События

Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде 02.07.2022

Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде

2 июньдә Арчаның Коммуна урамында янган йорттан әбине коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Егетләрнең бу батырлыгы геройлыкка тиң. Менә кемнәр алар: Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов, Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин  һәм Арчадан 1980 елгы Айрат Йосыпов.  Район янгын күзәтчелеге тикшерүчесе Наил Бәйрәмов менә ниләр сөйләде: "Егетләр Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов һәм Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин кич чыккан җирдән 9лар тирәсендә бер йорттан төтен чыкканын күреп алалар.  Һәм шунда йөгерәләр. Озак уйлап тормыйлар, тиз генә янган йортның бикле капкасын ватып кереп өйдән 85 яшьлек әбине алып чыгалар. Аларга ярдәмгә 1980 елгы Айрат Йосыпов та кушыла. Бу бит батырлык! Берәү дә янган йортка керәм дип тормый. Телефон белән видеога, фотога төшерүне кулаерак күрәләр. Монда да егетләр артыннан кая янган йортка керәсез, дип әйтеп калалар. Без аларга рәхмәт әйтү, котлау өчен район башлыгына тәкьдим хаты яздык. Һәм менә егетләр район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар. Айрат Лесхозда агросәнәгать көллиятендә укый. Артур эшли. Айрат Йосыпов "Икстрой" ширкәте директоры. Бик зур рәхмәт егетләргә! Сез чын егетләр!"

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bine-yangan-yorttan-kotkargan-egetlrg-rayon-bashlygyny-rkh...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение