События

Арчада “Абилимпикс – 2022” милли чемпионатының төбәк этабы уза 13.04.2022

Арчада “Абилимпикс – 2022” милли чемпионатының төбәк этабы уза

Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча көч сынаша.

Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында “Абилимпикс – 2022” һөнәри осталык бәйгесе VIII Милли чемпионатының төбәк этабы уза.

Абилимпикс – ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөкинлекләр олимпиадасы. Анда 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге катнашучылар “Укучылар”, “Студентлар” һәм “Белгечләр” категорияләре буенча катнаша ала.

Татарстанда “Абилимпикс” төбәк чемпионаты барысы 12 шәһәрдә 35 мәйданчыкта уза. Чемпионатта 87 юнәлеш буенча 940 кеше катнаша.  Чемпионат мөмкинлекләре чикле кешеләрне киләчәктә эш белән тәэмин итү, өйрәтү һәм шартлар тудыру максатында үткәрелә.

Арча педагогия көллиятендә катнашучылар “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча көчләрен сыный. Биредә бүген республиканың 13 уку йортыннан килгән 34 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтә.

Чемпионатны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, “Абилимпикс” хәрәкәте партнерлары координацион советы вәкиле Елизавета Левитто сәламләде.

“Арча педагогия көллияте чираттагы төбәк этабын үткәрү өчен мәйданчык булып тора. “Абилимпикс” ярышларының ике юнәлеше безнең көллияттә инде дүрт ел дәвамында үткәрелеп килә. Без моңа бик шат. Һәр юнәлеш буенча җиңүчеләребез Милли чемпионатта да уңышлы чыгыш ясый. Шулай ук бездә дөнья чемпионатына чыгучылар бар. Безнең вәкилләребез әлеге ярышларда Россия Федерациясен лаеклы яклар, дип ышанабыз”, – диде Гөлнара Гарипова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашучылар белән соклануын белдерде.

“Чикле мөмкинлекләргә кармастан, сез үзегездә көч, теләк табып, яңа юнәлешләр ачасыз. Монда сез яңа дуслар, яңа кешеләр белән танышып, үзегезнең мөмкинлекләрне арттырасыз. Уңышлар сезгә”, – диде ул.

“Абилиспикс” хәрәкәте партнерлары координацион советы вәкиле, сәламәтлек саклау, күчемсез милекне проектлау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Елизавета Левитто шулай ук катнашучыларга уңашлар теләде.

“Бүген сезнең һәрберегез үзен күрсәтә ала. Әлеге чемпионатта катнашу сезнең тормышыгызда мөһим вакыйга булыр һәм һөнәри остлылыгызны камилләштерүгә ярдәм итәр, дип ышанам”, – диде ул.

“Ыргак белән бәйләү” юнәлешендә катнашучы укучылар 3 сәгать эчендә пляж сумкасы бәйләргә тиеш. Студентлар исә 3,5 сәгать эчендә “Ябалак” сумкасын бәйләсә, белгечләр 4 сәгать эчендә рюкзак бәйләргә тиеш.

“Энә белән бәйләү” юнәлешендә укучылар чәйнек өчен җылыткыч, студентлар белән белгечләр – хатын-кызлар баш киеме бәйләргә тиеш. Биремнәрне үтәү өчен кучыларга – 3, студентлар белән белгечләргә – 4әр сәгать вакыт бирелә.

Төбәк чемпионаты җиңүчеләре Татарстан данын августта Мәскәүдә узачак VIII Милли чемпионатта яклаячак. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-abilimpiks-2022-milli-chempionatyny-tbk-etaby-uza


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение