События

Арчада “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестиваленең зона этабы старт алды 17.03.2022

Арчада “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестиваленең зона этабы старт алды

17-19 март көннәрендә Арчада «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы уза. Фестивальдә катнашу өчен районыбызга 7 районнан катнашучылар җыелды.

Арча районыннан кала Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан килүчеләр бар.

Бүген Әтнә, Теләче һәм Арча районнарыннан иң талантлы балалар чыгыш ясаячак. Барысы 120 йолдызчык сәхнә түрен балкытачак.  

Катнашучыларның барлык чыгышларын http://yold.ru сайтындагы туры эфирда карарга мөмкин.

Бүген көндезге сәг. 10нан 2гә кадәр Әтнә һәм Теләче районнарыннан килгән катнашучылар чыгыш ясаячак. Көндезге сәг. 3тән кичке 8гә кадәр үзебезнең балаларыбызның чыгышлары тыңланачак. 

Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына сайлап алыначак, ул 19 мартта 18.00 сәгатьтә узачак.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-sozvezdie-yoldyzlyk-2022-festivalene-zona-etaby-st...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение