События

Әлфинә Сәйфуллина: “Эшләп ял итәргә яратам” 29.05.2022

Әлфинә Сәйфуллина: “Эшләп ял итәргә яратам”

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” бөтендөнья иҗтимагый оешмасы “Гаилә – иң зур бәхетем” дигән республика онлайн-бәйгесе уздырды.

Анда безнең районнан өч гаилә катнашты.

Илдус авылыннан Гөлгенә һәм Айдар Хәбибрахмановлар “Гаилә – минем кечкенә ансамбль”, Күпербаштан Бәширә Шәймуллина “Гаилә альбомы”, Арча станциясеннән Әлфинә һәм Альберт Сәйфуллиннар “Безнең гаилә мавыгулары” номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Хәбибрахмановлар гаиләсен Арча Мәдәният йорты тәкъдим итсә, калган ике гаилә эшләрен үзләре бәйгегә җибәргән. Шуңа Сәйфуллиннарның кайдан икәнлекләрен белү бераз кыенлык тудырды. Эзли торгач бу искиткеч тырыш һәм матур гаиләнең Арча станциясендә, Азин урамында яшәүләре билгеле булды. Әлфинә белән без аларның өйләрендә очраштык. Кайнанасының кайнанасы белән бер бүлмәдә түбәтәй белән мәшгульләр иде – Наҗия апа чигә, Әлфинә тегә, сырлый.

– Улым Айрат кырык яше дә тулмаган килеш вафат булды. Ике баласы калды. Киленем Зөлфия белән бергә аларны аякка бастырдык. Оныгым Альберт өйләнеп безнең янда яши. Аларның да ике балалары бар. Хатыны Каенсар кызы Әлфинә алтын куллы, тырыш кеше булып чыкты. Бик тату торабыз, кулга-кул тотынып эшлибез, – диде Наҗия апа.

Әлфинә әлеге бәйге турында балалар бакчасыннан ишетеп кайткан. Биш яшьлек кызы Әминәнең тәрбиячесе Раушания Зәйнуллина тәкъдим иткән аңа.

– Кул эшләре белән шөгыльләнәсез, бик күп күрсәтер әйберләрегез бар. Сынап карагыз үзегезне, – диде ул. Бәйге тәмамланырга 3-4 көн генә вакыт калган иде. Тиз генә фоторәсемнәрне туплап, коллаж ясап җибәрдек. Бәйгенең беренче, икенче этапларын уңышлы уздык, финалга чыктык, – диде Әлфинә.

Нәрсәләр белән шөгыльләнә соң алар, диярсез. Тик Сәйфуллиннар турында нәрсә белән шөгыльләнми соң алар, дип сорау дөресрәк булыр. Әлфинә төрле әйберләр тегә, бәйли, төрле материаллардан чәчәк бәйләмнәре, фетрдан бармакка кия торган кечкенә уенчыклар, табигый материаллардан кул эшләнмәләре ясый. Җәен бакчасын чәчәккә күмә. Наҗия апа да калышмаска тырыша, чигеп картиналар ясый, оекбашлар, мунчалалар бәйли, тегә, түбәтәй чигә. Альберт белеме буенча инженер-төзүче, шабашкаларга йөри. Ул өйдәге бөтен ирләр эшен башкара. Моннан тыш бәйләргә, тегәргә, чигәргә, ашарга пешерергә дә күп сорап тормый. Рәдис бабайсына охшап көрәшче дә икән әле. Сабантуйларны калдырмый.

– Мин кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнә идем. Шигырьләр дә яздым. Тегәргә дә яраттым. Хәтерлим әле, сандыктан тукымаларны алып кискәләп бетерә идем. Ничектер, әнинең ачуланганын хәтерләмим. Арчада училищеда, аннан Казанда техникумда укып, тегүче-дизайнер белеме үзләштердем. Нигәдер ул чакта югары белем аласым килмәде. Хәзер теләк бар, анысы. Чәчтараш булырга укыдым. Өйдәгеләрнең чәчләрен кисәм, тик ул юнәлеш белән китәрмен, дип уйламыйм. Дөрес эшләмәм, дигән курку хисе ирек бирми. Чәчәк кибетендә эшләгәндә сатудагы кебек матур чәчәк бәйләмнәрен үз кулларым белән ясап карау теләге туды. Интернеттан чәчәкләр карыйм да, шуларны ясыйм. Хризантемалар, розалардан чәчәк бәйләмнәре бик матур чыга. Төрле яшелчәләр, кондитер әйберләре, чикләвекләрне дә кулланам. Алып китеп баралар, – ди Әлфинә.

Яшел төстәге кими торган күлмәгеннән кызына бик матур татар халкының милли киемен тегеп киертә ул. Аннан Шүрәле костюмы тегә. Балалар бакчасыннан нәрсә кушалар, шуны тиз генә эшләп куя. Материалны Наҗия ападан сорый, ул шунда ук табып та бирә.

Алты ел инде декрет ялында Әлфинә. Әмма бер минут тик торганы юк. “Мин тик утырып ял итә белмим. Нәрсәдер эшләп кенә ял итәм. Альберт остаханә ясыйм, дип хыяллана. Рәхәтләнеп эшләргә урыныбыз да була. Бары тик теләк, ихтыяр көче, гаиләмнең терәге генә кирәк”, – диде Әлфинә Сәйфуллина.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/lfin-syfullina-eshlp-yal-itrg-yaratam


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение