События

Арчада республика китапханәчеләре киңәште 24.06.2022

Арчада республика китапханәчеләре киңәште

Китапханәләр системасы базасында “Библиотека как важное звено в процессе популяризации здорового образа жизни” дигән республика күләм семинар үтте.

Әлеге семинарда Казан шәһәренең Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханәсе хезмәткәрләре, шулай ук Республикабызның төрле районнарыннан килгән китапханә директорлары һәм модель китапханә китапханәчеләре катнашты. 

Кунаклар баштаҮзәк китапханәнең һәм Яңа Кырлай авылында урнашкан модель китапханәнең эшчәнлеге белән таныштылар. Киңәшмәнең икенче өлеше мәдәният йортында эшлекле чыгышлар белән дәвам ителде,анда модель китапханәләрнең эшчәнлеге, алар алдында туган сораулар һәм кыенлыкларны чишү юллары каралды. Чыгышлардан соң түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында Республика китапханәләре директорлары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханә җитәкчеләре һәм методик бүлек хезмәткәрләре үзләренең төпле киңәшләрен биреп, алда башкарыласы эшләрендә китапханәчеләргә уңышлар теләделәр. Киңәшмә ахырында кунаклар Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган татар халкының милли бизәкләрен кулланып брошь ясау серләре буенча осталык дәресендә катнаштылар һәм Г. Тукай музенда экскурсиядә булдылар. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-respublika-kitapkhanchelre-kishte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение