События

Авылларда сабантуйлары гөрләде 11.06.2022

Авылларда сабантуйлары гөрләде

Бүген халык сабантуйларына агылды. Без Айван сабантуенда булдык. Сабантуен күңелле итеп Альмира Гатауллина белән Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Мәйданга бар халыкны шаккатырып татар эстрадасы артисты, шаян тел остасы, тамада Рамил Шәрәпов чыкты. Уен-көлке сөйләп, җырлап халыкның күңелен күреп китте. Авыл халкы Казан артистын көтмәгән иде. Чөнки аларга түләргә акча күп кирәк. Ә Рамил бушка концерт куеп китте. Хәл болай була. Авылдашыбыз Алсу Әхмәтшинаның (кыз фамилиясе) кызы Алия электрон челтәрләр аша Рамилне Айванга кунакка-концерт куярга чакыра. Ә Рамил кайта! Билгеле, шактый сөйләшүләр аша. Менә бит хыяллар тормышка аша!

Фотода артистны авылга чакырып кайтарган Алиянең гаиләсе Рамил Шәрәпов белән.


Ә сабантуй төрле күңелле уеннар белән дәвам итте. Киләсе сабантуйларга кадәр!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-avyllarda-sabantuylary-grlde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение