События

Ни хикмәт, күзләре күрә башлады... 08.06.2022

Ни хикмәт, күзләре күрә башлады...

Ташкичүдә "Хаҗ могҗизалары" исемле искиткеч мәгънәле, файдалы кичә үтте.Кичәгә Түбән Камадан Марфуга ханым һәм Үзбәкстаннан кунакка кайткан Райля ханым, ХАҖИЯ ләр чакырылган иде. Алар Хаҗда вакытта үзләре бөлән булган могҗизалар турында, Аллаһның кодрәте, көче хакында бик күп мавыктыргыч, дулкынландыргыч сүзләр сойләделәр. Мәсәлән: "Хәрәм" мәчетенә барганда күзлегемне онытканмын. Аллаһтан сорыйм, Әй, Аллаһым, күзләрем күрсә укыр идем, күзлек калган, күзләремә нур бир, дигән,ни күрсен,чынлап та күзләре күзлексез  күрә,"әәә, Аллаһ, аның кодрәте бу мәчәттә күренә икән, "-дип уйладым, ләкин бүлмәгә кайткач та, киретТуган якларыма кайткач та күзләрем күрә. Бу Аллаһның ярдеме, могҗизә бит", дип сөйли Райля ханым.

Марфуга ханым да үзенең могҗизалары белән, үзе белән булган искиткеч хәлләр турында сөйләде,

- Бик эссе ,кояш кыздыра, хәлем начарланды,бер болыт юк. Шулвакыт: "Аллаһым, бер кечкенә күләгә бирче, намазымны укып, үзеңә сыгынып кайтасым килә", дигәч тә уйламаган җирдән алар остенә вентилятор сузыла, вак тамчылар белән су сибелә, вентилятор күләгәсе нәкь тә Мәрфуга апага төшә. Бу тагын могҗизә бит. Мондый искичкеч вакыйгаларны күп искә алдылар,килган тамашачыларыбыз да яратып тыңладылар.Рәхмэт аларга,килгәннәре,безнең белән булганнары өчен.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ni-khikmt-kzlre-kr-bashlagan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение