События

Җидегән чишмәләрдә җиде улак 23.06.2022

Җидегән чишмәләрдә җиде улак

Яңасала авылында булдык.

Сүзебез җырлы авыллар турында. Җырсыз авыл бармы икән, диярсез. Юктыр, мөгаен. Ә мин шундый җырлы авылларның берсе Яңасала турында язарга булдым. Ни өчен? Чөнки ул минем әни  – Айван авылында гомер иткән Әлфия Саттарованың (кыз фамилиясе Гыйниятуллина) туган авылы. Чөнки ул атаклы язучы Гомәр Бәшировның туган авылы. Җырлы авыл. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән һәм Арчада яшәгән Хаҗи Фәтхуллин заманында туган авылы Яңасала турында “Яңасала утлары” дигән шигырь һәм көй язган.

Туган авыл ямьле минем:

Болыннары, сулары.

Тирә-яклар – яшел урман,

Сагындыра шулары.

Авыр заманнарда ач үлемнән әнә шул урманнары, болыннары коткарып калган халыкны. Үткәннәргә күз салсаң, авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Авыл халкы 1550–1560 елларда көчләп чукындырыла. Күпчелеге яңадан ислам диненә кайта. ХХ гасыр башында авылда чиркәү, мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре, ике бакалея кибете була. Бүген авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, балалар бакчасы, медпункт, бер кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Заманында 1000ләп халкы булган Яңасалада бүген 418 кеше яши. Күпләрнең хәтерендә бу төбәк Вахитов исемендәге колхоз булып исендә калган. “Безнең җирлекнең 4473 гектар мәйданы бар, – дип сөйли Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. – Әмма ул җирләр бер күмәк хуҗалык карамагында гына түгел, алар бүлгәләнгән – берничә хуҗа кулында”.

...2017 елда тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә ачылган паркта бик матур каенлык бар. Керәшеннәрнең “Көмеш чулпы” ансамбле җырчылары милли киемнәрдән шул каенлыкта җырлый-җырлый миллек җыю йоласын күрсәттеләр. Каен себеркеләрен тотып, шау-гөр килеп кайтыр юлга чыктык. Шунда якында гына капка төбенә эскәмиягә чыгып утырган Зиннур Гафуров елмаеп: “Әйдәгез, хәзер безгә мунчага!” – дип дәште. “Атна башы, мунча ягылганмыни?” – дип сорыйм. “Газ мунчасы. Һәрвакыт ягылган ул безнең. Теләсә кайсы вакытта керергә була. Су үзебездә. Бик рәхәттә яшибез”, – диде Зиннур. Зиннур Гафуровны без Арча Сабантуйларыннан беләбез. Ат ярышында аның атлары катнашмый һәм урын алмый калмый иде. “Элек атларны күп тоттым. Бүген берәү генә, – диде ул һәм сүз уңаеннан Яңасала сабантуена чакырды. – Бер килеп Яңасала сабантуен язып китегез әле, бездә авыл сабантуе бик күңелле була!”. Алла боерса, дип саубуллаштык.

Гомәр ага йөргән сукмаклардан

Гомәр ага яшәгән урамнан һәм йөргән юлдан – тау башыннан аска чишмәләргә таба атлыйбыз. Тарих сукмаклары... “Җидегән чишмә” безне үз янына дәшеп китерде. Анда безне апалы-сеңелле Фидалия белән Гөлназ көтеп тора иделәр. Күлмәкләре! Безнең әниләр, әбиләр киеп үскән бала итәкле, аллы-гөлле чәчәкле күлмәкләр. Каяндыр гармун тавышы ишетелә. Каян килә бу моң, үзәкләр өзелә... Таудан монда таба гармун уйнап бер егет килә. Чү! Ак яулык бөркәнгән, чәчәкле күлмәкләрдән, чиләк-көянтәләре белән бер кыз да суга килә түгелме соң! Чын әгәр! Эх, тарих битләре...

Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин гармунда уйнап, Фидалия Мөхәммәтҗанова белән Гөлназ Касыймова “Җидегән чишмә” җырын башкардылар. Җырны тыңлый-тыңлый яшүсмер кыз ак яулыклы Зәлия Әхмәдуллина чиләкләренә  чишмәдән су ала...

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Бар дөнья тынып калгандай булды. Хәтта кошлар да сайраудан туктады. Ә җыр агыла да агыла... Җырга чишмә чылтыравы, балалар чыркылдашкан тавышлар кушыла. Колакка гына ишетеләме?! Юк, ул авазлар үткәннәр аһәңе түгел, бүгенге тормыштан. Әнә, балалар тае белән бер атны су эчерергә алып төшкәннәр... “Бу “Җидегән чишмә” Гомәр абый суын эчеп үскән чишмәме?” – дип сорап куйды шунда бер бала. “Тагын да астарак Кабак тавы чишмәсе булган, ул бүген юк инде, төпкә киткән, юнәлешен үзгәрткән, – дип аңлатты китапханәче Фәридә Борһанова. – Кабак ул кафе мәгънәсен аңлата. Яңасала авылында юлаучылар өчен тамак ялгарга кабак булган. Ни өчен Җидегән чишмә, дисезме? Борынгы заманда авылда бер тармактан җиде чишмә бәреп чыккан...”.

Үткәннәрнең шаһиты Маһиҗәләл Рәхмиева

Җидегән чишмә яныннан күпергә мендек. Әнә, Кабак тавыннан үткәннәрнең шаһиты Маһиҗәләл Рәхмиева төшеп килә. Күрешкәч, кулы белән күрсәтеп: “Әнә тегендә Ат чишмәсе бар иде, – дип сөйләде ул. – Улагы зур иде. Атлар шунда рәхәтләнеп су эчәрләр иде. Мин үзем 1932 елгы. 90 яшь. Сугыш чорын яхшы хәтерлим. Әти (Минҗан), абый (Зәбихулла) сугышка киттеләр,  кайтмадылар... Безнең әни Сәхипҗамал күпне күргән... Авылда әртил, пекарня, тавык фермасы бар иде. Мин атлар карадым. Дүртәү эшлибез. Һәркайсыбызда 20шәр ат. Касыйм абый безнең җаваплы кеше. Йокының иң тәмле вакытында атларга башак бирергә чыгып китәм... Аннан яшелчә, юл бригадиры булдым. И-и, ул Яңасала белән Арча арасын таптаганнар... Яңасаладан Арчага кадәр 12 км. Җәяү йөреп интектек. Хәзер асфальт”.

Күпернең икенче ягындагы “Бәллүр чишмә” янында “Җидегән чишмә” ансамбле җырлавы ишетелде.

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем...

Табигатькә сокланып, тын да алмый тыңлап тордык.

...Клубта сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Сүз авылның клуб бинасы турында иде. “Бу заманында Мостафа байның агачтан эшләнгән зур йорты булган”, – диде клуб мөдире Гөлназ Касыймова. Авылның булдыклы кешеләре...

Уңган, булдыклы кешеләр

Уңган, булдыклы кешеләр алар һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Күрче ул Фәния белән Илфат Рәхмиевлар йортын! Тавис кошын пластиктан ничек ясаган ул Фәния! Ул чәчәкләре, гөлләре! Капка төбе көлеп тора!

Раидә белән Геннадий Туюровлар йорты каршындагы атынгычка утырып ял итәсе килеп китә... Өйдә Раидә үзе генә иде. “Ике өй аркылы гына авыл егете Геннадийга кияүгә чыктым, – дип сөйләде ул. –  Бер кыз, бер малай үстердек. Балалар үсеп җитте хәзер. Кыз Казанда банкта эшли, экономист. Улыбыз Артем әтисе кебек газ буенча укыды. Бергә яшибез. Мәктәптән соң 25 ел фермада эшләдем. Хәзер өйдә, маллар карыйм. Бер ияләнгәч, кыенлыгы юк. 30лап баш малыбыз бар. Сыерлар көтүдә. Дәүләт программасы буенча мини ферма төзү өчен 120 мең сум ярдәм алдык. 52 яшьтә. Икмәкне, салам, печәнне үзебез үстерәбез. Техника бар. Авыл җирендә яшәргә була”.

Матур йортларга сокланып, авыл урамнары буйлап атлыйбыз. Күп йортларның тәрәзә йөзлекләре калайдан челтәрләп матур итеп эшләнгән. Авылның уңган егете Идиал Мөхәммәтҗанов эше, диделәр. Афәрин, Идиал, кулыңнан куан!

...Кайтыр юлга чыктык. Язучы Гомәр Бәширов музее, нигез урыны –әдәбият бакчасында да булдык. Язар сүзләр күп, сөйләп бетереп кенә булмый. Арчалар яратып су коена торган Ялкеч елгасы буена туктадык. Ә анда ял йортлары тезелеп киткән. Ярата халык бу якны. Табигате матур!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/idegn-chishmlrd-ide-ulak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение