События

Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете 14.03.2022

Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете

Батырлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете Зөлфәт Галиуллин. 7 март көнне булган янгында үз сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп ут эченә кереп 30 млн. сумлык Кейс тракторын алып чыкты. Аңа шушы батырлыгы өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яңа Кишет гаражында эретеп ябыштыру эшләрен алып барганда янгын чыга.

Бинаны тиз арада төтен баса. Яңа кайткан 30 млн.сумлык тракторны шунда керткән булалар.

- Мин бу вакытта Иске Кишеттә паркта үземә беркетелгән агрегатларны көйли идем, - ди Зөлфәт Галиуллин. - Төтенне күрүгә шунда ашыктык.

Зөлфәтнең куәтле тракторда эшләү тәҗрибәсе бар. Әмма гаражда берни күрерлек булмый. "Башта без ул тракторны өстерәтеп алып чыкмакчы булдык. Әмма барып чыкмады. Шуннан капшап кабинага мендек, тиз кабынды үзе, чыгу юлын кычкырып, куллар белән ишарәләп күрсәтеп тордылар."

Узган шимбәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов батыр егеткә Рәхмәт хаты , бүләк тапшырды. Ширкәт җитәкчесе акчалата премия белән бүләкләде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iske-kishet-avylyny-kurku-belms-batyr-egete


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение