События

“Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка” 06.07.2022

“Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка”

Ташкичүгә Казанның Тынычлык бистәсе Мәдәният йортының “Җәүһәр” фольклор ансамбле, “Казан татарлары” клубы әгьзалары, Илдус авылыннан “Зөбәрҗәт” фольклор триосы килде.

“Бу очрашу кичәсе тәжрибә уртаклашу, халкыбызның элеккеге гореф-гадәтләрен саклау максатыннан оештырылды. Кунакларны кара-каршы җырлашып каршы алдык, Мәрҗани музеена алып бардык, татар халкының милли ризыклары белән сыйладык. Ә зур концерттан соң үзебезнең матур чишмәләребезгә сәяхәт кылдык”, – диделәр Ташкичү мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Ташкичү мәдәният йорты оештырган чаралар белән даими танышып барабыз. Соңгы вакытта алар чит районнардагы авыллар, дөресрәге, алардагы мәдәният йортлары, иҗат коллективлары белән очрашулар оештыруны практикага кертеп җибәрделәр. Моның өчен үзләренә дә күп эшләргә, хезмәтләрен күрсәтә дә белергә кирәк.

Гөлфия белән Тәнзилә икесе дә тынгысыз җаннар. Башкарган эшләре турында онытылып, шулкадәр бирелеп сөйлиләр, аларны елмаймый тыңлау мөмкин дә түгел. Менә шундый янып торган ут кешеләр гөрләтә дә инде мәдәният тормышын.

Гөлфия Мәгъсумованың Ташкичү мәдәният йортына килгәненә 32 ел. Башта сәнгать җитәкчесе, аннан директоры. Баскан җирдә ут уйната, дип аның кебек кешеләр турында әйтәләрдер. Ул заманында мичләр дә чыгара иде, беренчеләрдән булып машина руле артына утырды, мотоциклда җилдертә, гармунда уйный, җырлый.

– Эшлибез, әмма күрсәтә белми идек. Моннан 8 ел элек коллективка Тәнзилә Вәлиева килеп керде. Җырлый да, бии дә, оештырырга да оста. Әмма иң кыйммәтлесе – аралашырга ярата, эшне күрсәтә белә. Тәнзилә белән бергә җиң сызганып эшкә тотындык. Нәрсәдән дисезме? Чит районнар белән элемтә урнаштырудан. Аралаша башладык, – диде Гөлфия ханым.

– Беренче булып күрше Әтнә районына чыктык. Мокшы, Ташчишмә, Әйшияз дигән авылларына концерт, спектакльләр белән бардык. Җавап йөзеннән алар да безгә килде. Авыл халкы өчен дә яңалык бит бу. Киләләр, чыгышларны алкышлап карыйлар, – диде Тәнзилә ханым. – Яшел Үзән районында “Өммегөлсем” фольклор ансамбле булуын белдек. Безнең халык ансамбле дә  шул ук исемне йөртә. Ике “Өммегөлсем”не бер сәхнәдә очраштырырга булдык. Алар безне “Куш капка уены”на чакырдылар. Фольклор бәйрәме бу. Якын-тирә районнардан татар, рус, керәшен, мари фольклор ансамбльләрен чакырганнар. Лауреат исеме алып кайттык.

Кунак ашы – кара-каршы, диләр. Үзләренә чакырганнар. “Тынычлык бистәсендәге “Җәүһәр” фольклор ансамбле белән дә элемтәгә кергәннәр. Тәнзилә ханым “Казан татарлары” дигән клуб турында да ишеткән, очрашуга чакырган.

– Шундый бәйрәм үткәрергә теләвебезне авыл җирлегендә күтәреп алдылар. Бик матур килеп чыкты ул. Авыл халкына да ошады, – диде Гөлфия ханым. – Гомумән, авыл халкы мәдәният йортында үткән чараларны ярата. Карарга гына түгел, катнашалар да. Өлкәннәр, яшьләр, балалар арасында да җырчылар, биючеләр бар. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен кеше табу кыен түгел. Бүген кичкә концерт куябыз, дисәк, оештыра алабыз.

Авылда дини бәйрәмнәрне аеруча яраталар икән. Ифтар ашлары үткәргәннәр, Җәлил хәзрәтне очрашуга чакырганнар. 200 урынлы залга 250 кеше җыелган. Ике сәгать буе басып торып тыңлаганнар.

Тәнзилә ханым хаҗда да булган. Үзе кебек үк хаҗияләр –  Үзбәкстаннан кунакка кайткан әнисе  Раилә  Абдулҗәлилова һәм Казаннан әнисенең сеңлесе Мәрфуга Гыйлаҗетдинованы очрашуга чакырган. “Әни белән мин икебез ике төбәктән килеп, хаҗда очраштык”, – диде Тәнзилә Вәлиева.

Мәдәният йортында драм-түгәрәк эшләп килә. “Кайнана”, “Әнием кайтачак” (авылдашлары Рузалия Насыйбуллина әсәре), “Кычыткан чыпчыгы” һәм башка спектакльләрне сәхнәләштергәннәр.

– Балалар белән дә төрле чаралар оештырыла мәдәният йортында. Осталык дәресләре, уеннар, бәйгеләр – барысы да бик күңелле уза.  Алар белән аерым ифтар мәҗлесләре үткәрдек. Әниләре күчтәнәчләр дә биреп җибәрде. Без дә әзерләнеп көттек. Соңыннан бергә утырып чәй эчтеләр, күчтәнәчләр белән кайтып киттеләр, – диде Гөлфия Мәгъсумова. – “Очрашуларның да була төрлесе”. Бездә дә шулай. Блогерлар, Илдус авылыннан бакчачылар Рамилә һәм Рәдис Хәкимҗановлар, “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә җиңү яулаган Гөлгенә Хәбибрахманова белән очрашу үзенчәлекле дә, кызыклы да булды.

Балаларны җыеп балыкка да алып төшеп китә икән бу тынгысыз җаннар. Ике машинага төяләләр дә чыгып китәләр. Шашлык пешереп сыйларга да онытмыйлар. Үзләре генә булмагач, әти-әниләр дә балаларын бик теләп җибәрә. Өлкәннәр белән экскурсияләр оештыру да планга кертелгән. Болгарда булганнар, Хәтнәгә сәфәр кылганнар. Быелга да планнары бар. Тәнзилә ханым үзе җирлекнең ветераннар советы рәисе. Шуңа район ветераннар советы белән дә тыгыз элемтәдә торалар, өлкәннәр белән, алар өчен күп чаралар оештыралар. Хәйрия эшеннән дә читтә калмыйлар.

Менә шулай күңел биреп, кулга-кул тотынып, аңлашып эшләгәндә генә мондый нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева – ныклы, ышанычлы, киләчәккә тагын да зуррак планнар белән янып яшәүче, һәр яңа туган көнне истә калырлык үзенчәлекле итеп үткәрү турында хыялланучы, иренү, ару-талуны белмәүче кечкенә генә, әмма шул ук вакытта бик зур бер команда.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/karap-tormyy-ara-erakka-duslar-kil-bezg-kunakka


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение