События

Арчада Габдулла Тукайны олылыйлар 23.04.2022

Арчада Габдулла Тукайны олылыйлар

22 апрельдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды.

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз.  Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп,  8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.

Музеебызда шулай ук ел саен апрель аенда  сөекле шагыйребезне искә алып “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә.  Бүген, 22  апрельдә,  “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды.  Иҗади бәйге 3 номинациядә узды: 
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль  бәйгедә 40 ка  якын районыбызның иң көчле укучылары  көч сынашты.   Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.    
Катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-gabdulla-tukayny-olylyylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение