлары телибез.

Гөлүсә Хаҗиева

Фотолар "Казан арты" тарих-этнография музее архивыннан


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazan-arty-tarikh-etnografiya-muzeenda-ruzaliya-nasibullin...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение