События

Сәйдәгә ярдәм кирәк! 06.07.2022

Сәйдәгә ярдәм кирәк!

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен счет: 5469620023336744 (Сбербанк) Йосыпова Алинә Мәхмүтовна. Телефон номеры: 89372841921.

Мин, Сәйдә Йосыпованың әнисе – Алинә булам. Без, 2020 елда кызыбызга Израильдә арка миенә операция ясату өчен акча җыйган идек. Ул сумманы сезнең һәм башка битараф булмаган кешеләр ярдәме белән туплап бетердек. Операциягә 2021 елның ноябрь аенда барып кайттык. Операциядән соң Сәйдәдә күп кенә алга китешләр күренде. Ул күзгә күренеп буйга үсеп, аяклары ныгып китте. Әкренләп булса да үзе басып йөри ала башлады. Авыр вакытта безгә ярдәм кулы сузган һәрбер кешегә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Без Израильдә вакытта ортопедта консультациядә булган идек һәм ул Сәйдәнең аякларына турайту өчен операция ясатырга кирәклеген әйтте. Кайткач без шулай ук Россия белгечләренә дә мөрәҗәгать иткән идек. 2022 елның февралендә Курган шәһәрендә Илизаров үзәгендә булдык. Анда шулай ук операциясез турайтып булмаячагын расладылар. Һәм без бу операцияне ясату өчен кабаттан Израильгә барырга булдык. Чөнки Израиль белән Россия арасында операция ясатуда безнең өчен бик мөһим булган зур аерма бар! Россиядә операциядән соң 6 атнага кадәр һәм аннан күбрәккә аякларга гипс салыначагын әйттеләр. Бу Сәйдәнең аяклары өчен бик зур минус булып тора, чөнки аларның сизүчәнлеге болай да түбән. Ә гипстан соң тагын да начарланырга мөмкин һәм бүгенге көнгә кадәр дәвалану ярдәме белән булдырылган йөрү мөмкинлекләрен югалтуга китерергә мөмкин. Израильдә гипс салынмый, анда операциядән соң 4–5 көндә аякка бастыралар. Әгәр операция вакытында ясалмаса, тез һәм оча-бот буыннарына тагын да зуррак зыян килергә мөмкин.

Бу операция өчен Израиль клиникасы безгә 35384 евро күләмендә счет җибәрде, шулай ук өстәмә чыгымнар өчен 13240 доллар кирәк. Сумнарга әйләндергәндә 3 млн 505496 сум була. Бу безнең гаилә өчен бик зур сумма. Шул сәсбәпле  без, Йосыповлар гаиләсе, янәдән  сездән ярдәм сорарга мәҗбүрбез.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен счет: 5469620023336744 (Сбербанк) Йосыпова Алинә Мәхмүтовна. Телефон номеры: 89372841921.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sydg-yardm-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение