События

Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте 27.06.2022

Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте

"Китап" радиосы Арчада булып китте

Яшьләр көнендә оештырылган бәйрәм чараларының бер өлешен "Китап" радиосы бизәде. Әдәби-музыкаль мизгелләр бүләк итүче Лилия Кадырова, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Сәйлән, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов берсеннән-берсе ихлас чыгышлары белән районыбыз халкына рухи ял бүләк иттеләр. 

"Мин матурлык эзлим" дип аталучы автотур белән "Китап"лылар 14 районга барырга планлаштыра. Кукмара һәм Арча районнары иң беренчеләр иде. 

"Безнең максат - Татарстан районнары буйлап йөреп, яшьләр күңелендә китап укуга, әдәбиятка, татар теленә мәхәббәт уяту һәм аны сакларга өндәү. Хәзерге яшьләр китап укырга яратмый. Социаль челтәрләргә әсәрләр укып куя башлагач, шулай ук шигырьләр башкаручылар артты. Яшьләр китап укый башлады. Димәк без эшебезне дәвам итәргә тиеш", - диде "Китап" радиосының башкарма продюссеры Лилия Кадырова.

Китап яратырга өндәүче әлеге яшьләр төркеменә район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

#арчахәбәрләре
#китап
#арскмедиару


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yashlr-kne-kitap-beln-berg-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение