События

Сугыш чоры шаһитлары китә... 09.04.2022

Сугыш чоры шаһитлары китә...

Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итте.

- Бүген Төбәк-Чокырча авылыннан ветеран Дементьева Антонина Ивановна вафат булган, дип хәбәр итте Рәмзия Хәмидуллина. - Музейга өченче мэктэпкэ килэ иде, балаларга сугыш елларында Арча халкының җиңүгә нинди өлеш керткэнен сөйли иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Антонина Ивановна 1928 елда Төбәк Чокырча авылында туган. Шунда гомер иткән. Улы вафат инде. Кызы Мәскәүдә яши. Медицина фәннәре кандидаты. Сугыш башланганда Антонинага 13 яшь була. Ул медицина мәктәбен тәмамлый. Эвагоспитальдә эшли. Ә госпиталь сугыш вакытында Арчаның 3нче мәктәбе урынында була. Мәктәпкә балалар белән очрашуга килгәч ул сугыш чорын сөйли торган була. Бик авыр еллар иде, дип сөйли ул.  Арчадагы немец әсирләре турында да сөйли. Аяклы тарихлар әкренләп китеп бара... Урыннары оҗмахта булсын.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugysh-chory-shaitlary-kit


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение