События

Буыннар чылбырын барлаучы 18.04.2022

Буыннар чылбырын барлаучы

Районыбыз үзенең тирән белемле, оста куллы һәм милли җанлы шәхесләре белән электән дан тоткан. Матур тарихлы Арча районының бүгенгесе дә  горурланырлык. Туган як, төп нигез, аның тарихын булдыручы буын дип җан атып яшәүчеләр бихисап.  

Шундый сокланырлык шәхесләрнең берсе Венера Шәфигуллина белән без “Шәҗәрә – буыннар чылбыры” дип аталган чарада якыннан таныштык. Яңа Кенәр авыл китапханәсендә Мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылган тарихи кичәгә авылның төрле буын вәкилләре җыелган иде. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара ана белән кызның тарих турында сөйләшүе белән башланып китте. Өлкән буын вәкилләренең җырлары кичәне тагын да бизәде.

Тарихи чараның төп кунагы, райондашыбыз Венера Шәфигуллинаның чыгышы исә күпләрне таң калдырды.

Шуның кадәр тирән белемле, кызыксынучан, куелган максатына ирешүчән шәхес буларак ачылды ул. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы үзе ясаган шәҗәрәләр турында сөйли башлагач, тамашачы аны тын да алмый тыңлады. Бер шәҗәрәне төзеп чыгар өчен нәрсәдән башларга кирәген энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп аңлатты Венера ханым.  

 – Олы яшькә җиткәндә күпләр үз тамырларын барлап куя. Шәҗәрә итеп ясалмаса да, хәтердән һәркем 4 буынны булса да белә. Кайсыдыр елларда аны барларга да ярамаган. Безнең әби-бабайлар аны Коръәннең артына язып бара торган булган. Бу турыда мин бик озак сөйли алам, – дип башлады ул сүзен.

Гарәпчәдән “нәсел агачы” дип тәрҗемә ителүче “шәҗәрә” төшенчәсе турында да күп мәгълүмат җиткереп, үзенең ничек әлеге эшне башлап җибәрүен сөйләде райондашыбыз.

– Мин эшли башлаган вакытта шәҗәрәнең мондый агач формасы юк иде әле. Интернет та юк иде. Үз белдегем белән, әби-бабайлар исән вакытта башланып киткән эш бу. Дамир Гарифуллин һәм Бакый Зыятдиов хезмәтләре дә бик зур ярдәмче булды. Бу кызыксыну улымның мәктәптә укыган чорында ук башланды. Тарих фәненнән өй эше итеп шәҗәрә ясарга бирделәр дә, иптәшемнең әтисе һәм әнисенең нәсел тамырларын барладык, – дип, ике зур ак кәгазьгә кулдан ясалган шәҗәрәне күрсәтте ул.


Шул вакыттан бирле әлеге кызыксынуы тынгы бирми Венера ханымга. Лаеклы ялга чыкканнан соң, тынгы белмәс райондашыбыз үз нәсел агачын барлауга керешә.

– Җәяүләп Яңа Ашыт авылына киттем. Андагы туганнарым бик булышты. Нәсел җебемне генә барлап калмыйча, бездәге кайсы кушамат кайдан килеп чыкканын белештем. Яңа Кенәрдә дә туганнарым күп. Аларга да ярдәмнәре өчен рәхмәт. Шулай эзләнә торгач, туганнарымның Иске Йорт, Кырлай, Ашытбаш, Кызыл Ярда авылларында да булуын ачыкладым, – дип һәрберсе турында да сөйләп китте ул.

Һәр шәҗәрәне ясау өчен күп юллар үтә Венера ханым. Авыл Советында сакланучы хуҗалык кенәгәләрен барлау, зират ташларын өйрәнү, ЗАГС һәм архив материаллары белән танышу, өлкән буын вәкилләре белән аралашу – болар башкарылган эшләрнең иң төпләре генә. Үзе әйтүенчә, бу шөгыле аның җанына тынычлык бирә. 1996 елдан башланып, 2000 елда ныклап керешеп киткән хезмәтен бүген дә дәвам итә Венера Шәфигуллина. Өенең стеналарында табигать рәсемнәре түгел, үзе ясаган шәҗәрәләр эленеп тора аның. Якыннарына бүләккә дә үз куллары белән күңел җылысын биреп эшләгән нәсел агачларын бүләк итә ул.

Яңа Кенәр китапханәсенә чакырылган иң өлкән кунак Бөек Ватан сугышы ветераны, Венера ханымның абыйсы Мидхәт Сәфәров иде. Мидхәт абыйның бертуганнары, Яңа Кенәрдә яшәүче Әхәт Сәфәров һәм Фирдәвес Тимриевлар да райондашыбыз ясаган шәҗәрәләрнең бер чылбырын тәшкил итә.

Тирән үткәнебезнең шаһитларын барлаучы һәм киләчәк буынга җуелмас мирас калдыручы райондашыбыз Венера Шәфигуллина һәркемне шушы эшкә өнди. Аны борчыган тагын бер сорау –  Яңа Кенәр тарихының тулысынча өйрәнелмәгән булуы. Төп чыгышы белән әлеге авылдан булган Венера ханым туган авылының тарихын ныклап өйрәнергә тели. Бер урында гына тулысынча язылган Кенәр тарихының булмавы аның күңеленә тынычлык бирми бүген...


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/buynnar-chylbyryn-barlauchy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение