События

Арчалар башкаланы яулый 18.06.2022

Арчалар башкаланы яулый

Арча сәнгать мәктәбе укучылары Мәскәүдә Союзлар йортының колонналар залында чыгыш ясап, зур җиңүләр белән кайтты.

Биредә “Россия талантлары союзы” халыкара бәйгесе үтте.

Әлеге бәйге чиратлап Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Безнекеләр 2019 елда Сочига барып чыгыш ясаган булган инде. Быел Мәскәүнең үзенә бару бәхетенә ирештеләр. Һәм биш беренче урын гына алып кайттылар! 2-3 дәрәҗә лауреатларыбыз да бар. Барлыгы ике меңгә якын кеше, күпме коллектив арасында! Редакциядә без әлеге укучыларның укытучылары Чулпан Харисова, Булат Гайнуллин, Альбина Фатыйхова, Алена Ганиева белән очраштык.

– Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова: “Кызлар, “Созвездие-Йолдызлык”та уңышлы чыгыш ясадыгыз. Җылы килеш Мәскәүдә үтәчәк тагын бер бәйгегә әзерләнегез, – диде. “Күңелле балачак” вокаль ансамблен алдык. Ерак юл булгач, кечерәкләрне калдырдык. Поезд белән бардык. Анысы балалар өчен үзе бер истә калырлык булды, – диделәр Альбина Фатыйхова белән Алена Ганиева. – Безнең “Күңелле балачак” вокаль ансамбленнән 14 кеше иделәр. 14-17 яшьлекләр. Шуңа уртанчы төркемгә эләктек һәм зурлар белән көч сынаштык. “Бәйрәм” җыры белән сәхнәгә чыктык. Мәскәү дигәч, бөтен коллектив рус телендә чыгыш ясады. Ә без башкала сәхнәсендә өч тавышка татар телендә җырладык. Алкышлап тыңладылар. “Татар телендә җырлавыгыз аеруча кызыксыну уятты. Бик ошады”, – диде Зур театр солисты, Россиянең атказанган артисты Андрей Григорьев. Ансамбль беренче дәрәҗә лауреат исемен алды, Гала-концертта да чыгыш ясады. 

Алена Ганиева үзе дә 35 яшькә кадәргеләр арасындагы бәйгедә “вокал” номинациясендә катнаша. “Казах вальсы”н (Латыйф Хәмиди музыкасы) башкарып, шулай ук беренче дәрәҗә лауреат була. 

– Күптәннән җырлаган юк иде. Мин скрипкадан укытам. Мәскәүдә дә беренче чыгышым. Татар телендә җырлавым белән горурландым, – диде ул.
Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева быел 11 сыйныфны тәмамлады. Имтиханнар вакыты иде. Имтиханнан чыга да юлга да кузгала, кайтуга тагын имтиханга. Әмма Мәскәүдән ул да беренче дәрәҗә лауреат исемен алып кайта. 

– 6 яшеннән бирле шөгыль-ләнә ул миндә, – диде Чулпан Харисова. – Мин мәктәптә эшлим, ул балалар бакчасына йөри. Икесе дә бер бинада. Җитәкләп алып чыгып җырлата башладым. 5 яшендә “Мини мисс Арска” бәйгесендә икенче урынны алды. 6 яшендә “Созвездие-Йолдызлык”та зонада икенче булды. Шуннан бирле ел да катнашып килә. Быел “Пирамида”да чыгыш ясап, икенче булды. Бу бик зур җиңү. Күптән түгел генә Башкортстанда “Туган тел” бәйгесендә татар җырын башкарып беренче булды, хәзер менә Мәскәүдән җиңеп кайтты. “Халык җыры – синеке. Русчаны үзең өчен җырларсың (ул русча да бер җыр башкарды), татарча җырла”, – диделәр аңа жюри әгъзалары чыгышына югары бәя биреп. 
Түбән Мәтәскә филиалыннан Чулпанның тагын бер укучысы, 12 яшьлек Адилә Гатауллина да Мәскәүгә бара, өченче урынны ала. “Әле ул икенче елын гына йөри. Өметле бала”, – ди укытучысы.

Урта Курса филиалыннан да ике кеше Мәскәүдә үткән бәйгедә җиңеп кайта. 

– Самат Минһаҗев баянда француз композиторының классик әсәрен башкарды. Иң матур уйнаучыларның берсе булды ул. Шуңа беренчелекне биргәннәрдер дә. Җиденче елын баянда шөгыльләнә. Мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлады. Саматның уңышлары күп. Гран-При ияләре дә булды. Әле май аенда гына да Казан, Чебоксар шәһәрләрендә узган бер халыкара, бер Бөтенроссия бәйгеләрендә беренче урыннарны алып кайтты. Баянын ала да чыгып китә ул. Тагын бер талантлы укучым бар. Аделина Шакирова Сеҗедән килеп йөри. 9нчы сыйныфны тәмамлады. Быел “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесенең зона этабында беренче урынны яулады, затлы тун белән бүләкләнде. Мәскәү бәйгесендә икенче урынны алды, – диде Булат Гайнуллин. – Безгә, укучыларыбызга зур өметләр баглап, ышаныч белдереп Мәскәүгә бәйгегә җибәргән, бигрәк тә авыл җирендә яшәүче балаларга зур җиңүләргә ирешерлек шундый мөмкинлек биргән  өчен җитәкчебез Гөлнара Сабировага барыбыз исеменнән дә рәхмәтебезне белдерәбез. Онытылмаслык вакыйга булды бу. Киләчәктә дә исән-сау булып, бергә-бергә уртак нәтиҗә өчен эшләргә, балаларның уңышына куанырга язсын.

Диләрә Хәмдиева (укытучысы Гөлнара Сабирова) ак костюмнан, ак калфактан Мәскәү сәхнәсенә күтәрелеп, “Җидегән чишмә”не башкарган. Аның искиткеч матур тавышын жюри әгъзалары югары бәяләгән. Диләрә – беренче дәрәҗә лауреат. Гөлнара Сабированың икенче укучысы Ралинә Шәмсетдинова өченче дәрәҗә лауреат булган. Алар икесе дә “Күңелле балачак” ансамбленә дә йөри. “Күңелле балачак”тан тагын өч кыз уңышлы чыгыш ясаган, Зилә Хөснетдинова – икенче, Азалия Гайнетдинова белән Айсылу Сәфәргалиева өченче (өчесе дә Альбина Фатыйхова укучылары) урыннарны яулаганнар. Яшь талантларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез. 

– Шундый зур, дәрәҗәле бәйгегә барырга мөмкинлек тудырган өчен район башлыгы Илшат Нуриевка, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка зур рәхмәт, – диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе. – Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешербез дип ышандырып калабыз.    


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalar-bashkalany-yaulyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение