События

Тырышкан ташка да кадак кагар 17.04.2022

Тырышкан ташка да кадак кагар

Инсаф Мөхәммәтгалиев Чаллыда үткән “Татар егете – 2022” бәйгесендә катнашып, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яулаган.

Бу бәйге егерме елдан артык үткәрелеп килә. Анда 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге татар егетләре төрле яктан үзләрен сыный. Арча районыннан да ел да диярлек бәйгегә баручылар булган, әмма моңа кадәр анда укучылар, студентлар катнашкан. Ә быел мәдәният өлкәсенә дә “Татар егете–2022” бәйгесенә катнашырга дигән тәкъдим килгән. Һәм ике дә уйламыйча җор күңелле, юмор хисенә бай, чибәр, уңган Инсафны сайлап алганнар.

  – Миңа быел 25 яшь. Икенче елга катнаша да алмас идем. Ризалаштым. Әмма әзерлек вакыты бик кысан булды. Тиз генә минем турында видео эшләп җибәрдек, ике теманың берсен сайлап эссе яздым, – диде Инсаф. – Озак көттерми 29 мартта Чаллыда үтәсе финал ярышына чакырып хәбәр дә килде. 98 кешедән 10ны сайлап алганнар. Шул ун арасында мин дә бар.

Финалга эләккән егетләрне яхшылап, һәрьяктан сыныйлар. Сәхнәдә татар егете нинди булырга тиеш? Шушы сорауга җавап итеп финалист үз-үзен күрсәтергә тиеш. Кешенең таланты көтмәгәндә ачыла бит. Моңарчы аз-маз шигырьләр иҗат иткән Инсаф үзе белән таныштырганда да шигърияткә мөрәҗәгать итә. Кызыклы итеп, юмор да кыстырып, үзе турында шигырь юллары белән сөйләп китә ул. Татар йолаларын, күренекле шәхесләрне белүләрен дә тикшерәләр егетләрнең. Викторина сораулары да егеттә авырлык тудырмый.

– Тагын бер сынау – кадак кагу. Биш тапкыр сугып, кем кадакны тирәнрәк кертә. Мин кадакны башта кул белән тактага батырып куйдым. Ул эшемне жюри әгъзалары күреп, көлешеп тә алдылар. Дүрт тапкыр сугу җитте. Кул көрәшендә дә сынатмадым, – диде Инсаф Мөхәммәтгалиев. – Аннан “Мин Ватан өчен нишләргә әзер” дигән темага бер минутка кадәр нотык тотарга кирәк иде. Ул да уңышлы килеп чыкты. Һәр чыгышта – шигырьдә дә, нотыкта да, хәтта кадак какканда да – шаян ноталар өстәргә тырыштым. Шуңадыр, күрәсең, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яуладым. “Татар егете – 2022” бәйгесендә Яңа Кенәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илмир Хәсәнов та (җитәкчесе Ләйсән Нигъмәтуллина) катнашты һәм “Иң милли җанлы егет” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук ул тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Тамашачы күңелен яулаган егет” тә булды.   

Инсаф Мөхәммәтгалиев Колачы егете. 9 сыйныфтан соң Арчада социаль белем бирү академиясендә укый, аннан читтән торып югары белем ала. Тик алган белеме буенча икътисадчы булып китми, клубка эшкә урнаша, 16-17 хуҗалыгы, 40 кешесе булган авыл клубын җитәкли. “Кечкенә генә йорт, элеккеге мәктәп. Почтаны да шунда алып киләләр, пенсияне дә шунда өләшәләр. Авыл халкының үзенчә бер аралашу урыны инде бу. Яшьләр авылда юк, өлкәннәр генә. Шулар белән бергә бәйрәмнәр үткәрәбез. Күбрәк урамда. Клубта бер гармун. Музыкаль үзәкне өйдән алып киләбез. Әни, Илсөя Мөхәммәтгалиева Түбән Аты мәдәният йорты директоры, мин анда да сәнгать җитәкчесе. Түбән Атыдан концертлар алып киләбез”, – ди Инсаф.

Илсөя ханым 40 елдан артык мәдәният йортында. Кечкенәдән әнисенә булышып клуб тирәсендә йөргәч, Инсаф та шул якка тайпыла. 18 яшендә үк клубта эшли башлый.

– Сәнгать дөньясында кайныйсың, оештырасың, тырышасың, халык белән аралашасың, алкышласалар, димәк, уңышлы чыккан дип сөенәсең, – диде Инсаф. – Миңа ошый.

Ул Арча Мәдәният йорты каршындагы “Мирас” төркемендә бии, шигырьләр яза, гитарада уйный, КВН да катнаша (безнең район командасы республика күләмендә җиңүче дә булды), команда өчен мәзәкләр яза, Түбән Аты мәдәният йорты каршында оештырылган “Балкыш” халык театр коллективы куйган спектакльләрдә уйный. Менә шундый тынгысыз егет ул Инсаф Мөхәммәтгалиев.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tyryshkan-tashka-da-kadak-kagar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение