События

Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым" 07.07.2022

Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым"

7 июльдә Арча үзәк китапханәсендә “Алтын каләм – нинди галәм?” дип исемләнгән кызыклы чара узды.

 “Алтын каләм” матбугат фестивалендә катнашкан яшь каләм тибрәтүчеләр танылган журналист, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов һәм "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Очрашу барышында  кызыклы сораулар бирелде, төпле фикерләр әйтелде, осталык дәресе һәм мавыктыргыч биремнәр  башкардылар.

Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләгән яшьләр берсеннән-берсе җитди сорауларлар бирделәр, Илфат Фәйзрахмановның эшчәнлеге, әлеге өлкәгә ничек кереп китүе белән кызыксындылар. Танылган журналист, үз чиратында, "Нур" балалар радио һәм тележурналистика түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларга төпле фикерләрен, кагыйдә итеп язып алырлык киңәшләрен җиткерде. 

"Яңадан һөнәр сайлыйсы булса, журналист булмас идем. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Әле дә ак халатлы һөнәр ияләренә сокланам", - диде ул. Мондый җавап өстәл артындагыларны бераз аптырашка да калдырды. "Журналистика - ул чир. Кайсы һөнәр иясе булсаң да, әгәр синдә сәләт бар икән, журналист булып була. Әгәр инде бу юнәлешкә кереп китәсең икән, аннан чыгып булмый. Юлда барганда да, нидер эшләгәндә дә, уйда нидер язам мин. Йоклаганда язасы материал төшкә керә. Торгач кәгазьгә төшереп куям. Тәүлектәге 24 сәгать кенә җитми кайчак", - дип дәвам итте остаз. 

Реклама







Бүгенге көндә вакытлыча район мәдәният идарәсендә хезмәт куючы Ләйлә Хәкимова да журналистика эшенә тугры кала. "Интертат" һәм "Атна вакыйгалары" республика газеталарында аның язмалары һәрдаим чыгып тора. "Журналистта булырга тиешле төп сыйфатларның берсе - оперативлык. Ниндидер чарага баргансың икән, ул тәмамлануга, редакциягә кайтып җиткәнче материал язылган һәм сайтка куелган булырга тиеш. Хәбәрчегә моның өчен билгеле бер вакыт бирелә, таләпләр куела. Шул кысаларга сыясың икән, димәк син дөрес юнәлеш сайлгансың", - дип башлады ул чыгышын. Яшьләргә кызыклы бирем дә әзерләп килгән иде. "Арча хәбәрләре" газетасындагы язмаларның баш исемнәрен үзгәртергә, тагын да уңышлырак исемнәр табарга тәкъдим итте. Эш нәтиҗәсен Илфат Фәйзрахманов белән бергә бәяләп, киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде Ләйлә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ilfat-fyzrakhmanov-kechkendn-tabib-bulyrga-khyyallandym


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение