События

Арча районында бер көндә ике йорт янды 03.06.2022

Арча районында бер көндә ике йорт янды

Берсе Арча станциясендә, икенчесе Пөшәнгәрдә. Фотода Коммуна урамындагы йорт.

2 июньдә 21 сәгать 59 минутта янгын частена Арча станциясе Коммуна урамы 28 йорт яна дигән хәбәр керә. Янгын машиналары чыгып чаба. Йортның түбәсе һәм йортның обшивкасы яна. Шулай ук сарайның түбәсе һәм өлешчә эче дә янган. Янгые электрдан чыккан дигән фараз бар. Йорт хуҗасы 1937 елгы апа.









Бу ике фотода Пөшәнгәр авылындагы янгын һәм янгын нәтиҗәсе.. Шулай ук 2 июньдә янгын частена Пөшәнгәр авылында мунча яна дигән хәбәр керә. 14 сәг. 41 минутта. .Нәтиҗәдә йорт, мунча һәм ике сарай яна. Янгын электрдан чыккан дигән фараз бар. Тикшерү бара.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayonynda-ber-knd-ike-yort-yandy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение