События

Райондашыбыз Башкортстаннан җиңү яулап кайтты 15.04.2022

Райондашыбыз Башкортстаннан җиңү яулап кайтты

8 апрельдə Башкортстан Республикасының Дүртөйле шəһəрендə XlV Татар жыры башкаручыларының республика ачык конкурсы булды.

Бәйгедә Бошкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Мари Эл, Мордовия Республикаларыннан, Чилəбе, Оренбург, Ульяновск, Свердловск, Саратов, Пермь өлкəлəреннəн конкурсантлар  катнашты. Шуларның 16сы финалга чыкты.

Алар арасында Арча балалар сəнгать мəктəбеннəн Сираҗиева Илзирə ике тур үтеп, l  дəрəжə лауреат исеменə лаек булды. Илзирә акчалата премия һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Илзирәне һәм аның җитәкчеләре Рәдис һәм Чулпан Харисовларны чын күңелебездән котлыйбыз! Нык сәләмәтлек, уңышлар, саекмас энергия һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayondashybyz-bashkortstannan-i-yaulap-kaytty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение