События

Сабада журналистларның Сабантуе узды 15.07.2022

Сабада журналистларның Сабантуе узды

"Арча хәбәрләре" район газетасы һәм радиосы хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Бүген булды ул. Яңгыр әледән әле килеп явып китсә дә зыяны булмады. Чөнки Сабаның бик уңайлы сабантуе үткәрә торган урыны бар. Ышыкланырга мөмкинлек иркен.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оешканга 15 ел. ТРның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларны бәйрәм белән котлады, рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Сездән башка булмый, диде ул. 

"Татмедиа" җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Боерыгы белән оешты. Хәзерге вакытта ул - Татарстан Республикасында иң эре медиакомпания. 65 филиал - аңа республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр керә,  "Татмедиа"да 1685 хезмәткәр эшли. Сабага барлык филиаллардан 600ләп кеше килде. Сабантуйда җырчылар җырлап торды. Мәйданда төрле ярышлар барды. Көрәш, волейбол, турникта күтәрелү, гер күтәрү, кул көрәше, аркан, таяк белән тартышу капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, кашыкка теннис шары салып йөгерү, кашык белән су ташу, утын кисү, сумо көрәше, көянтәле сулы чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату һ.б.

Республиканың "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков коллективны бәйрәм белән котладылар, хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр. Моңарчы башкалар бәйрәм иткәнне язган журналистлар үзләре бүген бәйрәм иттеләр. Төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар һәм... көрәштеләр.


Көрәштә баш батыр булып " Шәһри Казан" газетасы журналисты Фәрит Салихов калды.

https://www.youtube.com/watch?v=9OJ-N9_0Ijs

https://www.youtube.com/watch?v=Pp_e2DbkbYE

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabada-zhurnalistlarny-sabantue-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение