События

"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә  ясады 30.06.2022

"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә ясады

"Мин Арча баласы"... Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар.

Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.

Өченче сезонда Арча районы балалары һәм яшьләре тарафыннан Арча районы тарихы турында 15 видеоролик төшерелде. Грант ярдәме белән сатып алынган җиһазлар Арчаның истәлекле урыннары һәм авыллары турында видеоязмаларны сыйфатлы итеп төшерү мөмкинлеге тудырды.    Барлык видеороликлар да «Мин Арча баласы» ютубы каналында урнаштырылды, шулай ук Арча шәһәренең урам мультимедиа экраннарында күрсәтелде.

Шулай ук Арча муниципаль районы балалары һәм яшьләрен мәдәни-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан 6 иҗади конкурс үткәрелде: фотографияләр конкурсы, асфальтта рәсем конкурсы, ребуслар чишү конкурсы, тарихи квест, «Мин Арча баласы» балалар фестивале. Проектны тормышка ашыру барышында партнерлар мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җәлеп ителде. Проектның тагын бер уникаль үзенчәлеге шунда ки, аның иганәчеләре- Арча районында яшәүче шәхси эшмәкәрләр. Өченче сезонның беренче этабында «Вамин» компанияләр төркеме, «Шәймуллин З.Х.» шәхси эшмэкэре иганәчелек ярдәме белән конкурсларда катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен бүләкләр һәм сувенирлар сатып алынды. Грант ярдәме хисабына шулай ук универсаль термопресс сатып алынды, аның ярдәмендә проект командасы «Мин Арча баласы» логотибын сувенирлар һәм бүләкләргә төшерә алу момкинлегенә ия булды.


"Мин Арча баласы" йомгакланмый һәм яңа рух ала. Проект «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы грант конкурсына бирелде һәм без уңай нәтиҗәләргә өметләнәбез. "Мин Арча баласы" кызыксынучан яшьләр, эзтабарлар һәм туган якны өйрәнүчеләр төркемнәрен берләштерәчәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/min-archa-balasy-proekty-chenche-sezonyny-berenche-etabyna...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение