События

Арчада «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте 24.03.2022

Арчада «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте

Барысы 6 районнан 81 укучының эше каралды.

Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үткәрелде.

Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан уздырыла.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергәләп татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында оештырылды. Арча зона этабына кергән 6 районнан 81 укучының эшен мөхтәрәм жюри әгъ залары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы белгече Рүзәл Кәримов, татар язучысы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон, язучы, драматург Рәдиф Сәгъди, драматург Данил Сәлихов бәяләде.

Энҗе Мостафина, район мәгариф идарәсе методисты
Фотолар район мәгариф идарәсе архивыннан

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-ilam-btenrossiya-yash-yazuchylar-bygesene-zona-etaby-tte

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение