События

"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты 29.06.2022

"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты

Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты.

Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар. Яшь журналистларның төп максаты - тәҗрибә туплау. Күп төрле очрашулар, мастер-класслар  фестивальне тагын да кызыклы итте. Биредә журналистлар 7 көн дәвамында журналистика серләренә төшенделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр.

Иң күп катнашучылар Арчадан килгән иде. "Нур"лылар бу юлы да сынатмады. Төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Телевидение номинациясендә Котова Валерия, Загриева Ләйлә, Мөхетдинов Әнвәр, Галимҗанов Эмиль, Нәбиуллина Гөлназ составында "Нур" телестудиясе 2 урынны алды. Ә Эмиль Галимҗанов «Иң яхшы телеоператор» номинациясендә җиңүче булды.  Зәринә Сафина радио юнәлешендә 2 урынга лаек булды. «SMM» юнәлешендә– Зәринә Хакимова 2 урын һәм Диана Маликова 3 урынны алды.

Татар матбугате номинациясендә Айгөл Фәттахова 2 нче, ә Алсу Касыймова 3 нче урынны алды. Азалия Сабитова "Авылым көче" номинациясендә җиңү яулады.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nur-balalar-teleradiostudiyase-zhurnalistlary-altyn-kalmnn...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение