События

Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз! 23.07.2022

Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

Узган җомгада “Казансу” паркында “Кичке уен” дип исемләнгән ачык җәйге күңел ачу кичәсе булды

Бу шундый форматта үткәрелгән беренче чара гына түгел. 1 июльдән башлап җомга саен оештырыла ул. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре катнаша, арчалар алдында чыгыш ясый. Һәм “Кичке уен”нар 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Һәр җомга. Кичке 7дә башлана, ике сәгать дәвам итә. Җырлы-биюле уеннарда катнашып, күңелле итеп ял итәсе килгәннәр өчен мөмкинлек бар әле.

– “Кичке уен” ачык җәйге күңел ачу чараларын Россия Федерациясендә Россия халыклары мәдәни мирасы елы буларак, Арча халкының җәйге ялын дөрес  hәм файдалы оештыру максаты белән район Мәдәният йорты белән берлектә район мәдәният идарәсе оештыра, – диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова. – Төп максатыбыз  – татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык уеннарын киңрәк өйрәнү hәм алар аша яшь буынны милли рухта тәрбияләү. Программада – фольклор күренешләр, жырлы-биюле халык уеннары, “Сигезле”, “Бишле” hәм башка татар халык биюләре. “Кичке уен” ачык җәйге күңел ачу программасына кергән халык уеннарында һәм халык биюләрендә  тамашачыны да катнаштыру максат итеп куела.

Узган җомгада “Кичке уен”да Шушмабаш, Апаз авыл җирлекләренә кергән авыллар (Апаз, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Шушмабаш, Сәрдәбаш һәм башкалар) үзешчәннәре чыгышы булды. Барысы да милли киемнәрдән. Күз алдына әби-бабаларыбыз еш искә алып сөйләгән кичке уеннары килеп басты. Кичке тынлык, елга буеннан талгын гына җылы җил исә, кошлар сайрый. Аларны да уздырып гармун тавышы яңгырый. Ул аһәң булып еракларга тарала. Аңа кызлар, егетләрнең моңлы тавышлары кушыла.

– Программаны оештыручыларга милли киемнәрдән булу шарт итеп куелды, – диде Ләйлә Хәкимова. – Кичке уен – ул гореф-гадәтләребезне яңарту. Хәзерге вакытта халкыбызның күп кенә бәйрәмнәре һәм йолалары онытылып бара. Ә бит киләчәк буынга бу гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне күрсәтәсе килә. Өлкән буынның яшь чагы бик күңелле узган. Кичке уен, мөгаен, иң күңелле чараларның берсе булгандыр.

“Кичке уен”ның төп максаты да әнә шул халкыбызның ерак гасырлардан матур мирас булып килгән моңлы җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен һәм күркәм йолаларын, милли уеннарын киләчәк буынга җиткерү.

Озак та үтмәде үзешчәннәр җырлы-биюле кичәгә тамашачыларны да бөтереп алып кереп китте. “Сигезле” уенында биеп, бераз җилкенеп алсалар, “Капка” уенында музыка туктаган мизгелдә тере капка эчендә “бикләнеп” калучыга җәза үтәргә дә туры килде. Әтәч булып та кычкырдылар, шигырь дә сөйләделәр, җырладылар да.

“Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада”, –

дигән шигырьне дә искә төшерергә мәҗбүр булдылар.

– Ерактан туганыбыз кайткан иде. Иртәгә китәргә тиеш. Шуңа “Казансу” паркы белән таныштырырга алып төшкән идек. Менә нинди матур кичәгә тап булдык. Моңарчы белмәдек. Нигә белдерү бирмәделәр икән? – диде Гүзәлия ханым. – Кунагыбыз рәхәтләнеп биеде, уйнады, җәзасын да үтәде, рәхәтләнеп күңел ачты, яшь чакларын искә төшерде.

– Ә минем бер атна да төшми калганым юк, – диде Фәридә ханым. – Мондый чараларны калдырырга ярыймы соң? Күңелле итеп, матур яшәргә кирәк.

Ул түгәрәктән чыкмады да. Чыннан да, үзе әйткәнчә, рәхәтләнеп ял итте.

– Һәр җомга саен “Кичке уен”нарны көтеп алучы тамашачыларыбыз бар. Өлкән буын бик теләп уеннарда катнаша, соңгы вакытта яшьләрнең дә тартыла башлавы куандыра, – диде сәнгать җитәкчесе. – “Сигезле”, “Бишле”, “Капка”, “Түбәтәйле”, “Миңлебай”, “Йөзек салышлы” кебек татар халык уеннарын бик рәхәтләнеп уйныйлар. Авыл клуб учреждениеләре хезмәткәрләренә рәхмәт. Алар зур тырышлык белән әзерләнеп киләләр.

Чираттагы “Кичке уен” 22 июльдә була. Ташкичү, Наласа авыл җирлекләре үзешчәннәре арчаларга шундый ук җырлы-биюле-уенлы чара оештыра. Килегез, ял итегез, гомер бер килә, рәхәтләнеп күңел ачыгыз.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kilegez-yal-itegez-rkhtlnep-kel-achygyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение