События

“Китап”лы бәйрәм киче 28.06.2022

“Китап”лы бәйрәм киче

26 июньдә Арчада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шәһәребезнең үзәк стадионы бу кичне җыр-моң, нәфис сүз һәм алкышлардан гөрләп торды.

Тарихка күз салсак, “Совет яшьләре көне”н уздыру турындагы Указга 1958 елның февралендә кул куела. Аны июнь аеның соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә актив яшьләрнең очрашулары була, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.

Районыбызда узган быелгы “Яшьләр көне” бәйрәме дә югарыда язылган тәртиптә узды. Актив яшьләр дә очрашты, спорт ярышлары да булды, әдәби-музыкаль кичә һәм биюләр район халкын бер урынга җыйды.

Район башлыгы белән очрашу

Төп бәйрәм чарасы башланганчы, районыбызның төрле өлкәләрендә уңышлы хезмәт куючы актив яшьләре Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы, медицина, мәдәният, сәясәт, иминлекне саклау, эшмәкәрлек юнәлешләре буенча үз юлларын табучы тырыш яшь райондашларыбызның чыгышлары тыңланды. Һәркайсы үзен борчыган соравын биреп, район башлыгы белән турыдан-туры әңгәмә корды.

Чараны радио һәм телевидение алып баручысы, социаль челтәрләрдә барган “Минем Арчам” проектының авторы Миләүшә Кәшәфетдинова алып барды. Бирегә килгән һәр яшь белгечнең эшчәнлеге белән якыннан танышып, һәркайсына җиткерәсе фикер-тәкъдимнәрен туплап килгән иде ул. “Районда яшәүчеләр үсештә икән, димәк, район үзе дә үсә. Бирегә килүчеләр моның ачык мисалы. Бүген без һәркем белән якыннан танышып, җанлы сөйләшү алып барачакбыз. Кайбер урыннарда бәхәскә дә керү ихтималы зур”, – дип башлады сүзен Миләүшә Кәшәфетдинова.

   Җанлы очрашу видеопрезентацияләр карау белән чиратлашып барды. Үзләренең эшләрен алып баручы эшмәкәрләргә – реклама, спорт юнәлешенә – тренажер залы һәм спортка тартылучы балалар, мәгариф, медицина һәм авыл хуҗалыгына яшьләрне эшкә тартучы программалар кирәк. Әнә шул һәм тагын башка күп кенә сораулар каралды биредә. “Яшьләрнең авылда калмавы зур проблема. Минемчә, мәктәптә укыганда ук балаларга мотивация юк. Кая укырга керәсен белмәгән укучыларга инде шул вакыттан ук мавыктыру булдырырга кирәк. Баланың бишлегә генә укуы бу әле күрсәткеч түгел. Мәктәп баласы һөнәр үзләштерерлек максатчан кеше булырга тиеш. Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсенә перспектива шундый зур. Чөнки цифрлаштыру кереп китте. Яңа төр программалар, автоматлаштырылган эш, роботлар системасы – замана белән кереп баручы эш барышы. Болар барысы да югары белемле белгечләр таләп итә. Аларга хезмәт хакы да югары була. Әнә шушы яңалыклар белән укучыларны кызыктырырга һәм авылга тартырга кирәк. Укытучылар белем-тәрбия бирә, тик һөнәр сайлау юнәлешендә агитация алып бару да мөһим”, – дип, төпле фикерләрен җиткерде “Ак барс” агрофирмасы”нда эшләүче Салават Әхмәдиев.

Районыбызның мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Ләйлә Бикбаева үз чыгышында мәдәният өлкәсенә караган теләк-тәкъдимнәремне әйтеп, “Арча” радиосын үстерергә кирәклеген билгеләп узды.

“Мин матурлык эзлим” автотуры

Яшьләр көнендә оештырылган бәйрәм чараларын “Китап” радиосы да бизәде. Әдәби-музыкаль мизгелләр бүләк итүче Лилия Кадыйрова, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Сәйлән, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов берсеннән-берсе ихлас чыгышлары белән районыбыз халкына рухи ял бүләк иттеләр. Үзәк стадионның кече сәхнәсендә онытылып барган моңлы җырлар, нәфис сүз беркемне дә битараф калдырмады. Килгән кунаклар белән бер сәхнәдә райондашларыбыз Антиповлар гаиләсе дә мари телендә чыгыш ясады.

Реклама




РЕКЛАМА










“Мин матурлык эзлим” дип аталучы автотур белән “Китап”лылар 14 районга барырга планлаштыра. Арча һәм Кукмара районнары иң беренчеләр иде. 

“Безнең максат – Татарстан районнары буйлап йөреп, яшьләр күңелендә китап укуга, әдәбиятка, татар теленә мәхәббәт уяту һәм аны сакларга өндәү. Хәзерге яшьләр китап укырга яратмый, шигырьгә дә, прозага да мәхәббәт кимеде. Без социаль челтәрләргә әсәрләр укып куя башлагач, шигырь башкаручылар артты, яшьләр китап укый башлады. Димәк, без эшебезне дәвам итәргә тиеш”, – диде “Китап” радиосының башкарма продюссеры Лилия Кадыйрова.

Алмаз Миргаязов җитәкчелегендәге “Китап” радиосы – тәүлек буе эшләүче ешлык. Туры эфирлары булмаса да, танылган театр артистлары һәм җырчылар тарафыннан ретро җырлар һәм әдәби әсәрләр башкарыла биредә. Халык өчен, җәмгыятьнең барлык яшь төркеме өчен дә хезмәт куя радио. “Мин матурлык эзлим” автотуры моның ачык мисалларының берсе.

Китап яратырга өндәүче әлеге яшьләр төркеменә район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.   

Яшьләр киче

Якшәмбе кичендә Үзәк стадионның кече сәхнәсе каршында алма төшәрлек тә урын юк иде. Яшьләр генә түгел, олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Спорт мәйданчыкларында футбол һәм баскетбол уеннары барды.

Районыбыз яшьләрен район башлыгы Илшат Нуриев та котлады. “Безнең киләчәгебез яшьләр кулында. Бүгенге көндә районыбыз матур итеп яши, яңа эш урыннары, яңа мөмкинлекләр тудырыла. Спорт өлкәсендә дөнья һәм Россия чемпионнарыбыз бар. Болар барысы да куандырырлык. Алга таба да исән-сау булып, тынычлыкта, муллыкта  илне-көнне сөендереп яшәргә язсын. Булганыгыз өчен рәхмәт”, – дип яшьләргә мөрәҗәгать итте ул.

Бәйрәм концертын танылган татар эстрадасы йолдызлары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, “Айфара” төркеме, чит илдән кайткан Emmanuel, Kintа һәм райондашыбыз Радик Хәйретдинов чыгышлары дәвам итте. Бәйрәмне “Татар радиосы” ди-джее Илнар Хөсәенов алып барды. Төнге сәхнәне  ди-джей Али кыздырды. Дискотека һәм дәртле җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Раил Вәлиев фотолары


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kitaply-byrm-kiche


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение