События

Камилла Прахова: "Буем кыска булу сәбәпле, узган ел финалга узмадым" 18.03.2022

Камилла Прахова: "Буем кыска булу сәбәпле, узган ел финалга узмадым"

Самарада “Россия студентлар язы” XXX фестивале “Россия студентлар гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгедә Арча кызы Камилла Прахова җиңүче исеменә лаек булды.

Җиңүче таҗын алучы райондашыбыз безнең белән дә үзенең хис-кичерешләре, бәйгенең истәлекле мизгелләре белән бүлеште.

– Җиңәрмен дип уйламадым, минем өчен бөтенләй көтелмәгән җиңү булды бу. Әлеге бәйрәмнән ләззәт алып, бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгына сокланып катнаштым.


– Мондый зур бәйгедә һәркем катнаша алмый. Ничек уздың бирегә?

– Кызларның матурлыгын һәм талантларын бәяләүче әлеге бәйгегә мин кастинг аша уздым. Үзең турында презентация һәм иҗади чыгыш әзерләргә кирәк иде. Бәйгегә катнашачагымны белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Финалга узучы 12 кыз арасына керергә дигән максат куйдым үземә. Катнашучылар арасында җиңүгә лаеклылар күп иде. Илебезнең 44 төбәгеннән 56 студент кыз үзара көч сынаштык. Узган ел да җиңүче кыз Татарстаннан булды. Быел әлеге бәхет миңа елмайды.

– Әлеге бәйгедә ничәнче тапкыр катнашасың?

– “Россия студентлар гүзәле” бәйгесе быел сигезенче тапкыр узды. Мин беренче тапкыр катнаштым. Моңарчы мин үз көчемне шундый ук бәйгенең Татарстан күләмендә булганында сынап караган идем. Тик буем кыска булу сәбәпле, финалга узмадым. Быелгы бәйгедә дә шул күрсәткечем миңа каршы уйнар дип уйлаган идем. Бәйге алдыннан шул курку гына булды.

– Россиякүләм бәйгедә җиңү сиңа нәрсә бирде?

– Үз-үземә ышанучанлыгым артты. Тик шул ук вакытта бу җиңү миңа зур җаваплылык өстәде. Чөнки хәзер мин илдәге барлык студентларның йөзе булып торам. Төрледән-төрле егет-кызларны җыйган студентлар төркеменең матурлыгын һәм сәләтләрен күрсәтү бу бик зур җаваплылык. Җиңү белән, минем алда зур мөмкинлекләр дә ачылды. Май аенда узачак “Россия студентлар язы” фестиваленең 30нчы юбилей тантанасында катнашачакмын. Бу Самарада узачак искиткеч зур шоу булачак.

– Камилла, үзең белән якыннанрак таныштырып кит әле.  

– Мин Арчада туып-үскән кыз. Гаиләдә без дүрт кеше: әтием, әнием, сеңлем һәм мин. Кечкенәдән иҗатка гашыйк булып үстем, кызыксынуларым күп иде. Бөтен нәрсәне өйрәнәсем, беләсем килде. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә уку белән бергә, төрле түгәрәкләргә йөрдем, барысына да өлгерергә тырыштым. Арчадагы “Ар-и-эль” хореография коллективында шөгыльләндем, алып баручы буларак та чыгышларым күп булды. Җиңүләрем өчен барлык укытучыларыма, тәрбиячеләремә рәхмәтлемен. Минем уңышларымда аларның да өлешләре зур. Бүгенге көндә Казан милли технология тикшеренү университетында укыйм. Вакыйгаларга, күңелле мизгелләргә бай студент тормышым турында сәгатьләр буе сөйли алам. Бүгенге көндә минем биотехник системалар һәм технологияләр белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәм бар. Хәзер магистратураның 1 курсында белем алам. Укудан тыш “Созвездие-Йолдызлык” фестивале проектларында эшлим, “Юнармия”, “Укучылар хәрәкәте”, “Татарстан варислары берлеге” балалар-яшүсмерләр хәрәкәтләренең кураторы булып торам, студентлар театрында чыгышлар ясыйм. Гомумән, тик утырырга яратмыйм. Кешеләр белән аралашырга, гел хәрәкәттә булырга яратам.

– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

– Беренче чиратта яхшы кеше буласым килә. Уңай эмоцияләр кичергән, күпкә ирешкән  бәхетле кеше булырга телим. Һөнәргә килгәндә, ничек кенә сәер яңгыраса да, мин аны әле сайламадым. Минем кызыксынуларым шуның кадәр күп, һәр өлкәдә үземне сынап карыйсым килә. Педагог буларак балалар белән дә эшләдем, кибеттә дә эшләп караганым булды, сәхнәдә булу да миңа бик ошый. Шуны гына төгәл әйтә алам, мин иҗади кеше. Булачак һөнәрем дә теге яки бу дәрәҗәдә шул юнәлеш белән бәйле булыр, мөгаен.    





Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kamilla-prakhova-buem-kyska-bulu-sbple-uzgan-el-finalga-uz...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение