События

“Чордашлар” яши! 03.07.2022

“Чордашлар” яши!

“Безнекеләр хәбәр бирүгә килеп җитә”, – ди Шура авылы клуб мөдире Клара Хөсәенова.

“Безнекеләр” дигәне – “Чордашлар” халык фольклор коллективы. 2011 елдан оешып, шуннан соң күп урыннарда, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә чыгыш ясаган алар.

Коллективның һәр кешесе – үзе бер тарих. Иң өлкәне булган Нәкыйп ага Салиховка озакламый 90 яшь тула. Һич тә андый яшьне бирмәссең үзенә. Математика укыткан ул, авылның агрономы дияргә дә була – бөтен авылны яшелчә үстерергә, умартачылыкка өйрәткән, үсентеләр өләшә.

Фоат  Рәхмәтуллин шофер булып эшләгән, 85 яшьтә. Илдар хәзрәт – авылның имамы. Гармунда уйный. Кайсы авылда дүрт гармунчы булган үзешчән сәнгать коллективы бар икән? Шурада бар. Төп гармунчылар икәү – Кашаф Рәхмәтуллин пенсиядә, Рәмзия Гайфуллина Яңа Кенәрдә музыка укыта. Тагын пенсиядәге укытучы Шакир Фазылов. Имамны әйттем инде. Мулла кешенең гармун уйнап йөрүе сәеррәк тә тоеладыр. Әмма аның халык арасында булуы, җай килгәндә вәгазь сөйләве, дога укуы тегенди-мондый гаепләүләргә урын калдырмас.

Люция Молчанова Казанда тәрбияче булып эшләгән, пенсиягә чыккач авылга кайтканнар. Рус теле укытучысы Рафия Салихова белән колхоз турындагы җырны русча шундый итеп җырладылар – колхоз чорларын күргән кешеләрнең күңелләре  айкалгандай булды!

“Чордашлар” дип аталса да, коллективта төрле буын кешеләре тупланган. Алар бит әле авылның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары сагында торучылар да. Халкыбыз  җәүһәрләрен әнә шулай буыннан-буынга тапшырып киләләр. Мондый авылның киләчәген матур итеп күз алдына китерәм. Шундый коллективны туплап торучы Клара Хөсәеновага рәхмәт.

2023 елда Шура  авылында яңа клуб төзү программага кергән. Мондый бүләккә лаек авыл – Шура!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chordashlar-yashi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение