События

Районыбызда тагын бер мәчет ачылды 03.04.2022

Районыбызда тагын бер мәчет ачылды

Әле узган елның көзендә генә төзелә башлаган Зур Бирәзә мәчетендә бүген намазлар укыла.

Дөньяда шундый кешеләр бар - алар нәрсәгә генә тотынсалар да аны ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарып чыгарга тырыша . Шундый мөхтәрәм якташларыбызның берсе - Рүзәл ага Гәрәев. Ул җитәкләгән "АТП" ширкәте районыбыздагы иң алдынгы оешмаларның берсе. Андагы тәртипкә исең китәрлек. Нинди авыр елларда да заманның авыр җилләренә бирешмәде ул. Һәм, әлбәттә, бу иң беренче чиратта җитәкченең тырышлыгы, үҗәтлеге, алдан күреп эш итә белүе нәтиҗәсе. Ләкин бүген сүзебез ул турыда түгел. 

Октябрь аенда гына нигез салынган Зур Бирәзә мәчетендә декабрь азагында ай куелыр , беренче җомга укылыр , ә Рамазан ае башында мәчет төзелеп бетеп ишекләрен ачар дисәләр, мин дә ышанмас идем. Ләкин, әйткәнемчә, Рүзәл ага сүзен аек астына сала торган кеше түгел. Ул бу эшкә алынган көннән бирле биредә эш кайнап торды. Һәм менә районыбызда тагын бер мәһабәт Аллаһ йорты тирә якка ямь биреп биш вакыт намазга дәшеп тора башлады. Мәчет искиткеч зәвык белән эшләнгән, анда кергәч чыгасы килми. Биредә хатын-кыздар өчен аерым намаз залы да, мәдрәсә бүлмәсе дә эшләнгән.

2 апрельдә бирегә җыелган мөселманнар өчен Рүзәл ага һәм аның тормыш иптәше Фәридә ханым ифтар мәҗлесе оештырдылар. Ахшам намазы алдыннан Рәвис хәзрәт уразаның саваплары турында бик үтемле вәгазь сөйләде,авыз ачып ахшам намазы укыганнан соң дин тотучылар "Венеция" ресторанында ифтарга җыйналдылар. Транспорты булмаганнарны автобус белән йөртү дә оештырылган иде. Мәҗлестә катнашучылар Зур Бирәзә халкы исеменнән Гәрәевләр гаиләсенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан яңа мәчеттә тәравих намазы да укылды. 

Изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын мулдан бирсен, Рүзәл ага һәм Фәридә ханым !


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/zur-birz-avyly-ichetend-travikh-namazlary-ukyla-bashlady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение