События

Арча шәһәрендә яшәүче Адилә Сабировага ярдәм кирәк! 29.03.2022

Арча шәһәрендә яшәүче Адилә Сабировага ярдәм кирәк!

7 айлык Адилә Сабирова битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ.

Арча шәһәрендә яшәүче 7 айлык Адилә Сабирова бүген олы йөрәкле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Ул кыска эчәк синдромы белән интегә.

Бер елга җитәрлек дәвалау курсы 2 370 403 сум тора.

Гаилә 1 846 487 сумны җыя алган инде.

Бүгенге көндә 523 916 сум акча кирәк.

“Кызым дөньяга туганчы ук УЗИ үткәргән табиб анда эчәк үткәрмәүчәнлеге икәнен ачыклады. Дөньяга килү белән Адиләне балалар хастаханәсенә күчерделәр һәм операция ясадылар. Уникеилле эчәкнең зарарланган өлешен алып ташладылар. Операция уңышлы үтте, ике атнадан без өйгә кайттык. Ай ярымнан Адиләдә кисәк коса башлады. Без яңадан табибка киттек. Тикшерү нәтиҗәләре нечкә эчәклек үткәрмәүчәнлеген (непроходимостҗ тонкого кишечника) һәм эчәкнең бер өлешенең үлүен (некроз кишки) күрсәтте. Хирурглар аңа өч операция ясады. Эчәклекнең күп өлешен алып ташларга туры килде. Шул сәбәпле кызыбызның организмы сабыйлар азыгын үзләштерә алмый. Эчәклек тиешенчә эшли башласын өчен вакыт кирәк. Бүген Адилә азыкны кан тамырлар аша (внутривенно) ала. Аз-азлап смесь та бирә башладык. Бүгенге көндә Адиләгә кыйммәтле дәвалау курсы, кан тамырлары аша ашату өчен препаратлар һәм аларны кертү өчен материаллар кирәк. Кызганычка каршы, алар ташламалы дарулар исемлегенә кертелмәгән. Безнең гаилә өчен бу зур сумма. Гаиләдә ирем генә эшли. Ике балабыз бар. Мин балаларны карыйм. Зинһар, ярдәм итегез”, – ди Адиләнең әнисе Ләйсән Сабирова.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбер картасы

2200 5301 4814 9263

Сабирова Лейсан Ракифовна,

89372865947 номерына беркетелгән.

Булдыра алганча якташбызыга ярдәм кулы сузыйк!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-shrend-yashche-adil-sabirovaga-yardm-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение