События

Чемпионнарны район башлыгы кабул итте 11.07.2022

Чемпионнарны район башлыгы кабул итте

Арчаның 6нчы мәктәбе командасы регби спорт төре буенча Россия чемпионы булды. Мәскәүдә үткән “Регби мәктәп лигасы” Бөтенроссия ярышларында җиңеп кайттылар!

Ярыштан кайткач, аларны район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Җиңүләре белән котлады һәм уңышлар теләде, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Очрашуда Арчаның 6нчы һәм Яңа Кенәр мәктәпләре тренерлары Фәнил Һидиятуллин белән Рәмис Хәйруллин да бар иде.

  Регби безнең өчен яңа спорт төре. Ул Англиядә килеп чыккан. Бу уенның ничек килеп чыкканы турында риваятьне дә ишеттек: Рэгби шәһәрендәге бер мәктәп укучысы Уильм Уэбб Эллис футбол матчында тупны кулына алып, көндәше капкасына йөгерә һәм тупны капкага кертә. 1823 елда була бу хәл. Шуннан мәктәп укучылары тупны кулга алып йөгерә башлыйлар...

Регбида туп та озынча түгәрәк рәвешендә. Мәскәүдән җиңеп кайткан чемпион малайлар: “О-о, регби ул азарт, анда бөтен нәрсә дә бар, әмма иң мөһиме тизлек”, – диләр. Бу спорт төре популярлаша бара. Хәтта ул олимпия уеннарына да кертелгән. Һәм менә... регби безнең Арчага да килеп җитте!

– Ике ел элек безнең Арчага Казан һәм Ростов шәһәрләреннән белгечләр килеп, регби спорт төре турында аңлаттылар, регби белән шөгыльләнергә чакырдылар, – дип сөйләде тренер Фәнил Һидиятуллин. – Тупларын, билбауларын, тэк-тасмаларын да бирделәр. Кызыксынып киттем һәм команда тупладым. Без әлегә тэк-регби белән шөгыльләндек. Бу регбиның башлангыч контактсыз төре. Билбауның ике ягына рэк-тасма куела. Менә шул тасманы, туп белән йөгереп килеп, көндәшеңнән тартып алырга кирәк. Бу уенны аңлатуы кыен. Чабабыз алга. Пасны-тупны бирәбез артка. Җитезләр ота. Нечкәлекләре күп. Районда регби белән 12 мәктәп командасы шөгыльләнә.  Ярышларны оештырып торалар. Көчле көндәшләребез – Яңа Кенәр мәктәбе командасы. Алар да бик каты шөгыльләнә. Безнең белән ярышка аларның ике малае барды. Командада ике кыз да бар. Командада 4нче сыйныф укучылары уйный. Без Мәскәүгә Татарстан чемпионы буларак бардык”.

Чемпионнарны әйтеп үтәбез. Алар: Илназ Салихҗанов, Ралина Гыйльметдинова, Элина Әсхәдуллина, Ислам Мортазин, Адел Рәхмиев, Айдар Галимов, Артем Карпов, Әмир Саматов.

Реклама


РЕКЛАМА




Яңа Кенәр мәктәбенең регби тренеры Рәмис Хәйруллин: “Ярышларда катнашып торабыз, – дип сөйләде. – Районда 1нче, республикада 2нче урын алдык. Безнең мәктәптән Мәскәүгә ярышка Арча командасы составында ике укучы – Артем Карпов һәм Айдар Галимов барды. Командада барысы 8 бала”.

Сөйләшүне тренер Фәнил  Һидиятуллин белән дәвам итәбез.

– Фәнил Фәнисович, сез көрәш тренеры да бит әле.

– Әйе, беррәттән регбины да, көрәшне дә алып барам. Балалар өйдә телефонда утырганчы спортка тартылсыннар иде. Без тренерлар да шат булыр идек. Регби яңа спорт төре, кызыклы. Менә хәзер тагын бер кечерәкләр командасын тупладым. Алга таба үсәргә, уңышлар яуларга язсын!

Балалар үзләре дә, әти-әниләре дә шул теләктә. Уңышлар!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chempionnarny-rayon-bashlygy-kabul-itte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение